ЯҢАЛЫКЛАР


8
сентябрь, 2025 ел
дүшәмбе

Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге натураль формада социаль хезмәтләр җыелмасын (НСУ) алу формасын сайлау мөмкинлеге турында искә төшерә: бушлай дарулар, медицина эшләнмәләре һәм дәвалау туклануы продуктлары, дәвалану урынына барып җитү өчен түләүле шифаханәләрдә бушлай дәвалану һәм кире кайту. Инвалидлар, Бөек Ватан сугышында катнашучылар, һәлак булган (вафат булган) хәрбиләрнең гаиләләре әгъзалары, хәрби хәрәкәтләр ветераннары, радиация һәм техноген һәлакәтләр нәтиҗәсендә зыян күргән гражданнар, Ленинград блокадасында яшәүчеләр, фашист лагерьларының балигъ булмаган тоткыннары федераль ташламалар исәбенә керә. Натураль формада НСУ ташламалы кешеләргә ай саен акчалата түләү билгеләгәндә (ЕДВ) бирелә, шул ук вакытта аларның акчалата чагылышта ташламалар рәсмиләштереп, алу формасын үзгәртү хокукы бар. 2025 елның 1 февраленнән социаль хезмәтләр җыелмасының бәясе аена 1 728,46 сум тәшкил итә.

 


1
сентябрь, 2025 ел
дүшәмбе

                 2025 елның 1 сентябреннән көндезге уку формасында укучы студент кызлар өчен йөклелек һәм бала табу буенча пособие исәпләү тәртибе үзгәрәчәк, хәзер аны Россия Социаль фонды билгеләячәк. Моңа кадәр пособие күләме стипендиягә бәйле иде, хәзер ул хезмәткә сәләтле халыкның региональ яшәү минимумының 100 процентын тәшкил итәчәк.

                Пособие йөклелек һәм бала табу буенча ялның бөтен чорында түләнәчәк, кагыйдә буларак, ул 140 көн дәвам итә. Шулай итеп, Татарстан Республикасында аның күләме 76 673 сум тәшкил итәчәк.

              "Йөклелек - һәр хатын-кыз иртәгәге көнгә ышаныч тоярга тиеш чор ул. Тотрыклы ярдәм бала көткән студентларга аеруча мөһим икәнен аңлыйбыз. Кануннардагы үзгәрешләр пособиене гаделрәк һәм сизелерлек итте. Хәзер студентлар төбәктәге тормыш бәясен реаль чагылдыра торган түләү алачак,” - дип ассызыклады Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

              Йөклелек һәм бала табу буенча пособие хатын-кызларның башка категорияләренә дә билгеләнә:

  •       рәсми рәвештә эшкә урнашканнарга;
  •       предприятиеләрне бетерү аркасында эшсез калган йөкле яки бала тапкан эшләмәүче хатын-кызларга;
  •      ябылган компанияләрдән эштән киткән яки үз коммерция эшчәнлеген тәмамлаган хатын-кызларга;
  •       өч ай тулмаган баланы уллыкка алган хатын-кызларга.

 

                Пособие билгеләү өчен гариза йөклелек һәм бала табу буенча ял тәмамланганнан соң ярты ел дәвамында рәсмиләштерелә. 1 сентябрьдән аны Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы  бүлегенең клиент хезмәтендә, дәүләт хезмәтләре аша яисә күпфункцияле үзәкләрдә тапшырырга мөмкин.

               Гариза биргәннән соң, 10 эш көне эчендә көндезге бүлектә укуны раслаучы документларны, шулай ук хезмәткә яраксызлык чорының дәвамлылыгы турында белешмәне шәхсән  тапшырырга кирәк. Түләү йөклелек һәм бала табу буенча ялның бөтен срогы өчен күчерелә.

             Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы  бүлеге  күрсәтә торган социаль ярдәм чаралары, түләүләр  һәм хезмәтләр   турында тулы һәм дөрес мәгълүматны СФР сайтында һәм социаль челтәрләрдәге  ВКонтакте, Одноклассники и Телеграм рәсми аккаунтларда табарга була.

            Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар- 8 800 100 0001 телефоны буенча бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә ала (төбәк линиясенең эш режимы дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр - 08:30 дан 17:30 га кадәр, җомга көнне - 08:30 дан 16:15 кә кадәр, тәнәфессез, шалтырату бушлай).


20
август, 2025 ел
чәршәмбе

Авыл җирлегендә мәгълүмат көннәре кысаларында халык белән очрашу үтте. Халкыбызның көндәлек проблемалары каралды. Мондый очрашулар проблемаларны чишәргә һәм агымдагы елга планнар төзергә ярдәм итә.


18
август, 2025 ел
дүшәмбе

          2025 елда Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге яңа туган балалар өчен шәхси счетның иминият номерларын (СНИЛС) проактив режимда рәсмиләштерә башлады. Бу исә ата-аналарга  балаларына СНИЛС алу өчен гариза бирергә кирәкми дигәнне аңлата.

         Россиядә яңа туган балалар өчен СНИЛСны проактив режимда  рәсмиләштерү системасы эшли.  Социаль фонд системасына ЗАГСтан бала тууы турында мәгълүмат кергәннән соң,   СНИЛС турындагы хәбәрнамә бала әнисенең Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетына автомат рәвештә җибәрелә.

         “Әнинең Дәүләт хезмәтләрендә расланган хисап язмасы булмаган яки СНИЛС уллыкка алынган балага рәсмиләштерелгән очракта, паспорт һәм баланың туу турында таныклыгы белән Татарстан Республикасы Социаль фонд бүлегенең клиент хезмәтенә яисә күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. СНИЛС мөрәҗәгать иткән көнне үк биреләчәк. Дәүләт хезмәтләрендәге шәхси кабинеттагы мәгълүматлар ЗАГСтагы мәгълүматлар белән туры килергә тиеш, югыйсә СНИЛС турында хәбәрнамә алып булмаска мөмкин”, - дип ассызыклады Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

         СНИЛС бала өчен кирәкле төп документ булып тора. Ул мәҗбүри медицина иминияте полисы (ОМС) алу, поликлиникага язылу, балалар бакчасына урнаштыру һәм төрле

 

социаль түләүләрне, шул исәптән ана капиталын рәсмиләштерү өчен кирәк. Хезмәтләрдән файдалану  өчен кәгазь СНИЛС таләп ителми,  электрон хәбәрнамә яки аның бастырып алыган күчермәсе дә җитә.

         Татарстан Республикасында яшәүчеләр,  8 800 100 0001 телефоны аша бердәм контакт-үзәккә шалтыратып (дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр - 08:30 дан 17:30 га кадәр, җомга көнне - 08:30 дан 16:15 сәгатькә кадәр, тәнәфессез, шалтырату бушлай),  СНИЛСны рәсмиләштерү һәм башка хезмәтләр белән бәйле сораулар буенча консультация ала алалар .

        Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы  бүлеге күрсәтә торган хезмәтләр турында бөтен мәгълүматны СФР сайтында һәм ВКонтакте, Одноклассники и Телеграм социаль челтәрләрдәге рәсми аккаунтларда табарга була:

2025нче елда төбәктә балалары булган 160 000 гаилә бала туу һәм тәрбияләүгә бәйле түләнә торган  бердәм пособие алган. Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге бу максатларга якынча 15 млрд сум акча күчергән.

         Татарстанда балалы гаиләләр өчен бердәм пособие ата-аналарның (опекага  алучыларның/ попечительләрнең) берсенә бирелә һәм аерым шартларны исәпкә алып билгеләнә. Гаиләдә  бер кешегә айлык керем регионда  җан башына яшәү минимумыннан артмаган, шулай ук хисап чорында гаиләнең хезмәткә сәләтле һәр әгъзасының кереме  хезмәткә түләүнең 4 минималь размерыннан ким булмаган гаиләләр түләү алу  хокукына ия. Шул ук вакытта гаилә милке билгеләнгән критерийларга туры килергә,  мөрәҗәгать итүче һәм пособие билгеләнә торган балалар  Россия Федерациясендә даими яшәүче Россия Федерациясе гражданнары булырга тиеш.

         Пособие күләме гаилә кеременә бәйле һәм Татарстанда балага билгеләнгән яшәү минимумының 50%, 75% яки 100% тәшкил итә ала. 2025нче елда ул 14 621 сумга тигез. Шул рәвешле, түләү суммасы аена   7 310,5 сумнан 14 621 сумга кадәр тәшкил итәргә мөмкин. Бердәм пособие бер елга билгеләнә һәм гариза буенча озайтыла.

         "Социаль фонд пособиеләр билгеләү турындагы гаризаларны максималь оператив карауга омтыла. Карар барлык кирәкле мәгълүматлар һәм документлар кергән вакыттан

 

 

алып 10 эш көне эчендә кабул ителә ", - дип ассызыклады Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

         Әгәр  сездә әлеге һәм башка мәсьәләләргә кагылышлы сораулар калса, сез һәрвакыт   - 8 800 100 0001 телефон номеры буенча бердәм контакт-үзәккә шалтырата аласыз (дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр - 08:30 дан 17:30 га кадәр, җомга көнне - 08:30 дан 16:15 кадәр, тәнәфессез, шалтырату бушлай).

         Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге  хезмәтләре турында барлык  мәгълүматны СФР сайтында, ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграм социаль челтәрләрдәге рәсми аккаунтларда табарга мөмкин


25
июль, 2025 ел
җомга

Татарстанда 3 яшькә кадәрге 7 752 баланың ата-аналары ана капиталы акчасыннан айлык түләүләр ала. Ел башыннан Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы  бүлеге гаиләләргә 400 миллион сумнан артык акча күчерде.

       Айлык түләү җан башына керем  яшәү минимумының ике тапкыр күләменнән түбәнрәк булган гаиләләргә билгеләнә. Татарстанда бу - ата-аналарның хезмәт мәшгульлегенә яисә мөлкәтенә карата өстәмә таләпләрдән башка аена 30 146 сум. Айлык түләү күләме гариза бирелгән вакытка яшәү төбәгендә балага бер яшәү минимумына тигез. 2025 елда республикада яшәүчеләр өчен бу - 12 741 сум тәшкил итә.

      "2025 елның июненнән балалы гаиләләргә ярдәм итү чараларына кагылышлы үзгәрешләр үз көченә керде. Хәзер республика халкы ана капиталы чараларыннан тизрәк файдалана ала, гаризаны карау срогы ике тапкыр кыскартылды һәм документларны кабул иткәннән соң 5 эш көнен генә алып тора, - дип аңлатты Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

         Әгәр айлык түләү алу турында гариза балага   алты ай булганчы бирелгән булса, айлык түләү бала  туган айдан гамәлгә ашырыла. Башка очракларда ул гариза белән мөрәҗәгать иткән айдан билгеләнә.

         Ана капиталы чаралары хисабыннан айлык түләү билгеләүне сорап язылган гаризаны Дәүләт хезмәтләре сайтындагы шәхси кабинет аша, күпфункцияле үзәкләрдә дә һәм Татарстан буенча Социаль фонд бүлегенең клиент хезмәтенә шәхсән мөрәҗәгать итеп тапшырырга мөмкин. Һәр балага аерым гариза бирелә. Гариза тапшырганда документлар бирергә  кирәкми, фонд белгечләре  барлык кирәкле мәгълүматларны ведомствоара хезмәттәшлек кысаларында мөстәкыйль рәвештә соратып алачак.

       Ярдәм чаралары 12 айга билгеләнә. Айлык түләүне озайтуны сорап язылган гаризаны  пособие билгеләнгән чорның  соңгы аенда  кабат бирергә мөмкин.

       Исегезгә төшерәбез, 3 яшькә кадәрге балаларга ана капиталы акчаларыннан айлык түләү алдагы ай өчен башкарыла һәм Татарстан Республикасында һәр айның 5 нче числосында түләнә. Түләү   көне ял яки бәйрәм көненә туры килсә, акча алдагы көндә күчерелә.

      8-800-1-00000-1 номеры буенча Россия Социаль фондының  контакт-үзәгенә шалтыратып,  ана капиталы чаралары белән эш итү турында өстәмә консультация алырга мөмкин.


17
июль, 2025 ел
пәнҗешәмбе

2025 елның беренче яртыеллыгында Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы  бүлекчәсе 847 күп балалы әнигә пенсияне гомуми билгеләнгән яшеннән иртәрәк билгеләде, шуларның 63 е- биш һәм аннан да күбрәк, 113 хатын-кыз - дүрт, 671 әни  өченче баласын  тапкан.

      Өч бала тапкан хатын-кыз  пенсиягә өч елга иртәрәк- 57 яшьтә чыга ала. Әгәр балалар дүртәү икән, пенсиягә чыгу хокукы дүрт елга алданрак - 56 яшьтә туа. Биш һәм аннан күбрәк бала тапкан әни пенсиягә 50 яшьтә чыга ала.

      Татарстанның күп балалы әниләре пенсиянең вакытыннан алда билгеләнүенә билгеле бер шартларны үтәгәндә генә исәп тота ала. Аларга  кимендә 15 ел хезмәт  стажы  һәм 30 индивидуаль пенсия коэффициенты тупларга кирәк. Шул ук вакытта күп балалы ана баланы 8 яшькә кадәр тәрбияләргә тиеш. Әлеге кагыйдә уллыкка алынган балаларны тәрбияләүче хатын-кызларга да кагыла.

       Балаларны яшь ярымга кадәр карау вакытлары (әмма гомумән алганда 6 елдан артык түгел) иминият стажына кертелә. Шулай итеп, беренче баланы карау чорында елына -1,8, икенче баланы караган өчен - 3,6, ә өченче һәм дүртенче балаларны карау вакытына - 5,4 пенсия коэффициенты исәпләнә. Бала карау ялында булган еллар иминият стажына бары тик ялга китәр  алдыннан яки декрет ялыннан соң ук иминият кертемнәре түләнгән эш чорлары булган очракта гына кертелә.

       "Пенсия билгеләү турында гаризаны пенсиягә чыгу яшенә җиткәнче бер ай алдан күпфункцияле үзәккә яки клиент хезмәтенә мөрәҗәгать итеп тапшырырга, шулай ук Дәүләт хезмәтләре порталында электрон вариантта бирергә мөмкин.  Әниләр шулай ук Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетта, стажны һәм пенсия коэффициентлары санын тикшерү өчен, шәхси счет өземтәсенә заказ да бирә алалар ", - дип аңлатты Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

     Пенсия билгеләү мәсьәләләренә кагылышлы сорауларга 8-800-100-00-01 телефоны буенча Бердәм контакт-үзәккә шалтыратып (шалтырату бушлай) өстәмә консультация алырга мөмкин.

 


3
май, 2025 ел
шимбә
Май ае яллары вакытында зират мәйданнарын чистарту өчен көн үткәрелде. Авылның актив һәм кайгыртучан кешеләренә рәхмәт!

25
апрель, 2025 ел
җомга

25 апрельдә Хуҗа Хәсән авылындагы һәйкәл яннарын традицион чистарту көне үтте. Мемориаль мәйданны төзекләндерү - эшебезнең кечкенә өлеше, аның ярдәмендә без киләчәктә тыныч күк өчен гомерләрен биргән кешеләргә рәхмәтебезне белдерәбез. Безнең төп бурычыбыз - бу хәтерне еллар дәвамында үткәрү.


10
апрель, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Бүгенге көндә Татарстанда 1 380 йөкле хатын-кыз Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлегеннән бердәм пособие ала. 2025 ел башыннан бу максатларга җибәрелгән түләүләрнең гомуми суммасы инде 17 миллион сумнан артып киткән.

             Татарстанда йөкле хатын-кызлар өчен бердәм пособие йөклелекнең иртә срогында -12 атнага кадәр медицина оешмасында исәпкә баскан булачак әниләргә кайбер шартларны исәпкә алып билгеләнә. Җан башына уртача айлык кереме 2025 елда Татарстанда 15 073 сум күләмендә кабул ителгән яшәү минимумыннан артык булмаган булачак әниләр  түләү алуга хокуклы. Бәяләгәндә,   гаиләнең барлык әгъзаларының гариза биргән айга кадәрге  соңгы 12 айдагы керемнәре, хезмәт хаклары, пенсияләре, стипендияләре һәм башка кертемнәре дә исәпкә алына.

           Пособие күләме гаиләнең финанс хәленә бәйле һәм ул Татарстанда хезмәткә сәләтле халык өчен билгеләнгән яшәү минимумының 50%, 75% яки 100% тәшкил итә ала. 2025 елда ул 16 430 сумга тигез. Шулай итеп, түләү суммасы аена 8 215 сумнан 16 430 сумга кадәр үзгәрә..  Болай эшләү гаиләләрнең финанс хәленә карап адреслы ярдәм күрсәтергә мөмкинлек бирә. Пособие булачак әнине медицина учреждениесендә  исәпкә куйган айдан башлап,  бала туганчы түләнә.

 

         

          «Пособие алу өчен Дәүләт хезмәтләре порталы аша гариза бирергә, Татарстан Социаль фонды бүлегенең яисә күпфункцияле үзәкнең клиент хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Процедура максималь гадиләштерелгән: мәгълүматлар ведомствоара хезмәттәшлек аша автомат рәвештә соратып алына, бу исә булачак әниләрне документлар тапшыру зарурлыгыннан коткара, - дип ассызыклады Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

       Сораулар булган очракта, сез дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр - 08:00 - 17:00 сәгатьләрдә , җомга көнне - 08:00 дән 15:45 кә кадәр ( шалтырату бушлай) - 8 800 100 0001 телефоны буенча бердәм контакт-үзәккә шалтырата аласыз.

          Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге хезмәтләре турында барлык мәгълүматны Россия Социаль фонды сайтында, ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграм социаль челтәрләрдә рәсми аккаунтларда табарга була.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International