ЯҢАЛЫКЛАР


14
март, 2019 ел
пәнҗешәмбе

РТРС генераль дирекциясе тарафыннан расланган 2019 елга план буенча ремонт эшләре графигы нигезендә, "ТР Радиотелевизион тапшыру үзәге" филиалы объектында - Турминский торак пунктында 2019 елның 21 мартында 9.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр аналог һәм цифрлы телерадиотапшырулар программаларын тапшыруны туктатып тору буенча планлы ремонт-профилактика эшләре үткәреләчәк.


7
март, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Барчагызны да иң күркәм тантаналарның берсе - Халыкара хатын-кызлар көне белән чын күңелдән тәбрик итәбез! Язгы кояш нурлары һәм сезнең ягымлы елмаюыгыз белән яктыртылган бу көнне һәрчак түземсезләнеп көтеп алабыз. Чөнки ул  гүзәл затларыбызны зурлау, аерата игътибар күрсәтү көне.

Хатын-кызның гүзәл һәм серле образы гасырлар буена меңәрләгән иҗади чагылыш тапкан. Ләкин барыбер нидер әйтелми, нидер сурәтләнми кала кебек тоела. Бу мәңге шулай булыр, чөнки сезнең гүзәллекнең һәм камиллекнең чиге юк.

Тормышыгыз шатлык белән тулып торсын, якын кешеләрегез кадерегезне белеп яшәсен. Безнең кыштан арыган йөрәкләребезгә язның беренче җылы нуры булып керүче бүгенге бәйрәм сәламәтлек, бәхет һәм бәрәкәт китерсен иде!


6
март, 2019 ел
чәршәмбе

Хуҗа -Хәсән авылында  8 нче март көнне 10.30-мәданият йорты алдындагы мәйданда,Турминское авылында 10 нчы март көнне 10.30.


4
февраль, 2019 ел
дүшәмбе

 Фаина апа, озын булсын синең гомерең,Тыныч булсын һәрчак күңелең.
Бәхет чишмәләрең мул аксын,Зур шатлыклар белән таң атсын.
Котлап сине туган көнең белән,Юлларыңда үссен ак чәчәк.
Алып килсен сиңа бүгенгесе,Бәхетле һәм матур киләчәк.
Гел шатланып яшэ, хәсрәт күрмә,Тыныч булсын һәрчак күңелең.
Бәрәкәтле, матур тормыш сиңа,Кояшларга тиңе гомернең.


4
декабрь, 2018 ел
сишәмбе

Тәбриклибез сезне туган көнегез белән!

Бәйрәмегез матур көннәр, изге хәбәрләр, шатлыклы яңалыклар гына алып килсен. Бүгенге шат, сәламәт, бәхетле елмаюың сезне беркайчан да ташламасын.Сәламәтлек,  җан-тән тынычлыгы һәм бәхетләр сезгә ихлас күңелдән телибез.


16
ноябрь, 2018 ел
җомга

Барыгызны да реферерендумга килүләрегезне сорыйбыз.


9
октябрь, 2018 ел
сишәмбе

Хөрмэтле ветераннарыбыз Боярина Ольга Михаил кызы, Апачев Иван Иван улы, Константинов Иван Трофим улы, Шишко Люба Григорий кызы, сезнең алда без баш иябез. Рәхмәтләребез сезгә чиксез зур. Хәрвакыт безнең арада булыгыз.


29
август, 2018 ел
чәршәмбе

Бәйрәм белән! Татарстан Республикасы көне белән!


22
август, 2018 ел
чәршәмбе

 22 август- "Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне".1991 елның 22 августында Мәскәүнең Ак йортында беренче тапкыр өч төсле Россия флагы күтәрелә. Һәр төснең үз мәгънәсе бар. Ак төс - ул азатлык һәм мөстәкыйльлек, зәңгәр - ышаныч һәм рухият, ниһаять, кызыл - бөеклек һәм көч-куәт.


20
август, 2018 ел
дүшәмбе

  Валерий Петрович! Сезне  зур юбилеегыз белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз: көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт булыгыз!  Туар таңнарыгыз тыныч, саулыгыз ныклы,  бәхетле булыгыз! Авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итүеңне, гаилә шатлыгы, балаларыгызның, якыннарыңның игелеген күреп яшәргә язсын Ходай! 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International