1 февральдән Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге тарафыннан 2023 елда билгеләнә һәм түләнә торган барлык социаль түләүләр һәм ярдәм чаралары 11,9 %ка индексацияләнде.
Болар: айлык акчалата түләү (ЕДВ), аның составына керә торган социаль хезмәтләр җыелмасы (НСУ), ана капиталы, производствода бәхетсезлек очракларыннан һәм һөнәри авырулардан мәҗбүри социаль иминләштерү буенча түләү, бала туганда бер тапкыр бирелә торган пособие, йөклелек һәм бала табу буенча бер тапкыр бирелә торган пособие һәм башкалар.
"Социаль түләүләр һәм ярдәм чаралары 2022 елда Росстат билгеләгән инфляция дәрәҗәсе нигезендә арттырыла. Шул ук вакытта индексация яшәү минимумы һәм МРОТ күләменә бәйле булмаган социаль түләүләргә генә кагыла", - дип ачыклык кертте республика буенча Россия Социаль фонды идарәчесе Эдуард Вафин.
Айлык акчалата түләү (ЕДВ) - Татарстанның федераль ташламалардан файдаланучы 300 меңнән артык кешесенә, шул исәптән инвалидларга, сугыш хәрәкәтләре ветераннарына, радиация йогынтысына дучар булган гражданнарга, Советлар Союзы һәм Россия геройларына, Социалистик Хезмәт Геройларына һәм башка гражданнарга билгеләнә торган иң массакүләм социаль түләү.
ЕДВ белән бер үк вакытта 11,9% ка аның составындагы социаль хезмәтләр җыелмасы да индексацияләнә. Исегезгә төшерәбез: социаль хезмәтләр җыелмасыннан файдалану хокукына ия гражданнар социаль хезмәтләрне натураль формада яисә акчалата эквивалентта алырга мөмкин. Аның күләме индексациядән соң 1 470 сум тәшкил итәчәк.
Индексациядән соң ана капиталы суммасы 586 946 сум (беренче бала тугач), икенче бала туганда, 188 682 сум тәшкил итәчәк. Ана капиталының тулы суммасы -775 628 сум.
Исегезгә төшерәбез, ана капиталы акчаларының тотылмый калган суммасы да индексацияләнә. Бала тугач та бер тапкыр бирелә торган пособиенең индексацияләнгән күләме 22 909 сум, йөклелек һәм бала табу буенча пособие - 859 сум; производствода бәхетсезлек очрагында бер тапкыр түләнә торган түләү - 131 700 сум, күмү өчен пособие – якынча 7 800 сум тәшкил итәчәк.
Россия Социаль Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең Контакт –
үзәге 8 800 6-000-000
Интернет-ресурслар http://sfr.gov.ru
www.ok.ru/group/sfrtatarstan
Бердәм пособие билгеләүне сорап бирелгән 50 мең гариза - йөкле хатын-кызлар һәм 17 яшькә кадәрге балалы гаиләләр өчен яңа ярдәм чарасы ул. Түләү рәсмиләштерү 28 декабрьдә Россиянең барлык төбәкләрендэ, шул исәптән дүрт яңа субъектта яшэуче гаиләләр өчен дәүләт хезмәтләре порталында ачылды.
Хәзерге вакытта Татарстанның Социаль фонды 50 меңгә якын татарстанлыга бердәм пособие рәсмиләштерү турында гариза кабул итте.
"Шунысын билгеләп үтәсем килә, Татарстан Социаль фонды белгечләре һәр кабул ителгән гариза буенча карар чыгару өчен мөрәҗәгать итүчеләрнең мәгълүматларын соратып 30 дан артык ведомствога запрос җибәрә, алынган мәгълүматлар эшкәртелә. Төрле кешенең милке, счетлары һәм тикшерелә торган мәгълүматлары төрлеч. Димәк, белешмәләр дә кемгәдер тизрәк керә, ә кемгәдер бу процесс күбрәк вакыт алырга мөмкин һәм гариза соңрак кабул ителәчәк. Мөрәҗәгать итүчеләрнең борчылмавын сорар идем, бирелгән һәр гариза 10 - 30 эш көне дәвамында каралачак һәм һәркайсынын шәхси кабинетына кабул ителгән карар турында хәбәр киләчәк”, - дип билгеләп үтте Татарстан Социаль фонды башлыгы Эдуард Вафин.
Моннан тыш, ата-аналардан кергән гаризаларның бер өлеше беренче балага 3 яшькә кадәр пособие билгеләүгә кагылышлы. Хәзер бу түләү бердәм пособие составына керә һәм яңа кагыйдәләр буенча рәсмиләштерелә. Гаиләдә бала 2023 елга кадәр туган очракта ата-аналар түләүләрне моңа кадэр гамәлдә булган шартлар буенча рәсмиләштерә ала. Болай эшләгәндә, мөлкәт һәм гаиләнең югары керемнәре исәпкә алынмый (җан башына керем бердәм пособие рәсмиләштергәндәге кебек бер яшэү минимумы чикләрендә түгел, ә ике яшәү минимумы күләмендә алына)
Гомумән алганда, бердәм пособие мохтаҗ гаиләләргә элек гамәлдә булган кайбер ярдәм чараларын алыштырды. Бу беренче балага 3 яшькә кадә , 3 яшьтән 8 яшькә кадәрге балаларга һәм 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларга, шулай ук йөклелек буенча айлык түләүлэр. Яңа пособие Татарстанда җан башына билгеләнгән яшәү минимумыннан түбәнрәк керемле гаиләләргә билгеләнә. Шул ук вакытта балаларның һәм ата-аналарның Россия гражданнары булулары һәм даими рәвештә Россиядә яшәүлэре зарур. Түләү
билгеләгәндә, гаиләнең керемнәре һәм мөлкәте комплекслы бәяләнэ , шулай ук ата-аналарның мәшгульлеге исәпкә алына.
Контакт-центр Отделения СФР по РТ 8 800 6-000-000
Интернет-ресурсы http://sfr.gov.ru
www.ok.ru/group/sfrtatarstan
Эдуард Яфас улы Вафин Россия Федерациясе Пенсия фонды Идарәсе карары нигезендә 2023 елның 1 гыйнварыннан Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе пенсия һәм социаль иминиятләштерү фондының бүлек идарәчесе итеп билгеләнде.
Пенсия фондында һөнәри эшчәнлеген Эдуард Яфас улы Вафин 2000 елда башлады һәм төбәк ведомствосы башлыгы дәрәҗәсенә күтәрелгәнче бүлекчә эшчәнлегенең барлык җаваплы баскычларын үтте: икътисадый бүлекнең әйдәп баручы белгече, бюджет бүлегендә финанс белән тәэмин итү төркеменең баш белгече, Пенсия фонды Идарәсенең финанс белән тәэмин итү төркеме җитәкчесе, бюджет бүлеге башлыгы, бюджет идарәсе башлыгы, бүлек идарәчесенең беренче урынбасары булып эшләде. 2016 елның мартында Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлек идарәчесе итеп билгеләнде.
Эдуард Яфас улы икътисад фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗә иясе, Татарстан Республикасының Атказанган икътисадчысы, күпсанлы фәнни хезмәтләр, монографияләр һәм уку әсбаплары авторы, Россия Пенсия фонды Идарәсе, Татарстан Республикасы Президенты һәм Хөкүмәтенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән .
Эдуард Вафинның яңа вазыйфасы - һөнәри эшчәнлегенең, дөрес стратегия һәм идарә төпле карарларының закончалыклы баскычы ул. Россия Пенсия фонды Татарстан бүлегенең күп еллар дәвамында дәүләт хезмәтләре күрсәтү сыйфаты буенча лидерлык позицияләрен саклавы - шуларның уңай нәтиҗәсе .
Исегезгә төшерәбез, Россиянең бердәм социаль фонды үз эшен 2023 елның 1 гыйнварында башлаячак. Фонд Пенсия фонды һәм Социаль иминият фонды кушылу нәтиҗәсендә барлыкка килә. Берләшү ике фонд компетенциясендә булган барлык түләүләрнең һәм хезмәт күрсәтүләрнең тулы дәвамлылыгын күздә тота. Яңа фонд эшчәнлеген гражданнарга хезмәт күрсәтү сыйфатын күтәрүгә, ярдәм чараларын тизрәк һәм уңайлырак күрсәтүгә юнәлдерәчәк.
Эдуард Вафин турында белешмә: 1979 елның 1 маенда туган. Инженер һәм балалар бакчасы хезмәткәре гаиләсендә туып үскән. Өч югары белеме, бик яхшы билгеләренә тәмамлаган өч дипломы бар. 33 китап, шулай ук бөтенроссия һәм халыкара фәнни-гамәли конференцияләр хезмәтләрендә басылып чыккан 181 публикация авторы.
Россия Пенсия фондының www.pfr.gov.ru сайтындагы гражданинның шәхси кабинеты аша дәүләт хезмәтләреннән, Пенсия фонды сервисларыннан файдаланыгыз!
Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең Контакт –
үзәге 8 800 600 00-00
Интернет-ресурслар pfr.gov.ru, sprrt.ru
www.ok.ru/group/58408636907571
8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларга айлык пособие Татарстанның мәктәп яшендәге 55 мең баласына максималь күләмдә бирелә. Гаиләләргә мондый түләү күләме Татарстан Республикасында балалар өчен билгеләнгән яшәү минимумын - 11 476 сумны тәшкил итә.
Пособиене рәсмиләштерү шартлары буенча түләү, ата-аналарның керемнәренә карап, 50%, 75% яки яшәү минимумының 100% куләмендә булырга мөмкин. База күләмендә пособие билгеләгәч тә (яшәү минимумының 50% ) гаиләдә бер кешегә керем уртача яшәү минимумыннан кимрәк булса, түләүне 75% ка кадәр арттыралар. Әлеге куләмдә пособие билгеләгәч тә гаиләнең уртача кереме яшәү минимумыннан кимрәк булган очракта, Пенсия фонды пособиене максималь күләмдә - регионда яшәү минимумының 100% ы күләмендә билгели.
Пособие билгеләгәндә, мохтаҗлык критерийлары кулланыла, алар керемнәр белән беррәттән гаиләнеке булган мөлкәтне дә үз эченә ала.
Пособиене рәсмиләштерү процедурасы гади. Күпчелек очракта түләүне рәсмиләштерү өчен гариза бирү дә җитә. Калган мәгълүматларны Пенсия фонды дәүләт мәгълүмат системалары һәм ведомствоара хезмәттәшлек аша раслый.
Гаризаны дәүләт хезмәтләре порталында, Пенсия фонды һәм күпфункцияле үзәкләрнең клиентлар кабул итү офисларында тапшырырга мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, 2023 елның 1 гыйнварыннан балаларга һәм йөкле хатын-кызларга Бердәм пособие кертелә, ул гамәлдәге алты төр ярдәм чарасын берләштерәчәк (бала тууга яисә уллыкка алуга бәйле түләүләр, бала 3 яшькә җиткәнчегә кадәр түләүләр; 3 яшьтән 8 яшькә кадәрге һәм 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларга түләүләр).
Ата-аналарның керемнәренә карап, пособие күләме дифференциацияләнгән: ул төбәктә яшәү минимумының: 50%, 75% яки 100%.ы күләмендә билгеләнә. Хәзер 3 яшьтән 8 яшькә кадәрге һәм 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалы гаиләләргә пособиеләр әлеге кагыйдәләр буенча түләнә.
Россия Пенсия фондының www.pfr.gov.ru сайтындагы гражданинның шәхси кабинеты аша дәүләт хезмәтләреннән, Пенсия фонды сервисларыннан файдаланыгыз!
Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең Контакт –
үзәге 8 800 600 00-00
Интернет-ресурслар pfr.gov.ru, sprrt.ru
www.ok.ru/group/58408636907571
Россия Пенсия фондының Татарстан бүлеге хәбәр иткәнчә, Россия Пенсия фонды сайтында 2023елның 1 гыйнварыннан эшли башлаячак Россия Социаль фонды турында бүлек ачылды.
Пенсия һәм Социаль иминият фондын берләштерү социаль ярдәм чараларыннан файдалануны гадиләштерәчәк - барлык федераль түләүләрне "бер тәрәзә" режимында алырга мөмкин булачак. Берләштерү бүген ике фонд компетенциясендә булган барлык түләүләрнең, хезмәт күрсәтүләрнең һәм йөкләмәләрнең тулы дәвамлылыгын күздә тота. Димәк, структураларны берләштергәннән соң, хәзер Пенсия фонды һәм социаль иминият фонды күрсәтә торган барлык хезмәтләрдән элеккеге тәртиптә файдаланырга мөмкин булачак.
Шул ук вакытта Россия социаль фонды бизнеска административ йөкләнешне киметәчәк һәм дәүләт социаль иминиятләштерүе белән тәэмин ителгән россиялеләрнең категорияләре санын арттырачак. Гражданнар өчен электрон сервислар саны арттырыла, балалы гаиләләр һәм авырлы хатын-кызлар бердәм пособие алачак, иминиятләүчеләр хисапны яңа форма буенча тапшырачак.
2023 елның 1 гыйнварыннан Россия социаль фонды гражданнарны клиент хезмәте күрсәтүнең бердәм офисларында кабул итәчәк, алар Пенсия фондының хәзерге клиент хезмәте күрсәтү адреслары буенча урнашачак. Бу офисларның күбесе инде пилот режимында эшли. Киләчәктә барлык федераль социаль ярдәм чараларын бер мөрәҗәгать буенча рәсмиләштерергә мөмкин булачак. Пенсионерлар, балалы гаиләләр, инвалидлар клиент хезмәте күрсәтүнең үзләренә уңайлы, якын адрес буенча урнашкан бердәм офисына яки күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итә алачак.
Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча Бүлекчәсе идарәчесе Эдуард Вафин билгеләп үткәнчә, Пенсия фондының социаль иминиятләштерү фонды белән берләшүе закончалыклы адым. "30 елдан артык тарихы булган Россия Пенсия фонды замана белән бергә атлады, федераль законнарны тулысынча гамәлгә ашырды. Пенсия белән тәэмин итү өчен генә җавап бирә торган оешмадан Пенсия фонды гражданнарга туганнан алып бөтен гомер буена ярдәм итү чараларын күрсәтүче көчле социаль институтка әверелде. Аны Социаль Фонд итеп үзгәртү Россиядә пенсия һәм социаль иминиятләштерүне камилләштерүдә яңа адым булачак ", - дип аңлатты ул.
Берләштерелгән Фонд турындагы мәгълүмат белән https://pfr.gov.ru/grazhdanam/social_fond сылтамасы буенча танышырга мөмкин.
Россия Пенсия фондының https://es.pfrf.ru сайтындагы гражданинның шәхси кабинеты аша дәүләт хезмәтләреннән, Пенсия фонды сервисларыннан файдаланыгыз!
Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең Контакт –
үзәге 8 800 600 00-00
Интернет-ресурслар pfr.gov.ru, sprrt.ru
www.vk.com/pfr_rt,
www.ok.ru/group/pfrtatarstan
https://t.me/PFRTATARbot
Татарстан Пенсия фонды Бүлеккчәсе хәбәр иткәнчә, 1 ноябрьдән мобилизацияләнгән гражданнарның керемнәре балалар пособиеләрен билгеләгәндә мохтаҗлыкны бәяләү өчен исәпкә алынмый. Тиешле кагыйдәләр хөкүмәт карары белән расланган. Мобилизацияләнгән хәрби хезмәткәрнең кереме булмау да мохтаҗлыкны бәяләү чорында гаиләсенә түләүләр билгеләүдән баш тарту өчен нигез булып тормый.
Исегезгә төшерәбез, 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларның ата-аналарына һәм авырлы хатын-кызларга айлык пособиеләр билгеләгәндә, мохтаҗлык критерийлары кулланыла. Җан башына керем яшәү минимумыннан түбәнрәк булган уртача керемле гаиләләр әлеге төр түләүләрне алырга хокуклы. Пособие алу өчен ата-аналардан расланган хезмәт хакы яисә аның юклыгының объектив сәбәпләре күрсәтелгән белешмә сорала, гаилә мөлкәте билгеләнгән таләпләргә җавап бирергә тиеш.
" Баланың әтисен мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырган очракта, аның моңа кадәр алган хезмәт хаклары, премияләр, эшкуарлык кереме һәм башкалар хәзер мохтаҗлык исәпләгәндә исәпкә алынмый. Мобилизацияләнүченең хезмәт хакы булмау сәбәпле гаиләгә пособие билгеләүне сорап язылган мөрәҗәгать кире кагылган булса, хәзер аның хатыны яңадан пособие сорап Пенсия фондына мөрәҗәгать итә ала. Исәп-хисап чорында керемнәр булмау сәбәпле түләүдән баш тарту турындагы карар чыгарылмаячак, - дип билгеләп үтте Татарстан Пенсия фонды башлыгы Эдуард Вафин.
Хәрби хезмәткә мобилизация буенча чакыруларны раслый торган документлар мөрәҗәгать итүче тарафыннан мөстәкыйль тапшырыла. Пособие гаиләләргә 6 айга билгеләнә, ярты елдан соң Пенсия фондына яңа гариза бирергә кирәк.
Россия Пенсия фондының https://es.pfrf.ru сайтындагы гражданинның шәхси кабинеты аша дәүләт хезмәтләреннән, Пенсия фонды сервисларыннан файдаланыгыз!
Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең Контакт –
үзәге 8 800 600 00-00
Интернет-ресурслар pfr.gov.ru, sprrt.ru
www.vk.com/pfr_rt,
www.ok.ru/group/pfrtatarstan
https://t.me/PFRTATARbot
Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча
бүлекчәсенең пресс-службасы (843) 279-25-13,
pressa.pfr@gmail.com
Татарстанда 4 мең гаилә бала туганда бер тапкыр бирелә торган пособие алды
Быел Татарстан Пенсия фонды 4 мең гаиләгә бала тугач бер тапкыр бирелә торган пособие тапшырды. Түләүләрнең гомуми суммасы 78,5 млн сум тәшкил итә. Һәр балага 20 472,77 сум күләмендә бер тапкыр түләнә торган пособие эшләмәүче ата-анага, опекунга, уллыкка алучы яисә баланың тәрбиягә алган ата-анасына фонд тарафыннан билгеләнә. Пособие югары, урта яисә өстәмә һөнәри белем бирү учреждениеләренең көндезге бүлекләрендә укучыларга Пенсия фондыннан, эшләүче ата-анага эш урыны буенча түләнә.
Пособиене рәсмиләштерү өчен Пенсия фондының клиентлар белән эшләү хезмәтендә яки күпфункцияле үзәктә гариза бирергә кирәк. Әгәр гаиләнең пособиегә хокукы барлыгы турында раслаучы барлык белешмәләр тиешле оешмалардан фондка керсә, түләү гариза буенча гына билгеләнәчәк. Ниндидер мәгълүматлар җитмәгән очракта, түләүгә хокук бала туу турында таныклык һәм ата яисә ананың эш урыныннан пособие элек билгеләнмәгән дигән белешмә белән раслана. Пенсия фонды линиясе буенча пособие алу өчен, гариза биргән вакытка ата-аналарның икесе дә эшләмәүче булырга тиеш.
Гаризаны бала туганнан соң 6 айдан да соңга калмыйча тапшырырга кирәк. Пенсия фондында гаризалар ата-аналардан, оешмалардан документлар һәм кирәкле белешмәләр кергән көннән алып 10 эш көнендә карала. Аерым очракларда бу вакыт 20 эш көненә кадәр озайтылырга мөмкин. Мөрәҗәгать уңай хәл ителгән очракта, акча 5 эш көнендә түләнә.
Исегезгә төшерәбез, 2022 елдан бала тугач бер тапкыр бирелә торган пособие балалары булган гаиләләргә ярдәм итүнең башка чаралары белән бергә социаль яклау органнарыннан Пенсия фондына тапшырылды.
Россия Пенсия фондының https://es.pfrf.ru сайтындагы гражданинның шәхси кабинеты аша дәүләт хезмәтләреннән, Пенсия фонды сервисларыннан файдаланыгыз!
Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең Контакт –
үзәге 8 800 600 00-00
Интернет-ресурслар pfr.gov.ru, sprrt.ru
www.vk.com/pfr_rt,
www.ok.ru/group/pfrtatarstan
https://t.me/PFRTATARbot
Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча
бүлекчәсенең пресс-службасы (843) 279-25-13,
pressa.pfr@gmail.com
Кайбыч районы прокуратурасына гражданнарны бергәләп кабул итү үткәрелде
2022 елның 15 августында Кайбыч районы прокуратурасы бинасында Кайбыч районы прокуроры ярдәмчесе Р.З. Сафина РФ Суд приставлары хезмәтенең ТР буенча идарәсенең Буа, Апас һәм Кайбыч районнары буенча бүлегенең өлкән суд приставы Э. к. Насыйров белән берлектә башкарма производство турындагы законнар таләпләрен үтәү, шулай ук хезмәт хакын, пенсия һәм пособиеләр түләү мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү үткәрде.
Бергәләп кабул итүгә районның 4 кешесе мөрәҗәгать итте.
Гражданнарны кабул итү барышында хезмәт өчен түләү һәм башка мәсьәләләр дә күтәрелде.
Мөрәҗәгать итүчеләргә хокукый характердагы аңлатмалар бирелде, хокукый һәм башка ярдәм күрсәтелде.
Бер язма мөрәҗәгать тикшереләчәк һәм аны карау нәтиҗәләре турында мөрәҗәгать итүчегә законда билгеләнгән тәртиптә хәбәр ителәчәк.
Кайбыч районы прокуратурасы
2022 елның 15 августында 14 сәгатьтә Кайбыч районы прокуратурасы бинасында Кайбыч районы прокуроры урынбасары Ф.ф. Хафизов, РФ Суд приставлары хезмәтенең ТР буенча идарәсенең Буа, Апас һәм Кайбыч районнары буенча бүлегенең өлкән суд приставы Э. к. Насыров белән берлектә, башкарма производство турындагы законнар таләпләрен үтәү, шулай ук хезмәт хакы, пенсия һәм пособиеләр түләү мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итәчәк.
ТР Кайбыч районы прокуратурасы
Ел башыннан 12 мең татарстанлы ана капиталын проактив режимда алган
2020 елның апрель уртасыннан Пенсия фонды ана капиталын ата-аналардан мөрәҗәгать кабул итмичә генә - проактив режимда рәсмиләштерә башлады. Беренче һәм икенче бала туган гаиләләргә мондый форматта 65,5 меңнән артык сертификат бирелгән, шуның 12 меңгә якыны 2022 елда рәсмиләштерелгән.
Пенсия фонды сертификатны электрон рәвештә рәсмиләштерә һәм ата-ананың Пенсия фонды сайтындагы һәм дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетына җибәрә. Шуннан соң кабинет аша сертификаттан файдалану турында гариза бирергә һәм күпме акча калганын контрольдә тотарга мөмкин. Шулай итеп, гаиләнең бала туганнан соң клиентлар белән эшләү хезмәтенә мөрәҗәгать итмичә генә сертификатны рәсмиләштерү һәм аннан файдалану мөмкинлеге бар.
Исегезгә төшерәбез, 2021 елдан ана капиталын алу һәм аны сайланган максатларда файдалану тизләтелде. Сертификатны рәсмиләштерү срогы 5 эш көненә кадәр, аннан файдалану вакыты - 10 эш көненә кадәр кыскартылды.