ЯҢАЛЫКЛАР


28
ноябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Идарәче компания яки дәүләтнеке булмаган пенсия фондын сайлау мөмкинлеге турында

Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды бүлеге хәбәр иткәнчә, гражданнар иминләштерүчене алмаштыру хокукыннан ел саен, 1 декабрьдән дә соңга калмыйча файдалана алалар.

Исегезгә төшерәбез, 2019 елның 1 гыйнварыннан дәүләтнеке булмаган пенсия фондына яки Россия Пенсия фондына күчүне дә кертеп, иминиятләштерелгән затлардан гаризалар кабул итү, шулай ук иминләштерүчене алмаштыру һәм иминләштерүчене алыштырудан баш тарту турындагы хәбәрнамәләрне кабул итү хәзер ике юл белән - дәүләт хезмәтләре Порталы аша, Россия Пенсия фондының клиент хезмәтләренә мөрәҗәгать иткәндә, электрон документ рәвешендә башкарыла.

"Хәзер НПФ та, КФҮ дә мондый гаризаларны кабул итми, ягъни Россия Пенсия фондыннан тупланма пенсияне дәүләтнеке булмаган пенсия фондына күчерергә яки бер фондны Пенсия фондының клиент хезмәтләренә яки дәүләт хезмәтләре Порталы аша гына алыштырырга мөмкин»,- дип билгеләп үтте Татарстан Пенсия фонды Идарәчесе Эдуард Вафин.

Бу төрле НПФ агентларының эшчәнлеге белән бәйле, алар клиентларны һәрвакытта да коррект ысул белән җәлеп итми, еш кына гражданнарга вакытыннан алда күчкән очракта, инвестицион керемнең мөмкин булган югалтулары турында мәгълүмат җиткерелмәгән яки ул чынбарлыкка туры килмәгән.

Мөһим! Җыелган акчаларны югалтуларсыз күчерү 5 елга бер тапкырдан да ешрак булмаска мөмкин, югыйсә, булачак пенсионер инвестиция керемен югалту рәвешендә зыян китерәчәк. 2019 елда пенсия тупланмаларын югалтуларсыз күчерү бары тик 2015 елда башка иминиятчегә күчкән гражданнарга гына отышлы. Әйтик, иминиятләштерүчене алмаштыру турында гаризаны 2014 елда язганнар, ә 2015 елда – сезнең гаризагыз буенча акча башка фондка күчкән, шул ук вакытта инвестиция керемен саклап калу өчен, гаризаны 2019 елда язарга кирәк, ә күчерәчәкләр – 2020 елда.

Калган барлык очракларда, сүз вакытыннан алда күчү турында бара, тәрҗемә яный югалту инвестиция керем, ким дигәндә, агымдагы елда.

Гражданинның иминиятчесе ПФР булса, идарәче компанияне ел саен инвестиция югалтуларсыз үзгәртергә мөмкин.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, тупланма пенсия 1967 елда туган һәм аннан да яшьрәк гражданнарда, шулай ук пенсия тупланмаларын финанслашу программасында катнашучыларда формалаша.


26
ноябрь, 2019 ел
сишәмбе

25 ноябрь көнне Хуҗа Хәсән авыл мәдәният йортында Әниләр көненә багышланган бәйрәм концерты булып узды.
Ел саен ноябрьнең соңгы якшәмбесендә безнең илдә изге һәм сөекле йөрәк бәйрәме – Әниләр көне билгеләп үтелә.
Хуҗа Хәсән урта мәктәбе укучылары бәйрәм уңаеннан залда матур концерт әзерләгәннәр, анда һәр бию һәм һәр җыр тормышта иң кадерле кешегә багышланган иде. Залда кич буе җылы, җылы атмосфера хөкем сөрде.


22
ноябрь, 2019 ел
җомга

Шапеев Николай Васильевич бүген юбилеен билгеләп үтә, 50 ел – ул иң матур вакыт: йорт төзелгән, ә балалар үскән. Яшьлек экспериментларының нәтиҗәләрен күзәтергә һәм тормыштан ләззәт алырга гына кала. Аны бу истәлекле көн белән Кайбыч муниципаль район Совет Аппараты җитәкчесе Айзатуллова Рамилә Галятдин кызы котлады, сәламәтлек, иминлек теләде һәм район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның Рәхмәт хатын тапшырды

 


20
ноябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Пенсия фонды Әниләр көненә багышланган республика акциясе үткәрәчәк

 

21 ноябрь көнне, «Әниләр Көне» бәйрәме алдыннан, Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасындагы бүлекчәсе инициативасы белән, Казан шәһәре ГХАТ Идарәсе белән берлектә, Татарстан шәһәрләрендә һәм районнарында «әниләр мәхәббәте белән Гүзәл дөнья»дигән республика акциясе узачак.

Чара кысаларында тантаналы рәвештә ана (гаилә) капиталы сертификатларын тапшыру һәм концерт программасы планлаштырылган.

 

Республика акциясе узачак

2019 елның 21 ноябре көнне

Вакыт: 11.00 сәг.

Урын: Никахлашу сарае - «Казан " гаилә үзәге»


15
ноябрь, 2019 ел
җомга

Авылның кадерле кешеләре 2019 елның 15 ноябрендә 14.30 сәгатьтә көтеп алынган модульле ФАПны ачарга чакырабыз, ә аннары мәдәният йортында концерт булачак.


14
ноябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

14 ноябрь – Бердәм Пенсион грамоталылык көне.

    Россия Пенсия Фонды 2019 елның 14 ноябрен Бердәм пенсион грамоталылык көне дип игълан итте – бу көнне бөтен ил буенча мәктәп укучылары һэм махсус  урта белем бирү учреждениеләре студентлары өчен пенсия белэн тәмин итү нигезләре буенча дәресләр уткәреләчәк.

    Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе хезмәткәрләре Республиканы ң барлык район мәктәпләрендә укучыларга пенсия алуга хокуклар, анын ничек формалашуы хәм нәрсәгә бәйле булуы, пенсия турында ни очен яшьтән ук кайгыртырга кирәклеген һәм «ак хезмәт хакы» алуның мохимлеге хакында сойләэячәк.

    Пенсия фондының террритриаль органнарында узачак  экскурсияләр барышында укучылар Пенсия  фондында эшнең ничек оештырылуы һәм хезмэткәрләрнең нинди функция башкарулары белән танышачаклар.

     «Бердәм пенсион грамоталылык көне укучы яшьләр арасында ел ахырына кадэр дәвам итәчәк мәгълумат тарату, анлату кампниясенә старт бирә», -  дип билгеләп утте Пенсия фондының Татарстан Республикасы Булекчәсе Идарәчесе Эдуард Вафин.

     Элеге акция барышында яшьләрнең конституцион хокукларын яклау, аларны социаль проблемаларын хәл иту (яшьләрнең пенсион сәясәткә активлыгын системалаштыру) максатында  РФ Пенсия фондының Татарстандагы Булекчәсе һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министрлык арасында узара хезмәттәшлек һәм ярдәмләшу турында Килешугә кул куелачак.

       Исегезгә төшерәбез: инде берничә ел дәвамында укучы яшьләр өчен «Мәктәп укучыларына пенсия турында» дигән өйрәну интернет-ресурс эшләп килә. Элеге сайттан укучылар Россиядә Пенсия системасының тө- зелеше, пенсияне дөрес формалаштыра башлау кебек мавыктыргыч мәгълумат ала алалар.


8
ноябрь, 2019 ел
җомга

Бүген Хуҗа Хәсән урта мәктәбе автобус йөртүчесе Аверкий Шупшин үзенең юбилеен билгеләп үтә. Аңа нык сәламәтлек, иминлек телибез. Аны район Советы Аппараты җитәкчесе Азатуллова Рамилә Галятдин кызы котлады.


3
ноябрь, 2019 ел
якшәмбе

Халык бердәмлеге көне ил хөкүмәте тарафыннан 2004 елның декабрендә гамәлгә куелган. 4 ноябрь датасы нигез итеп гади генә түгел, ул 1612 елгы тарихи вакыйгалар истәлеген символлаштыра. Ул вакытта Дмитрий Пожарскийның Казан Изге Кыз Мария иконасы белән гаскәрләре Мәскәүне поляклардан азат итәләр һәм дошманны рус җиреннән куып чыгаралар. Русьтә бу көнне күп еллар дәвамында изге Богородицага Рәхмәт көнен билгеләп үттеләр, бары тик 1917 елда гына бәйрәм большевиклар тарафыннан юкка чыгарылды. 2005 елда тарих чираттагы борылыш ясады — 7 ноябрь көнне Коммунистлар бәйрәме архивларга китте, ә 4 ноябрьдә Халыклар бердәмлеге көнен, ул төрле халыкларның һәм төрле сыйныф вәкилләренең бердәмлеген символлаштыра. Шул вакыттан бирле бу-дәүләт бәйрәме һәм рәсми эш көне


1
ноябрь, 2019 ел
җомга

Иминият булмаган периодлар хезмәт стажына һәм пенсия күләменә кертелә.

Соңгы араларда интернет–ресурсларда иминият булмаган чорларның хезмәт стажына кертелмәве хакында дөрес түгел мәгълүмат таратылуга җавап йөзеннән Татарстан республикасы буенча Пенсия фонды бүлекчәсе гражданнарның игътибарын тубәндәгеләргә юнәлтә: гамәлдәге законнар җыелмасы буенча яшь ярымга кадәрге бала тәрбияләгән, хәрби хезмәттә булган, инвалид бала яисә балачактан 1 төркем инвалидны, 80 яшьтән өлкәнрәк әби-бабайларны караган еллар, гражданинның бу чорда эшләмәвенә карамастан, иминият стажына кертелә.

Алай гына да түгел, әлеге периодның һәр елы өчен караучыга аерым бал исәпләнә. Мисал өчен, беренче бала караган өчен – 1,8 балл, икенчесенә – 3,6 балл, өченче һәм дүртенче бала тәрбияләп, өйдә утырган ел өчен – 5,4 балл, чакыру буенча һәрби хезмәтнең һәр елы өчен 1,8 балл кушыла.

Әлеге периодлар стажга керсен өчен  гражданнарның моңа кадәр һәм аннан соң хезмәт стажы булырга тиеш. Аның күпме булуы мөһим түгел. Пенсия билгеләгәндә хезмәт стажын исәпләү тәртибендә бернинди үзгәрешләр юк. Татарстан Республикасында иминият пенсиясе билгеләгәндә иминият булмаган чорларны төшереп калдыру очраклары төркәлмәгән.

Игътибар! 2019 елдан картлык буенча иминият пенсиясенә вакытыннан алда чыгуның яңа мөмкинлеге барлыкка килде. Моның өчен иминият стажының күп булуы зарур: ир-атлар өчен стаж – 42, хатын-кызлар өчен – 37 елдан да ким булмаска тиеш . Әлеге норма пенсия яше җиткәнче ике ел алдан пенсиягә чыгу мөмкинлеге бирә, әмма моның өчен ир-атларга – 60, хатын-кызга – 55 яшь тулган булырга тиеш. Бу очракта стажга бары эшләгән чор һәм вакытлыча эшкә яраксыз булган айлар гына кертелә. Бала үстергән һәм хәрби хезмәттә булган еллар исәпкә алынмый. Әмма бу һәм башка шундый периодлар (мәсәлән, хезмәткә яраксыз затны караган, хәрби хезмәткәр хатынының эшкә урнашырга мөмкинлек булмаган җирдә яшәгән еллар) пенсион баллар белән бәяләнә һәм пенсия күләмен билгеләгәндә иминият стажына кертелә. Шуңа күрә, гражданнарның барлык пенсион хокуклары стаж өчен пенсия билгеләгәндә саклана: аларның кайберләре пенсия билгеләүгә хокукны бәяләгәндә, икенчеләре пенсия күләмен билгеләгәндә исәпкә алына.

«Бары Россия Пенсия фондының рәсми сайтында һәм аның социаль челтәрләрдәге рәсми аккаунтларында урнаштырылган мәгълуматларга гына ышанырга кирәк», - ди Россия Пенсия фондының Татарстандагы Бүлекчәсе Идарәчесе Эдуард Вафин.

 

https://es.pfrf.ru сайтында шәхси кабинетындагы Россия Пенсия Фонды дәүләт хезмәтләре һәм сервислары белән электрон рәвештә кулланырга мөмкин.

Пенсия фондының кайнар линиясе 8-800-600-44-44

Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең контакт – үзәге (843) 279-27-27

Интернет-ресурслар www.pfrf.ru , sprrt.ru

        www.vk.com/pfr_rt,

        www.facebook.com/pfrrt,

        www.twitter.com/PFR_TATARSTAN

    www.ok.ru/group/58408636907571

Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча булекчәсе Пресс – хезмәте (843)279-2513.


31
октябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Кайбыч районы прокуроры тарафыннан балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген һәм хокук бозуларын профилактикалау мәсьәләләре буенча ведомствоара эшче төркем утырышы уздырылды
 
 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International