14 октябрь-Изге Богородица Покрова Көне. 910 елда Алла Анасы Константинопольдә кешеләр өстеннән үзенең ак капламын тараткан һәм шәһәрне дошманнан коткарган дип санала. Бәйрәм белән сезне!
Кадерле Людмила Сергеевна, сезне туган көнегез белән котлыйбыз.Сәламәтлек, күтәренке рух һәм иминлек телибез!
Өлкәннәр көне 1 октябрьдә билгеләп үтелә; бу мөһим бәйрәм Өлкән буын кешеләренең ихтыяҗларына һәм проблемаларына тиешле игътибар бирү кирәклеге турында искә төшерә.1 октябрь , сишәмбе көнне 13.00 сәгатьтә Хуҗа Хәсән урта мәктәбендә Өлкәннәр көненә багышланган чәй табыны узачак.Барлык пенсионерларны чакырабыз.
"Гөбенә» агрофирмасы" ҖЧҖ Өлкәннәр көне уңаеннан Хуҗа Хәсән авыл җирлеге территориясендә яшәүче барлык пенсионерларга он һәм шикәр комы өләшә. Күрсәтелгән игътибар өчен пенсионерлар бик рәхмәтле.
Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлекчәсе соңгы араларда өченче буын вәкилләренә карата мошенниклык очракларының ешаюы турында хәбәр итә. Мошенниклар пенсионерларга пенсияләрен исәпләүнең дөреслеген, пенсия фонды органнарында түләүсез күрсәтелә торган хезмәтләрне шактый кыйммәт түләү хисабына тикшерергә тәкъдим итәләр.
Юридик хезмәтләр күрсәтә торган фирмалар шактый кыйммәт түләү хисабына пенсияләрне кабат исәпләүне сорап гариза язырга тәкъдим итеп, пенсионерларнын фикерләрен чуалталар. Әлеге тәкъдимгә ризалашып, гражданнар бәясе берничә мең сумга төшкән хезмәт күрсәтү турындагы килешү төзиләр.
Әлеге хезмәт, килешүдән күренгәнчә, документларны әзерләү hәм хокукый анализ ясаудан гыйбарәт. Ә чынлыкта исә гражданнар исеменнән Пенсия фондына гариза җибәрелә, ә гаризаның күчермәләре төрле контрольләүче органнар hәм ведомстваларга юллана дигәнне аңлата.
Әлеге төр гаризалар законнар җыелмасы нормалары кысаларында пенсия исәпләүнең дөрес булмавына бернинди дәлил китерелмичә языла. Гаризалар бер-береннән мөрәҗәгать итүче гражданнарның исем-фамилиясе hәм паспорт мәгълүматлары белән генә аерыла. Ә мошенниклар гражданнарга пенсияләрен арттырырга вәгъдә итәләр. Әлбәттә, бу хезмәт өчен шактый күләмдә түләргә кирәк.
Игътибар! Пенсия фонды органнарында барлык төр хезмәтләр дә тәләүсез күрсәтелә. Пенсия яки башка түләүләрнең күләме, яисә аларны исәпләүнең дөреслегенә кагылышлы шик туган очракта сез пенсия фонды сайтындагы Гражданинның шәхси кабинетында онлайн режимында үзегезне кызыксындырган мәгълумәтне таба аласыз. Сез шулай ук пенсия фонды территориаль органнарына да мөрәҗәгать итә ала аласыз.
Шикле очраклар булганда Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлекчәсе татарстанлыларның (843) 279-27-27 телефоны буенча Россия фондының контакт узәгенә хәбәр итүен сорыйбыз.
https://es.pfrf.ru сайтында шәхси кабинетындагы Россия Пенсия Фонды дәүләт хезмәтләре һәм сервислары белән электрон рәвештә кулланырга мөмкин.
Пенсия фондының кайнар линиясе 8-800-600-44-44
Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең контакт – үзәге (843) 279-27-27
Интернет-ресурслар www.pfrf.ru
, sprrt.ru
www.ok.ru/group/58408636907571
Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча булекчәсе Пресс – хезмәте (843)279-2513.
Салават күпере» спорт-сәламәтләндерү комплексында 2018 елның сентябреннән спорт секцияләренә балалар җыю бара:
- йөзү: 5 яшьтән 16 яшькә кадәр. Тренеры-Сибгатуллин Ленар Рифкать Улы, Долматов Олег Михайлович.
- хореография: 5-10 яшь. Хореографы-Миршина Диләрә Дамир Кызы.
- каратэ: 5 яшьтән 14 яшькә кадәр. Тренеры-Васильев Владислав Викторович.
Әлбәттә,бу Хуҗа Хәсән авыл җирлеге халкы өчен зур бүләк. Ремонт эшләре тәмамланганнан соң авыл халкы заманча мәдәният учреждениесенә хезмәт күрсәтү сыйфаты стандартларына җавап бирә, ә авыл үзешчәннәре яңартылган һәм матур бинада үз иҗатларын үстерү мөмкинлегенә ия булды.
Социаль хезмәтләр җыелмасын яңарту турында гариза бирергә өлгер
Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча Булекчәсе искә төшерә: 1 октябрьгә кадәр социаль хезмәтләр алу хокукына ия булган, әмма аның акчалата эквивалентын алучы федераль льготниклар тиешле гаризаны Пенсия фондының территориаль органнарына яки Россия Пенсия фонды сайтындагы гражданның шәхси кабинеты аша тапшыра һәм социаль пакет алу хокукын үзенә кире кайтара алалар. Бирелгән гариза киләсе елның 1 гыйнварыннан гамәлдә булачак.
Социаль хезмәтләр җыелмасы рецептлар буенча медицина куллануы өчен дару препаратларын, рецептлар буенча медицина эшләнмәләрен, инвалид балалар өчен дәвалау туклануының махсуслаштырылган продуктларын;
• төп авыруларны профилактикалау өчен санатор-курорт дәвалануына юлламаларны;
• шәһәр яны тимер юл транспортында, шулай ук шәһәрара транспортта дәвалану урынына бару һәм кире кайту өчен бушлай йөрүне үз эченә ала.
«Социаль хезмәтләр җыелмасын алырга хокуклы федераль льготникларга ветераннар, инвалидлар, шул исәптән инвалид балалар, фашизмның балигъ булмаган элеккеге тоткыннары, радиация йогынтысына дучар ителгән затлар керә. Бүгенге көндә Татарстан Республикасында дәүләт социаль ярдәмен 147 меңгә якын кеше ала», - дип билгеләп үтте Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча булекчәсе идарәчесе Эдуард Вафин.
https://es.pfrf.ru сайтында шәхси кабинетындагы Россия Пенсия Фонды дәүләт хезмәтләре һәм сервислары белән электрон рәвештә кулланырга мөмкин.
Пенсия фондының кайнар линиясе 8-800-600-44-44
Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең контакт – үзәге (843) 279-27-27
Интернет-ресурслар www.pfrf.ru
, sprrt.ru
www.ok.ru/group/58408636907571
Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча булекчәсе Пресс – хезмәте (843)279-2513.
Алма спасы белән,Чөнки бүген алмага хуш исле тәм керә диләр. урта спаста алманы агачтан өзеп ашарга ярый. Алма гына түгел башка бакча җимешләрен дә ашарга ярый. Бәйрәм белән дуслар барыгызны да