Татарстан Социаль фонды ел башыннан йөклелек һәм бала табу буенча ялда булган 6800 дән артык әнигә йөклелек һәм бала табу буенча иминият пособиесе рәсмиләштерде. Гомумән алганда, ел башыннан аларга 872,3 млн сумнан артык акча күчерелгән.
Ярдәм күләме хатын-кызның хезмәт хакы күләменә, бала табуның катлаулылыгына һәм кайбер башка факторларга бәйле. Тулы эш көненә эшкә урнаштырылган эшләүче әниләр өчен отпускның стандарт дәвамлылыгы - 140 көн булган очракта, пособие 74 757 сум күләмендә билгеләнә. Максималь түләү күләме 530 976 сум тәшкил итә. Максималь суммада пособие йөклелек буенча озак вакытлы (194 көнгә кадәр) ял бирелгән очракта яисә бала табу катлаулы дип бәяләнгәндә, мәсәлән, берьюлы ике яки өч бала туганда билгеләнә. Сумма ял чорында бер тапкыр гына түләнә.
Исегезгә төшерәбез, пособие йөклелек һәм бала табу буенча ялда булган, шулай ук 3 ай тулмаган баланы уллыкка алган эшләүче хатын-кызларга билгеләнә.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, иминият пособиесе баланы уллыкка алган очракта да бирелә. Мондый ялның максималь дәвамлылыгы - уллыкка алынган бала туган көннән соң 70 көн, ике бала уллыкка алынган очракта бала туганнан соң 110 көн. Түләү баланы уллыкка алган вакыттан исәпләнә.
Россия социаль фонды сайтының "Йөклелек һәм бала табу буенча пособие" дигән махсус бүлегендә әлеге мәсьәләгә кагылышлы мәгълүматлар белән таныша аласыз.
Росссия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге гражданнарның игътибарын өлкән яшьтәге кешеләргә карата мошенниклык очракларының күзәтелүенә юнәлтә. Мошенниклар пенсионерларга үзләренең кыйммәтле хезмәтләрен көчләп тагу юлы белән пенсияләренең дөрес билгеләнгәнен тикшерергә тәкъдим итә. Ә социаль фонд органнарында бу хезмәт бушлай күрсәтелә.
Күпчелек очракта пенсионерларны юридик хезмәтләр күрсәтүче фирмалар алдый, алар шактый кыйммәт бәягә гражданнарга пенсияләрен яңадан исәпләүгә гариза язарга тәкъдим итәләр. Процедурага риза булып, пенсионерлар бәяләре берничә мең сумга җиткән хезмәт күрсәтүгә килешүләр төзи.
"Социаль фондның барлык хезмәтләре бушлай күрсәтелә. Фонд бүлекчәләре һәм территориаль органнары хезмәткәрләре гражданнарның өйләренә йөрмиләр, өйдә нинди дә булса документлар рәсмиләштерергә тәкъдим итмиләр, СНИЛС , паспорт номерын һәм башка шәхси мәгълүматларны чагыштыру өчен документлар сорамыйлар. Пенсиягезнең һәм башка түләүләр күләме турында яки социаль фонд органнары компетенциясенә керә торган башка сораулар туган очракта, сез үзегезне кызыксындырган мәгълүматны онлайн форматта гражданнарның Социаль фонд сайтындагы шәхси кабинетында яисә Социаль фондның территориаль органнарына мөрәҗәгать итеп ала аласыз ", - дип билгеләп үтте Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге татарстанлыларга шикле очракларда 8-800-1-00000-1 номеры буенча фондның бердәм контакт-үзәгенә мөрәҗәгать итәргә киңәш итә
Россия Социаль Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең Контакт –
үзәге 8 800 1-000-001
Интернет-ресурслар http://sfr.gov.ru
www.ok.ru/group/sfrtatarstan
Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге ата-аналарга ана капиталыннан балаларга белем бирү максатында файдалануны тизләтү һәм җайлырак итү өчен республиканың мәгариф оешмалары белән үзара мәгълүмат алмаша. Бүгенгә 29 югары, 99 урта махсус уку йорты, шулай ук 1724 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе белән мәгълүмати хезмәттәшлек турында килешүләр төзелгән.
"Моңа кадәр ана капиталын баланы укытуга юнәлтергә карар кылган гаиләләргә фондка уку йорты белән гаилә арасында түләүле белем бирү хезмәтләрен күрсәтү турында төзелгән килешүнең күчермәсен тапшырырга кирәк иде. Хәзер, Социаль фонд бүлеге белән мәгариф оешмасы арасында килешү төзелгән булса, ата-аналарга фонд бүлегенә ана капиталыннан файдалану турында гариза бирү дә җитә. Социаль фонд түләүле белем бирүгә килешү турында мәгълүматны мөстәкыйль рәвештә соратып алачак”, - дип аңлатты Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге башлыгы Эдуард Вафин.
Гаризаны онлайн вариантта, дәүләт хезмәтләре порталында, Россия Социаль фонды сайтындагы шәхси кабинет аша да бирергэ мөмкин, фондның теләсә кайсы клиент хезмәтендә һәм күпфункцияле үзәкләргә килеп тә гариза тапшырырга була
Ана капиталын балаларын укыту өчен файдаланырга теләүче гаиләләр елдан-ел арта. 2023 ел башыннан гына да Татарстанда 1 меңнән артык гаилә капитал акчасын әлеге максатларга җибәрү турында карар кабул итте. Гаиләләргә 40 млн. сумнан артык акча бирелде.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, узган елның августыннан кертелгән яңалыклар ана капиталыннан белем бирү юнәлешендә файдалану ихтыяҗын арттырды. Хәзер ата-аналар ана капиталы акчасын балаларны шәхси укытучылар укыту, шәхси эшмәкәрләр буларак эшләүче агентлыклар һәм нянялар күрсәткән бала карау һәм тәрбияләү хезмәтләренә юнәлдерә ала. Элек мондый хезмәтләр юридик затлар тарафыннан тәкъдим ителгән очракта гына алар өчен түләргә мөмкин иде. Шәхси эшмәкәрнең тиешле рәсми статусы һәм белем бирү эшчәнлегенә дәүләт лицензиясе булган очракта гына физик затларның белем бирү хезмәтләренә сертификат акчасыннан файдаланып түләргә мөмкин.
Россия Социаль Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең Контакт –
үзәге 8 800 1-000-001
Интернет-ресурслар http://sfr.gov.ru
www.ok.ru/group/sfrtatarstan
t.me/sfr_tatarstan
Быелның июненнән башлап 3 яше тулмаган балаларга ана капиталы акчасыннан түләүләрнең бердәм датасы кертеләчәк. Мондый ярдәм чарасын рәсмиләштергән гаиләләр акчаларын һәр айның 5 нче көнендә ала башлаячак. Акча агымдагы ай өчен түгел, ә алдагы ай өчен түләнәчәк.
Татарстанда апрель өчен түләүләр 14 апрельдә гамәлгә ашырылачак. Ягъни мартта түләүләр март ае өчен, апрельдә - апрель өчен түләнә.
Июньнән яңа кагыйдәләр кулланыла башлаячак, һәм илнең теләсә кайсы ноктасында гаиләләргә түләүләр бер көнне - айның 5 нче числосында киләчәк. Беренче тапкыр гаиләләргә пособие май ае өчен 5 июньдә күчәчәк.
"Пособие түләүнең бердәм көненә күчү автомат рәвештә башкарыла, ата-аналарга моның белән бәйле рәвештә беркая да мөрәҗәгать итәргә кирәкми. Гаиләләрне үзгәрешләр хакында кисәтү максатында, социаль фонд бүлекчәләре март ахырына кадәр түләүләрнең бердәм даталары турында хәбәрнамәләр тарата башлаячак”, - дип билгеләп үтте Татарстан Социаль фонды идарәчесе Эдуард Вафин.
Исегезгә төшерәбез, гаиләнең уртача кереме регионда җан башына ике яшәү минимумыннан кимрәк булган гаиләләр ана капиталыннан айлык түләү алу хокукына ия. Керем исәпләгәндә, ата-аналар һәм балалар ала торган хезмәт хаклары, премияләр, пенсияләр, вакытлыча хезмәткә яраксыз булу сәбәпле алынган түләүләр һәм башка кертемнәр исәпкә алына. Айлык түләү суммасы баланың төбәктәге яшәү минимумына тигез. 2023 елга кадәр ана капиталыннан айлык акчалар икенче балага гына каралган иде, быелдан түләүләрне гаиләдәге 3 яшькә кадәрге һәр балага рәсмиләштерергә мөмкин.
Россия Социаль Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең Контакт –
үзәге 8 800 1-000-001
Интернет-ресурслар http://sfr.gov.ru
www.ok.ru/group/sfrtatarstan
Татарстан Республикасы буенча Россия Социаль фонды хәбәр иткәнчә, производствода бәхетсезлек очракларыннан һәм һөнәри авырулардан зыян күргән гражданнарга айлык түләүләрне алга таба күчерү өчен «МИР» милли түләү системасының банк картасын рәсмиләштерергә кирәк.
2011 елның 27 июнендә кабул ителгән 161 номерлы "Милли түләү системасы турында" Федераль законның 30.5 маддәсе нигезендә күчеш чоры 2023 елның 1 июленә кадәр билгеләнгән.
Исегезгә төшерәбез, бу таләп бары тик айлык иминият түләүләрен башка түләү системаларының банк карталары счетларына алучы гражданнарга гына кагыла.
Үзгәрешләр айлык түләүләрне почта элемтәсе бүлекләре, түләүләр китерү белән шөгыльләнүче башка оешмалар аша алучы, кредит учреждениеләренә саклыкка салучы кешеләргә, ягъни банк картасыннан файдаланмаучыларга кагылмый, алар өчен берни дә үзгәрмәячәк, түләүләр элеккеге график буенча китереләчәк.
Кредит учреждениесендә «МИР» картасы ачылганнан соң, счетларның яңа реквизитларын Татарстан Республикасы буенча Социаль фондның түләү алучының исәп (шәхси) эше сакланучы бүлегенә тапшырырга кирәк.
Ана капиталы акчасыннан файдалану мөмкинлекләрен киңәйткән үзгәрешләр үз көченә кергәннән соң, Татарстанда 1300 гаилә ана капиталыннан ай саен түләүләр ала башлады. Аларның 150 артыгы 3 яше тулмаган ике һәм аннан да күбрәк балага түләү рәсмиләштергән.
«Гражданнар өчен уңайлыклар арттыру һәм ана капиталы акчаларын куллану мөмкинлекләрен киңәйтү максатында, программа даими рәвештә уңай үзгәрешләр кичерә. 2023 елдан башлап ана капиталыннан акча алу хокукы булган ата-аналар саны артты. Хәзер ул 3 яшькә кадәр һәр балага, шул исәптән беренче балага да бирелә. Элек гаиләләр ана капиталын бу максатларга бары тик икенче бала тугач кына файдала иде. Гаиләдә 3 яшькә кадәр берничә бала булган очракта да бары бер түләү генә каралган идее», – дип билгеләп үтте Татарстан Социаль фонды бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Айлык түләү гариза биргән вакытка гаилә яшәгән төбәктә балалар өчен билгеләнгән бер яшәү минимумы күләмен тәшкил итә. Татарстан Республикасында ул аена 11 852 мең сум .
Элеккеге кебек үк, түләү гаиләдә җан башына уртача керем бер кешегә ата-аналарның мөлкәти һәм эш белән тәэмин ителешен исәпкә алмыйча исәпләгәндә ике яшәү минимумыннан артмаган гаиләләргә билгеләнә. Шул рәвешле, әгәр гаиләдә 3 яшькә кадәр берничә бала булып, түләү билгеләгәннән соң да җан башына керем ике яшәү минимумыннан артмаган икән, ата-аналар тагын бер түләүне рәсмиләштерә ала. Гариза һәр бала өчен аерым тапшырыла.
Шуны да билгеләп үтү мөһим, гаилә бердәм пособие билгеләүне сорап мөрәҗәгать иткән очракта, аларга 2023 елга кадәр ана капиталы акчалары исәбеннән билгеләнгән айлык түләү туктатылачак. Аны билгеләү өчен дәүләт хезмәтләре порталы аша, социаль фондның клиент хезмәтләрендә яки күпфункцияле үзәккә килеп яңадан гариза бирергә кирәк. Калган барлык документларны Фонд мөстәкыйль рәвештә соратып алачак. Гариза 10 эш көнендә карала. Уңай карар кабул ителсә, акчалар 5 эш көне эчендә түләнә.
Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге инвалидларны реабилитацияләү һәм абилитацияләүнең индивидуаль программасы буенча производствода бәхетсезлек очрагы аркасында зыян күргән республика гражданнарына механик тапшыру тартмасы булган автомобильләргә ихтыяҗны тулысынча япты. 28 февральдә «КАН АВТО» салонында автомобиль ачкычларын тапшыру тантанасы булды. Зыян күрүчеләргә беренче тапкыр транспорт чараларын тапшыру шул күләмдә башкарылды.
34 яшьтән алып 76 яшькә кадәрге гражданнарга 33 автомобиль бирелде. Тагын 4 автомобиль хуҗаларын көтә, аларның моңа кадәр файдаланган автомобильләрен эксплуатацияләүнең 7 еллык срогы тәмамланмаган.
Кагыйдә буларак, социаль тернәкләндерү чарасы сыйфатында автомобиль терәк-хәрәкәт аппаратына зыян килүнең авыр нәтиҗәләре булган кешеләргә бирелә. Инвалидларны реабилитацияләү һәм абилитацияләүнең индивидуаль программасы (ИПРА) медик-социаль экспертиза органнары тарафыннан автомобильнең конкрет модификациясен күрсәтеп рәсмиләштерелә.
«Бүгенге көндә ИПРА программасы буенча механик коробкалы автомобильгә мохтаҗ барлык татарстанлылар транспорт чарасы белән тәэмин ителгән. Тышкы яктан әлеге машиналар стандарт җиңел машиналардан бөтенләй аерылмый, ә менә эчке җиһазланышы - башка. Автомобильләр завод шартларында индивидуаль адаптацияләнгән, ягъни инвалидның сәламәтлеге һәм физик мөмкинлекләре үзенчәлекләрен исәпкә алып җайлаштырылган. Бу исә кешегә үзен руль артында ышанычлы һәм уңайлы хис итәргә мөмкинлек бирә. Дәүләт ярдәменең шундый төре зыян күрүчеләрнең күбесенә актив яшәү рәвеше алып барырга, ә кайберләренә һөнәри эшчәнлеккә кире кайтырга мөмкинлек бирә», - дип ассызыклап үтте Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча идарәчесе Эдуард Вафин.
Автомобиль зыян күрүчегә 7 елга бер тапкыр бирелә һәм аның үз милке итеп рәсмиләштерелә. Дәүләт контрактлары буенча автомобильләр бирү производствода зыян күргән гражданнарны медицина, һөнәри һәм социаль реабилитацияләүнең бер төре булып тора, аларны социаль һәм һөнәри өлкәгә максималь тулы реинтеграцияләүгә юнәлдерелгән.
Россия Социаль Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең Контакт –
үзәге 8 800 1-000-001
Интернет-ресурслар http://sfr.gov.ru
www.ok.ru/group/sfrtatarstan
23 февральдән татарстанлылар социаль мәсьәләләргә кагылышлы сораулар белән 8-800-1-00000-1 номеры буенча бердәм контакт-үзәккә мөрәҗәгать итә ала. Үзәк операторлары гражданнарга социаль ярдәм белән бәйле барлык мәсьәләләр, шул исәптән ана капиталына сертификат алу, бердәм пособие билгеләү, инвалидлыкны рәсмиләштерү яки шифаханәләргә юлламалар алу, бирелгән гаризаның статусын ачыклау һәм башка хезмәтләр буенча консультацияләр бирә.
"Контакт-үзәккә кергән мөрәҗәгатьләргә виртуаль ассистент җавап бирә, ул иң популяр сораулар буенча мәгълүмат алырга ярдәм итә. Тагын да җентеклерәк мәгълүмат кирәк булган очракта виртуаль ярдәмче шалтыратуны үзәк хезмәткәренә күчерә. Шәхси мәгълүматларга кагылышлы консультацияләр мөрәҗәгать итүченең шәхесен кодлы сүз ярдәмендә ачыклаганнан соң гына бирелә. Моның өчен гражданин Россия Социаль фонды сайтындагы шәхси кабинетының "кулланучы профиле" вкладкасында мөстәкыйль рәвештә кодлы сүз урнаштырырга тиеш”, - дип ачыклык кертте Татарстан Социаль фонды башлыгы Эдуард Вафин.
Исегезгә төшерәбез, бердәм контакт-үзәк - социаль ведомстволарның бердәм мәгълүмат системасы, ул Россия Федерациясе Пенсия фонды һәм социаль иминиятләштерү фонды белән бергә Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы, Хезмәт һәм мәшгүльлек буенча федераль хезмәт (Роструд), халыкны социаль яклау төбәк органнары, шулай ук медик-социаль экспертиза учреждениеләрен берләштерә.
Узган ел бердәм контакт-үзәк аша татарстанлыларга 1 миллион консультация бирелгән.
Россия Социаль Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең Контакт –
үзәге 8-800-1-00000-1
Интернет-ресурслар http://sfr.gov.ru
www.ok.ru/group/sfrtatarstan
Узган елда Татарстанның социаль фонды пенсия яшенә җитмәгән гражданнарга инвалидлык алу сәбәпле 8,5 мең иминият һәм социаль пенсия билгеләде. Барлык түләүләр инвалидларның Федераль реестрыннан алынган мәгълүматлар буенча ,гражданнардан гариза кабул итмичә генә рәсмиләштерелде.
Социаль фонд пенсия билгеләү турындагы карарны медик-социаль экспертиза бюросы мәгълүматлары буенча кабул итә. Кешенең инвалидлык алуы турында мәгълүмат МСЭ органнары тарафыннан инвалидлар реестрына җибәрелә, шуннан соң Социаль фонд 5 эш көне эчендә пенсия рәсмиләштерә. Инвалидның дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетына яки почта аша пенсия билгеләнү турында хәбәр җибәрелә.
Социаль фонд моңа кадәр билгеләгән түләүләр пенсионерга нинди ысул белән китерелгән булса, пенсия дә шул ысул белән киләчәк. Моңа кадәр фонд линиясе буенча түләүләр алмаган очракта гражданга дәүләт хезмәтләре порталында, Татарстанның Социаль фонды клиент хезмәтендә яисә күпфункцияле үзәк аша пенсия алу ысулын сайларга кирәк. Моны пенсионер үзе яки аның законлы вәкиле эшли ала.
Пенсия билгеләүдән тыш, Социаль фонд инвалидлыклары булган гражданнарның пенсияләрен проактив форматта кабат исәпли, аларга айлык акчалата түләү һәм социаль хезмәтләр җыелмасы кебек социаль пособиеләр билгели. Социаль хезмәтләр җыелмасы үз эченә дарулар һәм медицина эшләнмәләрен, шифаханәләргә юлламаны, шулай ук шәһәр яны электричкаларында бушлай йөрүне ала. Исегезгә төшерәбез, инвалидлык буенча пенсия инвалид статусы алганчы пенсионер булмаган кешеләргә түләнә. Пенсия яшендәге кеше инвалидлык алган очракта аңа, өстәмә буларак, автомат рәвештә айлык акчалата түләү билгеләнә. Бөек Ватан сугышында катнашучылар, "Блокададагы Ленинградта яшәүчегә" билгесе белән бүләкләнгән гражданнар һәм хәрби җәрәхәт алу нәтиҗәсендә инвалидка әверелгән гражданнар өчен федераль законнарда бер үк вакытта ике пенсия - инвалидлык буенча дәүләт пенсиясе һәм картлык буенча иминият пенсиясе алу хокукы беркетелгән.
Россия Социаль Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең Контакт –
үзәге 8 800 6-000-000
Интернет-ресурслар http://sfr.gov.ru
www.ok.ru/group/sfrtatarstan
Коллегия - Татарстан Республикасы буенча пенсия һәм социаль иминиятләштерү фонды бүлеге тарафыннан үткәрелә торган беренче рәсми чара (уңайлы булсын өчен закон чыгаручы тарафыннан берләшкән структура - Россия Социаль фонды атамасының кыскартылган варианты - РСФ тәкъдим ителде). Фонд Пенсия фондын үзгәртеп кору, бер үк вакытта аңа социаль иминият фондын кушу юлы белән булдырылды. Берләшү турындагы карар социаль өлкәне камилләштерү максатларында кабул ителде. 2023 елның 1 гыйнварыннан илнең барлык төбәкләрендә дә Россиянең социаль фонды рәсми рәвештә эшли башлады.
Яңа фонд эштә бердәм цифрлы платформаны кулланачак. Бу гражданнарга социаль ярдәм чаралары алу өчен мөрәҗәгать итү тәртибен гадиләштерәчәк.
Индексация-2023
2023 ел башыннан Социаль фонд иминият пенсияләрен 4,8%ка индексацияләде. 2023 елның 1 февраленнән барлык социаль түләүләр (айлык акчалата түләү, социаль хезмәтләр жыелмасы, ана капиталы) 11,9% ка, индексацияләнәчәк. 1 апрельдән дәүләт тәэминаты буенча пенсияләр, шул исәптән социаль пенсияләр 3,3% ка артачак. Августта, гадәттәгечә ,2022 елда эшләгән, алар өчен иминият кертемнәре түләнгән пенсионерларның пенсияләре күләменә төзәтмәләр кертеләчәк.
Новелла-2023
2023 елдан Салым, Гражданлык, Хезмәт кодексы нигезләмәләренә түбәндәге яңалыклар белән бәйле рәвештә үзгәрешләр кертелде:
- мәҗбүри пенсия, социаль һәм медицина иминиятләштерүенә иминият кертемнәренең бердәм тарифы билгеләнде - базаның чик зурлыгы кысаларында хезмәткәрнең хезмәт хакыннан 30 % һәм аннан югарырак - 15,1 %. Пенсия һәм социаль иминиятләштерүгә кертемнәр исәпләү өчен базаның чик зурлыгы - 1 миллион 917 мең сум;
- гражданлык-хокукый килешүләр төзегән хезмәткәрләргә эш бирүчеләрнең мәҗбүри социаль иминиятләштерүгә иминият кертемнәре. Бу исә хезмәткәргә, декрет түләүләрен дә кертеп, бала табуга бәйле хезмәткә яраксызлык буенча пособиеләр алу хокукы бирә;
- иминият кертемнәрен түләү сроклары, шулай ук хисап тапшыру сроклары үзгәртелде, 2023 елдан башлап иминиятләштерүчедән хисап чорындагы шәхси исәп белешмәләре белешмәләрнең бердәм формасы составында алыначак;
- мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылган затлар өчен хезмәт килешүен туктатып тору күздә тотыла, ә мобилизация чорында, хәрби хәлнең гамәлдә булу вакытында ирекле формированиеләрдә булу периоды иминият стажына кертелә. Махсус хәрби операциядә катнашу вакыты ташламалы тәртиптә, ягъни икеләтә күләмдә исәпләнә. Чакырылыш буенча хезмәт итү вакыты хәзер махсус стажга кертелә.
Социаль ярдәм чаралары
2023 елның 1 гыйнварыннан балалы гаиләләргә һәм бала туу белән бәйле социаль ярдәм чараларының бербөтен системасы булдырылды. Ул туганнан алып 17 яшькә кадәрге баласы булган гаиләләргә, шулай ук йөклелекнең иртә срогында медицина учреждениесендә исәпкә баскан хатын-кызларга түләнә. Пособие билгеләү турында карар мохтаҗлыкны комплекслы бәяләү нәтиҗәсе буенча кабул ителә. Түләү күләме: Татарстан Республикасында балалар өчен билгеләнгән яшәү минимумы күләменең 50, 75 яисә 100 % ы (11 852 сум).
Ана капиталына сертификат
Ана капиталы - балалар тууга бәйле социаль ярдәм чараларының акчалата чагылышында иң зурысы. 2022 елда аның күләме 524 һәм 693 мең сум тәшкил иткән. Соңгы ике елда сертификат проактив тәртиптә рәсмиләштерелә. 2022 елда Пенсия фонды ана капиталына 23,5 мең сертификатны аналардан гариза алмыйча гына рәсмиләштергән. Гаиләләрнен 86% ы ана капиталыннан тулысынча яки өлешчә файдаланган. Алдагы еллардагы кебек үк, сертификат ияләренең күпчелек өлеше акчаны торак шартларын яхшыртуга юнәлткән. 2023 елның 1 февраленнән ана капиталы 11,9% ка индексацияләнәчәк.
Дәүләт хезмәтләре
2023 елның 1 гыйнварыннан Социаль фонд органнары халыкка 242 төрле хезмәт һәм сервис , шул исәптән 213 хезмәт күрсәтү һәм 29 сервис күрсәтә. СФ органнарынын 213 хезмәте 62 хезмэт курсэту торенэ тупланган, шуларның
58е цифрлы форматта күрсәтелә. Россия социаль фондының 31 хезмәтеннән файдалану өчен купфункцияле узәккә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
2022 елда Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге тарафыннан күрсәтелгән 610 мең дәүләт хезмәтенен 76,2%ы (465 мең) электрон формада бирелгән. Социаль иминиятләштеру фондының төбәк бүлеге 2022 елда дәүләт хезмәтләре күрсәтүгә 557 меңнән артык гариза кабул иткән, шуларның 490 меңнән артыгы электрон рәвештә алынган, бу гаризаларнын гомуми санының 88%ын тәшкил итә.
Социаль иминиятләштерү фонды нәтиҗәләре
2022 елда Федераль иминият фондынын төбәк бүлеге тарафыннан вакытлыча хезмәткә яраксызлык һәм ана булуга бәйле рәвештә 1,7 миллион сумнан артык пособие түләнгән. Әлеге төр пособиеләргә барлыгы 20,4 млрд. сум акча җибәрелгән.
Электрон һәм проактив
2022 елның 1 гыйнварыннан «Иминият тәэминатының турыдан-туры түләүләре» механизмы социаль пособиеләрне түләү өчен проактив (гариза кабул итмичә) вариантта эшләде. Республиканың барлык медицина учреждениеләре дә эшкә яраксызлыкның электрон кәгазьләрен формалаштыру буенча электрон хезмәттәшлеккә кушылды. Бала тудыру сертификаты электрон форматка күчерелде (40 меңгә якын электрон сертификат рәсмиләштерелде, медицина оешмаларына 355 миллион сумнан артык суммага 106 мең электрон бала табу сертификаты талоны түләнде).
Тернәкләндерүнең техник чаралары
2022 елда Татарстанда яшәүче гражданнарнын ташламалы категориясен тернәкләндерү чаралары белән тәэмин итү буенча чыгымнар 1,3 миллиард сум тәшкил итте. Мөмкинлекләре чикле гражданнарга 11,5 миллион данәдән артык товар бирелгән. 2022 елда Социаль иминият фондының төбәк бүлегенә тернәкләндерүнең әзер техник чараларын сатып алуга электрон сертификат
бирү турында 2,8 мең гариза бирелгән. Шуларнын 550се электрон сертификатлар рәвешендә 40,8 миллион сумлык ярдәм белән тәэмин ителгән. 2023 елда электрон сертификат буенча протезлар сатып алырга һәм әзерләүгә заказ бирергә мөмкин булачак.
Медицина хезмәткәрләренә социаль түләүләр
Коронавирус инфекциясен диагностикалау һәм дәвалау буенча медицина ярдәме күрсәтүче медицина һәм социаль хезмәткәрләргә якынча 2,6 млрд. сумлык 154 меңнән артык махсус социаль түләүләр күчерелде.
Субсидияләр
Эш бирүче чыгымнарын өлешчә компенсацияләү максатларында эшкә урнаштырылган эшсез гражданнар арасыннан хезмәткәрләргә хезмәт хакын түләүгә 23 миллион сумлык субсидияләр күчерелгән. 2023 елга эшсез гражданнарны эшкә урнаштырганда юридик затларга һәм шәхси эшмәкәрләргә ярдәм итү чараларын алга таба гамәлгә ашыру планлаштырыла.
Ташламаларга ия булучыларны шифаханә-курортларда дәвалау
2022 елда ташламалы категориядәге гражданнарның шифаханә-курорт дәвалануына социаль иминиятләштерү фондының төбәк бүлегенә 210 млн. сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Сатып алынган 8 мең санатор-курорт юлламасы белән ташлама хокукы булган 7 меңнән артык кеше сәламәтлеген ныгыткан, шуларнын 805е - инвалид балалар. Бер меңгә якын юллама инвалид балаларны һәм 1 төркем инвалидларны озата баручыларга бүлеп бирелгән.
Юлламалар белән тәэмин итүгә чиратта 60 яшьтән 64 яшькә кадәрге ташламалы категориядәге 6,6 мең граждан, 65 һәм аннан өлкәнрәк яшьтәге 18 меңнән артык кеше тора.
Эш урынында бәхетсезлек очракларыннан һәм һөнәри авырулардан мәҗбүри социаль иминиятләүгә чыгымнар 2022 елда 2,4 млрд. сум тәшкил иткән. Ел ахырына Фондның Региональ бүлегендә әлеге төр иминият тәэмин ителеше буенча 11,3 меңнән артык кешенең ярдәм алуы теркәлгән.
2022 елда мәҗбүри социаль иминиятләштерүгә кергән иминият кертемнәре күләме 4,1 млрд. сум тәшкил иткән (бурыч - 224,4 миллион сум). Россия социаль фондының республика бүлеге өчен 2023 елда
иминиятләштерүчеләрнең түләү дисциплинасын арттыру бурычы актуаль булып кала.
Россия Социаль Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең Контакт –
үзәге 8 800 6-000-000
Интернет-ресурслар http://sfr.gov.ru
www.ok.ru/group/sfrtatarstan