Май бәйрәмнәрендә пенсия түләү һәм илтеп җиткерү графигы үзгәрде

2019 елның 25 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлеге хәбәр иткәнчә, 2019 елның маенда булачак ял һәм бәйрәм көннәре белән бәйле рәвештә пенсияне түләү һәм илтеп җиткерү графигы үзгәртеләчәк.

«Россия Почтасы» ФДУП филиалы - «Татарстан почтасы» федераль дәүләт унитар предприятиесе алдагы көннәрдә пенсияләрне вакытыннан алда түләячәк:

- 2019 елның 2-3 маенда пенсия алучыларга график буенча 4-5 сандагы (почта элемтәсе бүлекләренең эш режимында);

- 2019 елның 7-8 маенда пенсия алучыларга график буенча 9 число (почта элемтәсе бүлекләренең эш режимында);

Башка көннәрдә-ТР почта элемтәсе бүлекләренең эш режимын исәпкә алып, билгеләнгән график нигезендә

"Илтеп тапшыру хезмәте» АҖ агымдагы елның 4 маеннан пенсияләрне билгеләнгән график нигезендә китереп җиткерәчәк.

Пенсияләр һәм башка социаль түләүләр кредит учреждениеләре (банклар) аша пенсия түләү өчен акча күчерүнең билгеләнгән графигы нигезендә пенсияләрне кайтарганда Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлеге һәм кредит учреждениеләре арасында хезмәттәшлек тәртибе турында шартнамәләр нигезендә гамәлгә ашырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International