"Гөбенә» агрофирмасы" ҖЧҖ Өлкәннәр көне уңаеннан Хуҗа Хәсән авыл җирлеге территориясендә яшәүче барлык пенсионерларга он һәм шикәр комы өләшә. Күрсәтелгән игътибар өчен пенсионерлар бик рәхмәтле.
Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлекчәсе соңгы араларда өченче буын вәкилләренә карата мошенниклык очракларының ешаюы турында хәбәр итә. Мошенниклар пенсионерларга пенсияләрен исәпләүнең дөреслеген, пенсия фонды органнарында түләүсез күрсәтелә торган хезмәтләрне шактый кыйммәт түләү хисабына тикшерергә тәкъдим итәләр.
Юридик хезмәтләр күрсәтә торган фирмалар шактый кыйммәт түләү хисабына пенсияләрне кабат исәпләүне сорап гариза язырга тәкъдим итеп, пенсионерларнын фикерләрен чуалталар. Әлеге тәкъдимгә ризалашып, гражданнар бәясе берничә мең сумга төшкән хезмәт күрсәтү турындагы килешү төзиләр.
Әлеге хезмәт, килешүдән күренгәнчә, документларны әзерләү hәм хокукый анализ ясаудан гыйбарәт. Ә чынлыкта исә гражданнар исеменнән Пенсия фондына гариза җибәрелә, ә гаризаның күчермәләре төрле контрольләүче органнар hәм ведомстваларга юллана дигәнне аңлата.
Әлеге төр гаризалар законнар җыелмасы нормалары кысаларында пенсия исәпләүнең дөрес булмавына бернинди дәлил китерелмичә языла. Гаризалар бер-береннән мөрәҗәгать итүче гражданнарның исем-фамилиясе hәм паспорт мәгълүматлары белән генә аерыла. Ә мошенниклар гражданнарга пенсияләрен арттырырга вәгъдә итәләр. Әлбәттә, бу хезмәт өчен шактый күләмдә түләргә кирәк.
Игътибар! Пенсия фонды органнарында барлык төр хезмәтләр дә тәләүсез күрсәтелә. Пенсия яки башка түләүләрнең күләме, яисә аларны исәпләүнең дөреслегенә кагылышлы шик туган очракта сез пенсия фонды сайтындагы Гражданинның шәхси кабинетында онлайн режимында үзегезне кызыксындырган мәгълумәтне таба аласыз. Сез шулай ук пенсия фонды территориаль органнарына да мөрәҗәгать итә ала аласыз.
Шикле очраклар булганда Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлекчәсе татарстанлыларның (843) 279-27-27 телефоны буенча Россия фондының контакт узәгенә хәбәр итүен сорыйбыз.
https://es.pfrf.ru сайтында шәхси кабинетындагы Россия Пенсия Фонды дәүләт хезмәтләре һәм сервислары белән электрон рәвештә кулланырга мөмкин.
Пенсия фондының кайнар линиясе 8-800-600-44-44
Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең контакт – үзәге (843) 279-27-27
Интернет-ресурслар www.pfrf.ru
, sprrt.ru
www.ok.ru/group/58408636907571
Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча булекчәсе Пресс – хезмәте (843)279-2513.
Салават күпере» спорт-сәламәтләндерү комплексында 2018 елның сентябреннән спорт секцияләренә балалар җыю бара:
- йөзү: 5 яшьтән 16 яшькә кадәр. Тренеры-Сибгатуллин Ленар Рифкать Улы, Долматов Олег Михайлович.
- хореография: 5-10 яшь. Хореографы-Миршина Диләрә Дамир Кызы.
- каратэ: 5 яшьтән 14 яшькә кадәр. Тренеры-Васильев Владислав Викторович.
Әлбәттә,бу Хуҗа Хәсән авыл җирлеге халкы өчен зур бүләк. Ремонт эшләре тәмамланганнан соң авыл халкы заманча мәдәният учреждениесенә хезмәт күрсәтү сыйфаты стандартларына җавап бирә, ә авыл үзешчәннәре яңартылган һәм матур бинада үз иҗатларын үстерү мөмкинлегенә ия булды.
Социаль хезмәтләр җыелмасын яңарту турында гариза бирергә өлгер
Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча Булекчәсе искә төшерә: 1 октябрьгә кадәр социаль хезмәтләр алу хокукына ия булган, әмма аның акчалата эквивалентын алучы федераль льготниклар тиешле гаризаны Пенсия фондының территориаль органнарына яки Россия Пенсия фонды сайтындагы гражданның шәхси кабинеты аша тапшыра һәм социаль пакет алу хокукын үзенә кире кайтара алалар. Бирелгән гариза киләсе елның 1 гыйнварыннан гамәлдә булачак.
Социаль хезмәтләр җыелмасы рецептлар буенча медицина куллануы өчен дару препаратларын, рецептлар буенча медицина эшләнмәләрен, инвалид балалар өчен дәвалау туклануының махсуслаштырылган продуктларын;
• төп авыруларны профилактикалау өчен санатор-курорт дәвалануына юлламаларны;
• шәһәр яны тимер юл транспортында, шулай ук шәһәрара транспортта дәвалану урынына бару һәм кире кайту өчен бушлай йөрүне үз эченә ала.
«Социаль хезмәтләр җыелмасын алырга хокуклы федераль льготникларга ветераннар, инвалидлар, шул исәптән инвалид балалар, фашизмның балигъ булмаган элеккеге тоткыннары, радиация йогынтысына дучар ителгән затлар керә. Бүгенге көндә Татарстан Республикасында дәүләт социаль ярдәмен 147 меңгә якын кеше ала», - дип билгеләп үтте Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча булекчәсе идарәчесе Эдуард Вафин.
https://es.pfrf.ru сайтында шәхси кабинетындагы Россия Пенсия Фонды дәүләт хезмәтләре һәм сервислары белән электрон рәвештә кулланырга мөмкин.
Пенсия фондының кайнар линиясе 8-800-600-44-44
Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең контакт – үзәге (843) 279-27-27
Интернет-ресурслар www.pfrf.ru
, sprrt.ru
www.ok.ru/group/58408636907571
Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча булекчәсе Пресс – хезмәте (843)279-2513.
Алма спасы белән,Чөнки бүген алмага хуш исле тәм керә диләр. урта спаста алманы агачтан өзеп ашарга ярый. Алма гына түгел башка бакча җимешләрен дә ашарга ярый. Бәйрәм белән дуслар барыгызны да
“Демография” милли проектының “Өлкән буын” Федераль проектын тормышка ашыру кысаларында, яшьләре 65-тән югарырак булган авыл җирендә ялгыз яшәүче гражданнар, чиратсыз кабул ителә.


1 августтан 2018 елда эшләгән пенсионерларның пенсияләре артты.
Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча Булекчәсе 1 августтан 2018 елда эшләгән пенсионерларның пенсияләрен гариза алмыйча гына арттыра. Бу яңалык узган елда алар өчен иминият взнослары түләнеп барылган барлык иминият пенсиясе алучыларга кагыла.
Пенсия фиксацияләнгән коэффициентка арртырыла торган индексациядән аермалы буларак, август аендагысы пенсионерның хезмәт хакы куләменә бәйле: хезмәт хакы зуррак булган саен пенсия күбрәккә артачак. Кабат исәпләү нәтиҗәсендә пенсиянең максималь арттыру күләме пенсиянең 2019 ел бәяләреннән чыгып исәпләнгән өч коэффициент – 261,72 сум белән чикләнә.
Якынча мәгълүматлар буенча, 305 меңнән артык пенсионерның иминият пенсияләре артып киләчәк. Әлеге максатларга Пенсия фонды бюджетында 55 миллион сум акча каралган.
Иминият пенсияләрен арттырудан кала, 1 августтан пенсионерларга пенсия тупланмаларыннан түләнә торган түләүләр – тупланып бара торган пенсия, ашыгыч пенсия түләүләре һәм берьюлы түләүләр күләме дә арттырыла. Әлеге кабат исәпләү пенсионерның эшләвенә генә түгел (хәзерге вакытта эш белән тәэмин итүчеләр күчергән акчалар иминият пенсиясен формалаштыруга юнәлтелә), идарә итүче компанияләрнең акчаларны инвестицияләү нәтиҗәләренә дә бәйле.
1453 пенсионерның пенсия тупланмалары кабат исәпләнәчәк, бу санга 785 ашыгыч түләүләр, 1250 тупланма пенсия алучылар да кертелгән. Аларның айлык түләүләре 2018 ел өчен инвестицияләү нәтиҗәләре буенча коррекцияләү коэффициентын исәпкә алып арттырыла. Тупланып бара торган пенсия өчен ул 4,9%, ә пенсия тупланмаларын үзләре катнашу юлы белән финанслау дәүләт программасында катнашулылар алачак ашыгыч пенсия түләүләре өчен 5,1 % тәшкил итәчәк.
https://es.pfrf.ru сайтында шәхси кабинетындагы Россия Пенсия Фонды дәүләт хезмәтләре һәм сервислары белән электрон рәвештә кулланырга мөмкин.
Пенсия фондының кайнар линиясе 8-800-600-44-44
Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең контакт – үзәге (843) 279-27-27
Интернет-ресурслар www.pfrf.ru
, sprrt.ru
www.ok.ru/group/58408636907571
Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча булекчәсе Пресс – хезмәте (843)279-2513.
Кайбыч районы прокуратурасы хәбәр итә:ялган мәгълүматлар бирү-җинаять һәм җәза
Эш буенча һәр суд утырышында хакыйкать процессуаль законның үзенә, шул исәптән булган вакыйгага шаһитларның күрсәтмәләренә кагылышлы дәлилләр ярдәмендә билгеләнә. Нәкъ менә шаһит күрсәтмәләре хөкем ителүченең язмышын хәл итә, шуңа күрә суд процессында шаһит булган теләсә кайсы зат дөреслекне генә әйтергә тиеш.
Еш кына шаһит яки зыян күрүченең шәхси мәнфәгатьләрендә – кемнеңдер үтенече буенча, нинди дә булса сәбәп буенча-мөһим түгел. Бу очракта ул җинаять кыла. Россия Федерациясе Җинаять кодексы 307 статья буенча белә торып ялган күрсәткечләр өчен җаваплылыкны күздә тота.
РФ Җинаять кодексының 307нче маддәсе – белә торып ялган күрсәтмәләр бирү, моның өчен сорау алу, тикшерү яки суд этабындагы эш шартларына кагылышлы мәгълүматларның аңлы рәвештә бозылуы аңлашыла.
Җинаять субъекты булып ялган мәгълүматлар бирүче шаһит кына түгел, гаепләнүчене сөйләгән зыян күрүче дә, тәрҗемәче дә, эксперт яки ялган бәяләмә биргән башка белгечләр дә тора ала.
РФ Җинаять кодексының 307 маддәсе тикшерү яки судны ялгыштырган кешеләр өчен берничә җәза вариантын күздә тота. Җәзаның теге яки бу төрен сайлап алу конкрет эш шартларына бәйле.
Иң минималь җаваплылык-штраф, әмма аның күләме җитәрлек-сиксән меңгә кадәр, яки ярты ел өчен хезмәт хакы күләменә туры китереп. Шулай ук әлеге җинаять өчен дүрт йөз сиксән сәгать мәҗбүри эш яки ике елга кадәр иректән мәхрүм ителергә мөмкин.
Әгәр дә бу гамәлләр затны гаепләп, шулай ук аеруча авыр җинаятьтә кылынса, җәза биш елга мәҗбүри эш яки биш елга иректән мәхрүм итү рәвешендә билгеләнергә мөмкин.