Бердәм пособие турындагы закон үз көченә кергәннән бирле әлеге ярдәм чарасы 81 908 баланың әти-әниләренә һәм 3412 йөкле хатын-кызга билгеләнде. Пособие түләү өчен бүлек гаиләләргә 3,806 млн сумнан артык акча күчерде.
Социаль фонд пособиене социаль казначылык форматында билгели. Димәк, ата-аналарга түләү алу өчен дәүләт хезмәтләре порталы аша гариза бирү җитә. Калган белешмәләр ведомствоара хезмәттәшлек аша тикшерелә. Шунысын да искәртү урынлы, бер гаризада 17 яшькә кадәрге барлык балаларны да күрсәтергә һәм шул рәвешле һәр балага түләүләрне рәсмиләштерергә мөмкин.
Бердәм пособие мохтаҗ гаиләләргә ярдәм йөзеннән элек гамәлдә булган кайбер ярдәм чараларын -беренче һәм өченче балага 3 яшькә кадәр ай саен бирелә торган түләүне, 3 яшьтән 8 яшькә кадәрге балаларга һәм 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларга айлык түләүләрне, шулай ук йөкле хатыннарга ай саен бирелә торган пособиене алыштырды.
Бердәм пособиегә акрынлап күчү барышында гаиләләр билгеләнгән пособиеләрне алу вакыты узганчы барлык санап үтелгән түләүләрне алуны дәвам итәләр. Шул ук вакытта ата-аналар теләсә кайсы вакытта бердәм пособиегә күчәргә мөмкин. Мәсәлән, беренче балага түләү буенча. Хәзер ул бердәм пособиегә керә һәм яңа кагыйдәләр буенча рәсмиләштерелә. Шул ук вакытта, 2023 елга кадәр туган балалар өчен ата-аналар гамәлдә булган шартлар буенча түләүне бала 3 яшькә җиткәнче ала алалар. Ел башыннан Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге 2022 елның ахырына кадәр туган 8662 меңнән артык беренче балага пособие рәсмиләштерде. Түләү суммасы 124 млн сумнан артып киткән.
Исегезгә төшерәбез, бердәм пособие рәсмиләштерү өчен балалар һәм ата-аналар Россия гражданнары булырга һәм даими рәвештә Россиядә яшәргә тиеш. Түләү билгеләнгәндә, гаиләнең керемнәре һәм мөлкәте комплекслы бәяләнә, шулай ук ата-ананың мәшгульлеге яисә эшләмәүләренең объектив сәбәпләре исәпкә алына.

Россия Социаль Фондының Татарстан Республикасы буенча
бүлекчәсенең Контакт –үзәге 8 800 1-000-001
Интернет-ресурслар http://sfr.gov.ru
www.ok.ru/group/sfrtatarstan
Ел башыннан Татарстан Республикасының 11,5 меңнән артык гаиләсе бала туганда бирелә торган пособие - бер тапкыр күрсәтелә торган ярдәм чарасы алды. Пособиене социаль фонд ата-аналарның берсенә бирә. Бу төр түләүне финанслауга Татарстан Социаль фонды бүлеге 264 млн. сумнан артык акча юнәлтте.
«Быел пособие күләме 23 мең сумга якын тәшкил итә. Гаилә район коэффициенты кулланыла торган территориядә яшәгән очракта, пособие әлеге коэффициентка арттыру хисабына югарырак күләмдә булачак», - дип аңлатты Татарстан Социаль фонды бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Баланың рәсми рәвештә эшли торган әнисе яисә әтисе пособиене алу өчен үзенең эш бирүчесенә мөрәҗәгать итәргә тиеш. Ә инде эшләмәүче ата-анага түләүне рәсмиләштерү өчен дәүләт хезмәтләре порталы аша гариза бирергә, социаль фондның клиент хезмәтенә яки шундый хезмәт күрсәтә торган күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Түләү керем дәрәҗәсенә бәйсез рәвештә Россиядә яшәүче барлык гаиләләргә тиеш һәм һәр балага бирелә. Акчаны шулай ук баланың опекуннары, уллыкка алучылары яки тәрбиягә алган ата-аналары да рәсмиләштерә ала.
.

Россия Социаль Фондының Татарстан Республикасы буенча
бүлекчәсенең Контакт –үзәге 8 800 1-000-001
Интернет-ресурслар http://sfr.gov.ru
www.ok.ru/group/sfrtatarstan
Быел Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлегенең колл-үзәге белгечләре 35 меңгә якын татарстанлыга консультация бирде. Гражданнарның ОСФРга шалтыраткан төп сораулары: хастаханә кәгазьләре буенча түләүләр һәм йөкле хатын-кызларга, 0 яшбтән 17 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә каралган бердәм пособие алуга кагылган.
Көн саен бер региональ колл-үзәк операторына 90га кадәр шалтырату туры килә. Белгечләр пенсия һәм социаль тәэмин итү темалары буенча сорауларга җавап бирә. www.sfr.gov.ru. сайтындагы шәхси кабинет аша граждан үзе билгеләгән код сүзе аша шәхесен ачыклаганнан соң гына шәхси консультацияләр үткәрелә.
Код сүзе ярдәмендә шәхси мәгълүматлар булган мәгълүматны алырга мөмкин- мәсәлән, пенсия яки социаль түләүләр күләме, шәхси счетның торышы яки ана капиталының калдыгы турында мәгълүмат.
Гаризада күрсәтелгән телефон номерыннан шалтыратканда, өстәмә идентификацион мәгълүмат кирәк булмаячак. Шул ук вакытта башка номердан мөрәҗәгать иткән очракта паспорт һәм СНИЛС мәгълүматларын хәбәр итәргә туры киләчәк.
Код сүзе хәрефләр, саннар, сүзләр яки сүзтезмәләрдән торган теләсә нинди комбинациядән булырга мөмкин. Кирәк булса, аны алыштырырга мөмкин. Код сүзен СФР сайтындагы Шәхси кабинет аша онлайн рәвештә, шулай ук фондның клиентлар хезмәтенә барып урнаштырырга мөмкин.
Код сүзе буенча шәхси консультацияләрне 8-800-100-00-01 номеры буенча Бердәм контакт-үзәккә шалтыратып алырга мөмкин.

Россия Социаль Фондының Татарстан Республикасы буенча
бүлекчәсенең Контакт –үзәге 8 800 1-000-001
Интернет-ресурслар http://sfr.gov.ru
www.ok.ru/group/sfrtatarstan
Татарстан Республикасы буенча Социаль фонды бүлеге тарафыннан бүгенгә реабилитацияләүнең техник чараларына (ТСР) гомуми суммасы 30 млн. сумнан артык тәшкил иткән 1 500 электрон сертификат рәсмиләштерелгән.
Фондның электрон каталогында 740 җитештерүче һәм тәэмин итүчедән 6,9 меңнән артык тернәкләндерү эшләнмәсе күрсәтелгән. Анда техник чараларның бәяләрен, шулай ук түләү өчен электрон сертификатларны кабул итүче кибетләрнең адресларын табарга мөмкин. Исемлек һәрвакыт киңәя.
Сертификатта аның ярдәмендә сатып алырга мөмкин булган эшләнмәнең төре турында мәгълүмат бар. Бу ишетү аппараты, кресло-коляска, култык таягы, таяк – гомумән, закон кысаларында каралган теләсә кайсы эшләнмә булырга мөмкин. Сертификатта шулай ук аның гамәлдә булу вакыты турында да мәгълүмат язылган: хәзер ул 12 ай тәшкил итә, әмма бу вакыт инвалидлыгы булган кешене индивидуаль реабилитация программасы нигезендә реабилитацияләү өчен күрсәтелгән сроктан артык була алмый.
Сертификатта шулай ук аның ярдәмендә сатып алырга мөмкин булган тернәкләндерү эшләнмәләренең саны һәм өстәмә акча кулланмыйча гына сертификат белән түләргә мөмкин булган техник реабилитацияләү чарасының максималь бәясе язылган.
Электрон сертификат гадәти банк картасы кебек үк эшли: сайлап алынган товар өчен шунда ук сертификаттан файдаланып түләргә мөмкин. Сертификаттан эквайрингка тоташкан яки маркетплейсларда урнаштырылган офлайн-кибетләрдә яки сәүдә-сервис предприятиеләрендә дә файдаланырга була.
Социаль фондның шәхси кабинетында яки Дәүләт хезмәтләре порталында сертификатны рәсмиләштерергә, аны алырга һәм кирәкле тернәкләндерү чарасына заказ бирергә мөмкин.
Электрон сертификат тернәкләндерүнең техник чаралары белән тәэмин итүнең гамәлдәге ысулларын тулыландыра гына, димәк, моңа кадәр гамәлдә булган чаралар барысы да үз көчендә кала.
![]()
Контакт-центр Отделения СФР по РТ 8-800-1-00000-1
Интернет-ресурсы sfr.gov.ru
Татарстанда 4,5 мең гаилә 3 яшькә кадәрге балага ана капиталыннан айлык түләү ала. Ярдәм чаралары ата-аналарның мәшгульлегенә яисә мөлкәтенә карата өстәмә таләпләр куелмаган шартларда ике яшәү минимумыннан кимрәк керемле гаиләләр өчен каралган.
Быелдан башлап айлык түләү берничә үзгәрешне исәпкә алып башкарыла. Иң мөһиме шунда , хәзер акча 3 яше тулмаган һәр балага, шул исәптән беренче балага да бирелә. Элек әти-әниләр икенче балага гына акча ала алалар иде. Тагын бер үзгәреш акчаларны күчерү датасына кагыла. Июнь аеннан башлап, барлык гаиләләргә пособие бер көндә - һәр айның 5 нче числосында күчереләчәк. Бу көнне ата-аналар алдагы ай өчен акча алачак. Яңа дата беренче тапкыр май ае пособиесе өчен кулланылачак- акча гаиләләргә 5 июньдә күчәчәк.
Исегезгә төшерәбез, түләүне рәсмиләштерү өчен гаиләләргә социаль фондка гариза бирергә кирәк. Гаризаны дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетта, Социаль фонд сайтында, шулай ук социаль фондның клиент хезмәтенә килеп яки күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итеп тапшырырга мөмкин. Айлык акча күләме регионда балалар өчен кабул ителгән яшәү минимумына тигез. Ана капиталыннан түләүләр гаиләгә бер елга билгеләнә, бу вакыт үтү белән сертификат хуҗасына түләүне озайту өчен социаль фондка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Ярдәм чарасын бердәм пособиегә өстәмә итеп тә алырга мөмкин.
Россия Социаль Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең Контакт –
үзәге 8 800 1-000-001
Интернет-ресурслар http://sfr.gov.ru
www.ok.ru/group/sfrtatarstan
Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлегендә Россия Социаль фонды идарәсе рәисе Сергей Чирков җитәкчелегендә фондның территориаль органнары эшен камилләштерү Советының беренче утырышы узды. Чарада Социаль фонд идарәсе рәисе урынбасарлары һәм Совет әгъзалары - фондның 22 төбәк бүлеге идарәчеләре катнашты. Утырышта территориаль органнар арасында төбәкара дәрәҗәдә һәм регионнар эчендә үзара хезмәттәшлек итү ; фонд хезмәтләре күрсәтүнең уңай тәҗрибәсен гомумиләштерү, Социаль фонд органнары эшенең сыйфатын күтәрү һәм социаль хезмәтләр күрсәтү процессларына мәгълүмати технологияләрне гамәлгә кертү буенча тәкъдимнәр каралды.
«Төрле төбәкләрдән килгән хезмәттәшләребезне кабул итү, безнең эшләнмәләрнең нәтиҗәләре белән уртаклашу, аларга безнең проектларны, эш формаларын һәм ысулларын тәкъдир итү, Социаль Фонд үсешенең мөһим мәсьәләләрен бергә хәл итү - безнең өчен зур җаваплылык булды», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд идарәчесе Эдуард Вафин.Ул яңа төзелгән Совет составына кертелде.
Сергей Чирковның эш сәфәре программасында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашу да каралган иде. Очрашу барышында экспертлар фонд һәм хакимият органнарының социаль өлкәдә хезмәттәшлеге һәм гражданнарга күрсәтелә торган дәүләт хезмәтләренең сыйфатын яхшырту мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Сергей Чирков һәм Рөстәм Миңнеханов Татарстан Социаль фонды бүлегенең балалы гаиләләргә һәм гражданнарның башка категорияләренә социаль ярдәм чараларын күрсәтү эшенә югары бәя бирделәр.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Россия Федерациясе Пенсия һәм Социаль иминиятләштерү фондының территориаль органнары эшен камилләштерү Советы 2023 елның 23 мартында Фонд хезмәтләренең сыйфатын күтәрү буенча фондның барлык бүлекчәләренең оештыру структурасын һәм функциональ эшчәнлеген камилләштерүгә юнәлтелгән тәкъдимнәрне карау һәм әзерләү максатыннан оештырылды.
Россия Социаль Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең Контакт –
үзәге 8 800 1-000-001
Интернет-ресурслар http://sfr.gov.ru
www.ok.ru/group/sfrtatarstan
Татарстан Республикасы буенча Россия социаль фонды бүлеге хәбәр иткәнчә, 2023 елның 1 апреленнән Татарстан Республикасы буенча фондның Яр Чаллыдагы клиент хезмәте гражданнарны дүшәмбедән шимбәгә кадәр 8.00 - 20.00 сәгатьләрдә кабул итә башлады.
Кабул итүнең яңа графигы пилот проекты кысаларында сынау уза, анда Татарстан Республикасы буенча социаль фонд та катнаша. Гражданнар ягыннан ихтыяҗ булган очракта, ул Социаль фондның барлык клиент хезмәтләрендә дә кертеләчәк.
"Социаль фондның клиент офисына килеп мөрәҗәгать итәр алдыннан 8-800-1-0000-1 номеры буенча Социаль фонд бүлегенең Контакт-үзәгенә шалтыратып белешергә кирәк, соравыгыз үзәкнең белгеч-операторы белән консультация барышында да хәл ителергә мөмкин. Ә инде клиентлар белән эшләү хезмәтенә мөрәҗәгать итергә кирәк булган очракта ,социаль фонд сайтындагы алдан язылу сервисыннан файдаланып, кабул итүгә язылырга мөмкин ", - дип билгеләп үтте Татарстан Социаль фонды идарәчесе Эдуард Вафин.
Исегезгә төшерәбез, гражданнарның www.sfr.gov.ru сайтында яки Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетында урнаштырылган сервислар ярдәмендә Социаль фондның күпчелек хезмәтләреннән файдаланырга мөмкин.
Россия Социаль Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең Контакт –
үзәге 8 800 1-000-001
Интернет-ресурслар http://sfr.gov.ru
www.ok.ru/group/sfrtatarstan
Күп балалы аналар пенсиягә вакытыннан алда, ягъни пенсия яшенә җиткәнче чыгарга мөмкин. Әлеге контекстта сүз биш һәм аннан да күбрәк баласы булган хатын-кызлар турында бара. Алар 50 яшендә пенсиягә чыгарга хокуклы. Шул ук вакытта дүрт һәм өч баласы булган әниләр пенсиягә 56 һәм 57 яшьтә чыга ала. Бүген Татарстанда 17 меңгә якын хатын-кыз иминият пенсиясен вакытыннан алда ала.
Күп балалы аналарга вакытыннан алда пенсия билгеләү өчен түбәндәге таләпләр үтәлүе шарт :әлеге категориягә караган хатын-кызның 15 ел хезмәт стажы булу, 23,4 пенсия коэффициенты туплану, балаларны 8 яшькә кадәр тәрбияләү һәм ата-ана хокукларыннан мәхрүм ителү яисә уллыкка алуны юкка чыгару кебек тискәре күренешләр булмау факты расланырга тиеш.
Татарстанлылар sfr.gov.ru сайтында яки дәүләт хезмәтләре порталында үзләренең шәхси кабинетлары аша хезмәт стажларын һәм пенсия коэффициентларының күпме булуын тикшерә алалар.
Күп балалы аналар пенсиягә вакытыннан алда, ягъни пенсия яшенә җиткәнче чыгарга мөмкин. Әлеге контекстта сүз биш һәм аннан да күбрәк баласы булган хатын-кызлар турында бара. Алар 50 яшендә пенсиягә чыгарга хокуклы. Шул ук вакытта дүрт һәм өч баласы булган әниләр пенсиягә 56 һәм 57 яшьтә чыга ала. Бүген Татарстанда 17 меңгә якын хатын-кыз иминият пенсиясен вакытыннан алда ала.
Күп балалы аналарга вакытыннан алда пенсия билгеләү өчен түбәндәге таләпләр үтәлүе шарт :әлеге категориягә караган хатын-кызның 15 ел хезмәт стажы булу, 23,4 пенсия коэффициенты туплану, балаларны 8 яшькә кадәр тәрбияләү һәм ата-ана хокукларыннан мәхрүм ителү яисә уллыкка алуны юкка чыгару кебек тискәре күренешләр булмау факты расланырга тиеш.
Татарстанлылар sfr.gov.ru сайтында яки дәүләт хезмәтләре порталында үзләренең шәхси кабинетлары аша хезмәт стажларын һәм пенсия коэффициентларының күпме булуын тикшерә алалар.
Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге Җиңү көненә апрель аенда Бөек Ватан сугышында катнашкан 248 ветеранга һәм 47 сугыш инвалидына елдагыча 10 мең сум акча түләячәк. Бер тапкыр бирелә торган элеге түләүне Татарстан ветераннары апрель ае пенсиясе белән бергә алачак.
"Владимир Путин йөкләмәсе нигезендә, 2019 елдан башлап, Россия Социаль фонды Җиңү көненә ел саен Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәм инвалидларга бер тапкыр акчалата ярдәм күрсәтә. Мондый адреслы ярдәм ветераннар өчен генә түгел, безнең өчен дә мөһим. Ул чираттагы тапкыр якташларыбызга күрсәткән батырлыклары һәм илебез өчен катлаулы чорда фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерергә һәм аларга, беркем дә, бернәрсә дә онытылмады, дип әйтергә мөмкинлек бирә», - дип ассызыклады Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Җиңүнең 78 еллыгы уңаеннан түләү Татарстан Социаль фондында булган мәгълүматлар нигезендә бирелә. Ветераннарга, аларның якыннарына яки вәкилләренә нинди дә булса гариза тапшырырга һәм Россия Социаль фондының республика бүлеге клиент хезмәтләренә мөрәҗәгать итәргә кирәкми.
Россия Социаль Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең Контакт –
үзәге 8 800 1-000-001
Интернет-ресурслар http://sfr.gov.ru
www.ok.ru/group/sfrtatarstan