Фаина апа, озын булсын синең гомерең,Тыныч булсын һәрчак күңелең.
Бәхет чишмәләрең мул аксын,Зур шатлыклар белән таң атсын.
Котлап сине туган көнең белән,Юлларыңда үссен ак чәчәк.
Алып килсен сиңа бүгенгесе,Бәхетле һәм матур киләчәк.
Гел шатланып яшэ, хәсрәт күрмә,Тыныч булсын һәрчак күңелең.
Бәрәкәтле, матур тормыш сиңа,Кояшларга тиңе гомернең.
Тәбриклибез сезне туган көнегез белән!
Бәйрәмегез матур көннәр, изге хәбәрләр, шатлыклы яңалыклар гына алып килсен. Бүгенге шат, сәламәт, бәхетле елмаюың сезне беркайчан да ташламасын.Сәламәтлек, җан-тән тынычлыгы һәм бәхетләр сезгә ихлас күңелдән телибез.
Барыгызны да реферерендумга килүләрегезне сорыйбыз.
Хөрмэтле ветераннарыбыз Боярина Ольга Михаил кызы, Апачев Иван Иван улы, Константинов Иван Трофим улы, Шишко Люба Григорий кызы, сезнең алда без баш иябез. Рәхмәтләребез сезгә чиксез зур. Хәрвакыт безнең арада булыгыз.
Бәйрәм белән! Татарстан Республикасы көне белән!
22 август- "Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне".1991 елның 22 августында Мәскәүнең Ак йортында беренче тапкыр өч төсле Россия флагы күтәрелә. Һәр төснең үз мәгънәсе бар. Ак төс - ул азатлык һәм мөстәкыйльлек, зәңгәр - ышаныч һәм рухият, ниһаять, кызыл - бөеклек һәм көч-куәт.
Валерий Петрович! Сезне зур юбилеегыз белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз: көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт булыгыз! Туар таңнарыгыз тыныч, саулыгыз ныклы, бәхетле булыгыз! Авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итүеңне, гаилә шатлыгы, балаларыгызның, якыннарыңның игелеген күреп яшәргә язсын Ходай!
Турминский авылында республика программасы нигезендә таш юл салына
Кичке уеннар элек-электән иң матур, иң күркәм йолаларыннан саналган.Җәйге матур кичләрдә, кояш баткач, картлар яткач,су буйлары, урман аланнары, ямь-яшел болыннар яшьләрнең шат авазларына күмелгән. Кичке уеннарда җыр-бию, уен-көлке бер генә минутка да тынып тормаган. Анда җырлы-биюле түгәрәк уеннары, ике урам арасында җыр ярышлары, шаян такмаклар әйтешү, күмәк һәм ялгыз биюләр,кызыклы уеннар уйналган.Кичке уеннарда егетләр һәм кызлар бер-берсе белән танышкан-кавышканнар,күрешкән-сөешкәннәр, вәгьдәләр бирешкәннәр. Шуңа күрә дә кичке уеннар яшьләрнең иң яраткан урыны булып саналган.
Безнең керәшен халкында кичке уеннар Тройсын – Питрау бәйрәмнәре арасында барган. Питрау бәйрәме җиткәч халыкта “Питрау үтә – җәй үтә”, “Питраудан соң кошлар да сайрамый” дигән әйтемнәр йөри. Питрау бәйрәме үткәннән соң кичке уенга чыкмаганнар, уен җыруларын җырламаганнар. Әлбәттә, Һәрбер авылда бу йолаларның үз нечкәлекләре бар. Хәзерге выкытта безнең авылда Питрау тәкәсе чалу, иртән кыр чәчәкләре, дару үләннәре һәм мунча себеркесе җыеп кайту гадәтләре сакланып калган.
Безнең Хуҗа Хәсән мәдәният йорты каршында 11 июльдә “Кичке уен” (Питрау -2018) бәйрәме узды. Бәйрәмне олылар һәм балалар фольклор ансамбльләре уен җырулары белән башлап җибәрде. Әби – бабаларыбыз уйнаган төрле җырлы-биюле уеннарны уйнадык. Яшь киленнәр 12 төрле үләннән такыя үрү конкурсында көч сынаштылар.Шулай ук балалар һәм олылар өчен төрле конкурслар, спорт уеннары оештырылды.Копировать
Бәйрәмебез бәйрәм өстәле янында тәмамланды.
Бәйрәм белән балалар, һәр бала әни өчен гомер буена бала булып кала. балаларыбыз һәрвакыт бәхетле, шатлыклы булып калсыннар. Сау-сәламәт булып үссеннәр, әти-әни кочагында назлы булып калсыннар. Без әти-әниләр балалар өчен һәрвакыт җаваплы.