Татарстанда 3 020 гаилә ана капиталының калган өлешеннән бер тапкыр бирелә торган түләү алды.
Бер тапкыр бирелә торган түләү алу өчен дәүләт хезмәтләре порталында, Социаль фонд бүлегенең яки күпфункцияле үзәкнең теләсә кайсы клиент хезмәтендә гариза бирергә кирәк.
Гариза 10 эш көне дәвамында каралачак, ә акчалар күчерү 5 эш көненнән дә артык булмаган вакыт аралыгында гаризада күрсәтелгән банк счетына күчерелә. Түләү күләме мөрәҗәгать итүченең сертификатында калган, эмма 10 мең сумнан артмаган сумманы тәшкил итәчәк.
"Гаризаны карауга билгеләнгән срок 10 эш көне булуга карамастан, мөрәҗәгать иткән ата-аналарның күбесенең гаризалары буенча уңай карар кабул ителгән, акчалар күчерелгән. Хәзерге вакытта Татарстан Социаль фонды бүлеге 3 меңнән артык гаиләгә түләүне билгеләде, татарстанлылар үз акчаларын ала инде», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Исегезгә төшерәбез, түләнергә тиешле сумманың күләме сертификат хуҗасының түләү сорап мөрәҗәгать иткән көнгә сертификатта калган
факттагы сумма буенча билгеләнә. Ул 10 мең сумнан артмаган очракта гына күчереләчәк. Мәсәлән, сертификатта 8 мең сум акча калган булса, ул тулысынча күчерелеп бетерелә. Әгәр дә калган сумма 10 мең сумнан артык булса, ул акча күчерелми.
Ана капиталының файдаланылмаган өлеше баланың яшенә һәм гаиләнең матди хәленә бәйсез рәвештә түләнә. Сертификат хуҗалары калган акчаларның төгәл суммасын дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетларында, шулай ук Социаль фонд яки якындагы күпфункцияле үзәкләрнең клиент хезмәтләрендә белә ала.
Әлеге мәсьәләгә кагылышлы сорауларыгыз булса, сез, дүшәмбе-пәнҗешәмбе көннәрендә 08.15-17.30, җомга көнне 08.15-16.15 сәгатьләрдә 8-800-1-00000-1 номеры буенча Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге бердәм контакт-үзәгенә шалтыратып , консультация ала аласыз.
Актуаль яңалыклар белән сез шулай ук безнең ВКонтакте, Одноклассники һәм Telegram социаль челтәрләрендә дә таныша аласыз.
2024 ел башыннан Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге яңа туган 10 112 балага СНИЛСны проактив режимда, ягъни ЗАГС органнарыннан алынган мәгълүматларга нигезләнеп рәсмиләштерде.
Баланың СНИЛСы турындагы мәгълүмат, шулай ук индивидуаль (персонификацияләнгән) исәпкә алу системасында теркәлү турындагы хәбәрнамә электрон рәвештә әнинең дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетына керә.
"Яшел карточка" рәвешендә иминият таныклыклары инде 2019 елдан бирле бирелми. Алар урынына “шәхси (персонификацияләнгән) исәпкә алу системасында теркәлү турында хәбәрнамә” рәсмиләштерелә, аны һәркем Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетында карый ала”, - дип искә төшерде Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Ата-аналарга яңа туган баланың шәхси счет номеры мәҗбүри медицина иминиятләштерү полисын рәсмиләштерү һәм поликлиникага беркетелү, ана капиталы һәм социаль түләүләр рәсмиләштерү өчен кирәк.
Хәбәрнамәне электрон рәвештә кулланырга яки чыгартып алырга мөмкин. Ул көчәйтелгән квалификацияле электрон имза белән имзаланган. Мәгълүмат алу өчен расланган хисап язмасы булу мөһим. Ата-ананың дәүләт хезмәтләре порталында расланган хисап язмасы булмаган очракта, документны Татарстан Социаль фонд бүлегенең яисә күпфункцияле үзәкнең теләсә кайсы клиент хезмәтенә мөрәҗәгать барышында алырга мөмкин. Моның өчен мөрәҗәгать итүченең паспорты һәм бала туу турында таныклык кирәк булачак.
Әгәр сорауларыгыз булса, сез, 8-800-1-00000-1 телефон номеры буенча Татарстан Социаль фонд бүлегенең бердәм контакт-үзәгенә шалтыратып, һәрвакыт консультация ала аласыз. Актуаль яңалыклар белән сез безнең - ВКонтакте, Одноклассники һәм Telegram социаль челтәрләрендә дә таныша аласыз
Татарстанда 3 яше тулмаган 7 858 баланың әти-әнисе ана капиталыннан айлык түләү ала. Социаль фондның Татарстан бүлеге ел башыннан әлеге гаиләләргә 407,4 миллион сумнан артык акча күчергән.
Түләү җан башына айлык керем яшәү минимумы күләменнән ике тапкыр түбәнрәк булган гаиләләргә билгеләнә. Татарстанда бу сумма, ата-аналарның мәшгульлеге яки мөлкәте исәпкә алынмыйча, аена бер кешегә 26 270 сум тәшкил итә. Шул ук вакытта айлык түләү күләме гариза бирелгән вакытка яшәү төбәгендә балага бер яшәү минимумына тигез. 2024 елда республикада яшәүчеләр өчен ул - 12 741 сум.
"Быелдан башлап түләү билгеләүне сорап мөрәҗәгать итү һәм айлык пособиене бала туган айдан башлап алу вакыты озайтылды. Айлык түләүне билгеләү турында гариза бала туган айдан соң алты ай эчендә бирелгән очракта пособие бала туган көннән билгеләнә. Гариза алты ай узганнан соң тапшырылса, айлык түләү мөрәҗәгать иткән айдан бирелә башлый, - дип аңлатты Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Ана капиталы хисабыннан айлык түләү алу турында гаризаны СФР сайтында, Дәүләт хезмәтләре сайтында һәм Татарстан буенча Социаль фонд бүлегенең яки күпфункцияле үзәкнең клиент хезмәтенә мөрәҗәгать итеп яисә шәхси кабинет аша бирергә мөмкин. Һәр балага гариза аерым бирелә. Гариза тапшырганда, документлар бирергә кирәкми, фонд бүлеге белгечләре ведомствоара хезмәттәшлек кысаларында мөстәкыйль рәвештә барлык кирәкле мәгълүматларны соратып алачаклар.
Ел башыннан Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге төбәктә яшәүче 5000 кешегә инвалидлык буенча иминият һәм социаль пенсияләр билгеләде. Түләүләр проактив форматта рәсмиләштерелгән: гражданнарга гариза бирергә һәм раслаучы документларны тапшырырга кирәк булмаган.
Социаль фонд бүлеге пенсия билгеләү турындагы карарны инвалидларның Федераль реестры мәгълүматлары нигезендә кабул итә. Бүлек белгечләре шулай ук ай саен бирелә торган акчалата түләүне дә (ЕДВ) проактив форматта рәсмиләштерәләр. Пенсия алучы кешегә инвалидлык бирелгән очракта, билгеләнгән түләүгә автомат рәвештә айлык акчалата түләү рәсмиләштерелә.
«Инвалидлык буенча социаль һәм иминият пенсияләре Россия Социаль фондының Татарстан буенча бүлеге тарафыннан 5 эш көне эчендә билгеләнә. Пенсия билгеләү турында хәбәрнамә дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетка килә, кешенең шәхси кабинеты булмаган очракта, мәгълүмат почта аша җибәрелә», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Әгәр гражданин Татарстан Социаль фонды бүлеге линиясе буенча нинди дә булса түләүләр ала икән, инвалидлык буенча пенсия дә шул ысул белән китереләчәк. Моңа кадәр түләүләр алмаучыларга, дәүләт хезмәтләре порталында яисә Социаль фонд бүлегенең яки күпфункцияле үзәкнең клиент хезмәтенә мөрәҗәгать итеп, пенсия алу ысулын сайларга кирәк булачак.
Сорауларыгыз булса, сез, 8-800-1-00000-1 телефоны буенча Татарстан Социаль фонды бүлегенең бердәм Контакт-үзәгенә шалтыратып, консультация ала аласыз.
Эш режимы 8.00 дән 20.00 сәгатькә кадәр.
1 августта Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге 2023 елда эшләгән пенсионерларның иминият пенсияләренә гариза кабул итмичә генә кабат исәпләү үткәрә. Үзгәрешләр, алар өчен узган елда эш бирүчеләр иминият кертемнәрен түләгән очракта, картлык һәм инвалидлык буенча пенсия алучыларның барысына да кагылачак.
Узган елда кешенең шәхси счетына пенсия билгеләгәндә исәпкә алынмаган акчалар кергән булса, туендыручысын югалту буенча пенсияләр дә арттырылачак.
Пенсияләрнең арту күләме пенсионерның хезмәт хакына бәйле: ул никадәр югарырак булса, пенсия дә шулкадәр күбрәк артачак. Максималь артым өч пенсия коэффициентын тәшкил итә. Шәхси пенсия коэффициентының(ИПК) күпме тупланган булуын шәхси счеттан өземтә алып карарга була, аны дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинет аша соратып алырга мөмкин.
Пенсияләрнең ел дәвамында барлык планлы арттырулары кебек үк, августтагысы да автомат рәвештә яңадан исәпләнә, шуңа күрә пенсионерларга яңа күләмдә түләүләр алу өчен беркая да мөрәҗәгать итәргә кирәкми. Татарстанлыларга август аенда пенсия арттырылган күләмдә стандарт график буенча күчереләчәк.
«2025 елдан Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге барлык эшләүче пенсионерларның пенсияләрен индексацияләүне яңартачак. Алар өчен индексация эшләмәүче пенсионерлар белән беррәттән узган елгы инфляцияне исәпкә алып гомуми нигезләрдә үткәреләчәк. Индексация, 2016-2024 елларда булган арттыруларны исәпкә алып, пенсия суммасына ясалачак. Бу- эшләүче пенсионерлар өчен пенсияләрне индексацияләү теркәлеп барылган, әмма түләнмәгән чор. Мәсәлән, эшләүче пенсионерның пенсиясе 17,4 мең сум тәшкил итә. Узган өч ел эчендә ясалган индексацияләрне исәпкә алып теркәлгән пенсия 23,4 мең сум тәшкил итә. Бу- пенсионерның шәхси счетында исәпкә алынган югарырак күләм, һәм индексация нәкъ менә аның буенча саналачак. Ә арттыру пенсионер хәзер кулына ала торган пенсиягә- 17,4 мең сумга билгеләнә. Пенсионер эшләүдән туктагач, аның индексация хисабына арттырылган пенсиясе, теркәлеп барылган барлык өстәмәләрне кушып арттырылачак», - дип билгеләп үтте Татарстан Социаль фонды бүлеге башлыгы Эдуард Вафин.
Социаль һәм пенсия тәэминаты мәсьәләләренә кагылышлы сораулар туган очракта 8 800 100 0001 телефоны аша (шалтырату бушлай) Татарстан буенча Социаль фонд бүлегенең бердәм контакт-үзәгенә мөрәҗәгать итәргә була.
Шул ук телефон номеры буенча Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлегенең барлык клиент хезмәтләренә кабул итүгә язылырга мөмкин.
Ел башыннан бирле Татарстанның 32 мең медицина хезмәткәре махсус социаль түләү алды. Россия социаль фондының Татарстан буенча бүлеге медицина хезмәткәрләренә 1,7 млрд. сумнан артык 138,5 мең сумнан артык акча билгеләде һәм күчерде. Махсус социаль түләү сәламәтлек саклауның беренчел звеносы, үзәк район, район һәм участок хастаханәләре табибларына, шулай ук станция һәм ашыгыч ярдәм бүлекләре хезмәткәрләренә бирелә. Медицина хезмәткәрләре категориясенә һәм медицина оешмасы төренә бәйле рәвештә түләү күләме 4,5 меңнән 50 мең сумга кадәр тәшкил итә. Түләү Россия социаль фондының төбәк бүлегенә бюджетара трансфертлар буларак тапшырыла торган Федераль мәҗбүри медицина иминияте фонды акчаларыннан финанслана. "Махсус социаль түләү өчен акчалар медицина оешмалары мәгълүматлары нигезендә бирелә.
Электрон сертификат – инвалидлыгы булган кешеләргә реабилитацияләүнең техник чараларын (ТСР) өйдән чыкмыйча гына сатып алырга мөмкинлек бирә торган түләү инструменты ул. Сертификаттан файдаланып, протез, коляска, ишетү аппараты һәм башка техник чаралар сатып алырга мөмкин.
Бу- социаль тәэминатның бердәм дәүләт мәгълүмат системасы ЕГИССОда мәгълүмат теркәлә торган реестр язмасы. Сертификат Россиянең теләсә кайсы банкы "МИР" түләү системасының банк картасына бәйле.
Сертификатны куллану срогы чикләнгән: ул бер ел, ә көн саен кирәкле куллану чаралары (подгузниклар, биләүләр, кало-мочеприемникларның махсус чаралары) өчен 3 ай тәшкил итә.
"Электрон сертификатны гамәлгә кертүнең төп идеясе - тернәкләндерү чараларына максатчан акча, фактта аларны сатып алуга аванс бирү. Моңа кадәр Социаль фонд инвалидлыгы булган кешеләргә чыгымнарны техник чара сатып алганнан соң гына компенсацияләде. Мондый мөмкинлектән гражданнар хәзер дә файдалана алалар,ә электрон сертификат техник чаралар өчен тиз арада түләүне гарантияли», - дип билгеләп үтте брифингта Татарстан Республикасы буенча Россия Социаль фонды бүлеге идарәчесе урынбасары Айсылу Пилина.
Сертификаттан реабилитация һәм абилитацияләүнең (ИПРА) индивидуаль программасы яки производствода бәхетсезлек очрагы һәм һөнәри авыру нәтиҗәсендә зыян күрүчене реабилитацияләү программасы булган инвалидлар файдалана ала. Программа медик-социаль экспертиза федераль дәүләт учреждениесе тарафыннан эшләнә.
Сертификат алу өчен дәүләт хезмәтләре порталында яки күпфункцияле үзәк аша гариза бирү зарур. Гариза биргәндә, шәхесне таныклый торган документ һәм "Мир" картасы бәйләнгән банк счеты реквизитларын күрсәтергә кирәк.
Медик-социаль экспертиза нәтиҗәләре буенча инвалидлык төркеме бирелгән очракта техник реабилитация чараларын инвалидны реабилитацияләү программасы буенча билгелиләр. ИПРАда медицина процедуралары, кирәкле техник реабилитацияләү чаралары һәм башка детальләр буенча барлык табиб киңәшләре язылган. ИПРАны медик-социаль экспертиза бюросы бирә.
Электрон сертификат гариза биргәннән соң биш эш көне дәвамында рәсмиләштелә, аның турында мәгълүмат "Дәүләт хезмәтләре" шәхси кабинетына урнаштырыла.
«Электрон сертификат инвалидның теләге буенча рәсмиләштерелә. Шуны да аңлау зарур : сертификат Социаль фонд бүлегендә теркәлгәннән соң, сертификатны активлаштыру датасыннан башлап куллану чорына техник чаралар белән тәэмин ителгән, дигән тамга куелачак», - дип ачыклык кертте Татарстан Республикасы буенча Россия Социаль фонды бүлеге идарәчесе урынбасары Айсылу Пилина Татар-информ брифингында.
Электрон сертификат номиналы аны сатып алу вакытына товарның иң кыйммәт бәясе белән билгеләнә. Бу бәяне Социаль фонд бүлеге конкрет төбәктә шундый ук товарларга соңгы башкарылган дәүләт контракты нәтиҗәләре буенча билгели.
Гражданин кибеттә үз акчаларын өстәп сертификат номиналыннан кыйммәтрәк бәягә товар сатып ала ала, ләкин аңа өстәп тотылган акча компенсацияләнми.
Әйтик, ИПРА программасы буенча инвалидны трость белән тәэмин итү каралган. Сертификат хуҗасы аны сату ноктасында сертификат номиналыннан кыйммәтрәк бәягә тапкан. Соңгы дәүләт контракты буенча эшләнмәнең бәясе 700 сум, ә сату ноктасында ул 850 сум тора. Бу очракта гражданин мөстәкыйль рәвештә 150 сумлык аерманы өстәп түләргә тиеш була.
Кулланучы өчен сатып алу процессы банк картасы белән түләүгә охшаган һәм сайланган товар өчен шунда ук түләргә мөмкинлек бирә. Сатучыга акча турыдан-туры банк-эквайер аша килә», - дип билгеләп үтте Социаль фонд бүлекчәсе идарәчесе урынбасары Айсылу Пилина.
Электрон сертификат буенча алырга мөмкин товарлар исемлеге
Бу трость, култык таяклары һәм терәкләр; кресло-коляскалар; абсорбацияләүче әйберләр һәм подгузниклар; ишетү аппаратлары, ортопедик аяк киеме һәм тагын 190 төрдәге реабилитация чаралары булырга мөмкин. Исемлек вакыт-вакыт яңартыла һәм яңа позицияләр белән тулыландырыла. Эшләнмәләрнең бәясе дә яңа башкарылган дәүләт контрактларын исәпкә алып үзгәртелә.
Электрон сертификатка ия булучы инвалид Социаль фонд формалаштырган Каталогтан техник реабилитация чарасын мөстәкыйль рәвештә сайлый ала. Каталогта техник чараның фотосурәтләре, төгәл тасвирлавы һәм сату нокталарының исемлеге бар. Каталог сәүдә нокталарын кушылу хисабына тулылана. Шул ук Каталогта электрон сертификат номиналын да тикшерергә мөмкин. Каталог белән Россия Социаль фондының рәсми сайтының Инвалидлыгы булган кешеләр һәм Тернәкләндерүнең техник чаралары вкладкаларында танышырга мөмкин, монда Реабилитацияләүнең техник чаралары Каталогы һәм электрон сертификатлар кабул итә торган кибетләр урнаштырылган.
“Фондның дәүләт электрон хезмәтләреннән файдаланучы алдынгы карашлы татарстанлыларның елдан-ел арта баруы сөендерә. Инвалидлыгы булган кешеләр билгеләп үткәнчә, реабилитациянең техник чараларын сатып алу өчен заманча инструмент буларак, сертификат чыннан да уңайлы. Бүгенге көндә электрон сертификаттан 4,5 мең граждан файдаланды», - дип билгеләп үтте Россия Социаль фондының республика буенча бүлекчәсе идарәчесе урынбасары Айсылу Пилина Татар-информ брифингында.
Реабилитацияләү чараларын мөстәкыйль сатып алыр алган очракта электрон сертификатның өстенлеге шунда - гаризаны өйдән чыкмыйча, дәүләт хезмәтләре порталы аша тапшырырга һәм интернет-кибеттә файдаланырга мөмкин.
Моннан тыш, сертификатны рәсмиләштерү турында карар 5 эш көне дәвамында кабул ителә, шуннан соң МИР картасында акчаларны резервлау өчен бары берничә көн кирәк булачак. Сертификат ярдәмендә инвалидлыгы булган кешеләр үзләренә яраклы һәм үзләренә ошаган тернәкләндерү чарасын сайлый алалар(иң мөһиме, ул ИПРА яки ПРП программасы тарафыннан тәкъдим ителгән булсын).
Сораулар туган очракта, Бердәм Контакт-үзәкнең эш графигы 8-800-1- 00000-1 телефоны буенча клиент хезмәтләре белгечләренә яки Социаль фондның социаль челтәрләрдәге(ВК, ОК, ТГ) рәсми битләренә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Ел башыннан Татарстанда яшәүче 2 307 кеше өстәмә гамәлләрсез һәм раслаучы документлар тапшырмыйча гына Дәүләт хезмәтләре порталы ярдәмендә автомат режимда картлык буенча пенсия рәсмиләштергән. Моңа Социаль фондның барлык төп мәгълүматлар тупланган мәгълүмат системасы ярдәмендә ирешелде.
Мондый форматта пенсия билгеләү өчен гражданның шәхси счетында хезмәт эшчәнлегенең барлык чорлары, эш бирүче тарафыннан түләнгән иминият кертемнәре, пенсия күләме турыдан-туры бәйле стаж һәм индивидуаль пенсия коэффициентлары турында белешмәләр булу мөһим.
Хезмәт эшчәнлеге турында белешмәләрнең тулылыгын Дәүләт хезмәтләре порталында яисә Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлегенең клиент хезмәтендә шәхси счет торышы турында чыгарылмага заказ биреп тикшерергә мөмкин. Эшчәнлек турында белешмәләр тулы булмаган очракта, гражданнар,төшеп калган чор өчен стажны һәм хезмәт хакын раслый торган документларны тапшырып, шәхси счетны корректировкалау турында гариза бирә алалар.
«Вакытыннан алда әзерлек эшләре алып бару кысаларында безнең белгечләр гражданинның шәхси лицевой счётын мөмкин кадәр тулырак итү буенча барлык чаралар комплексын уздыралар - архивларга запрослар җибәрәләр, эш бирүчеләрнең хезмәткәрләрнең шәхси счетларын төгәл һәм тулы алып баруларын контрольдә тоталар. Әгәр барлык мәгълүматлар дөрес һәм тулы булса, иминият пенсиясе билгеләү өчен өстәмә документлар кирәк булмаячак. Бары пенсия яше җиткәнче бер ай алдан картлык буенча хезмәт пенсиясе билгеләү турында гариза бирү дә җитә,” - дип ачыклык кертте Татарстан буенча Социаль фонд бүлекчәсе идарәчесе Эдуард Вафин.
Исегезгә төшерәбез, 2024 елда картлык буенча иминият пенсиясенә 58 яшькә җиткән хатын-кызлар һәм 63 яшь тулган ир-атлар чыга ала. 15 ел иминият стажы һәм 28,2 пенсия коэффициенты булу мәҗбүри шарт булып тора.
Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге медицина күрсәткечләре буенча транспорт чараларын кулланучы 388 татарстанлыга ОСАГО полисы бәясен компенсацияләгән.
Исегезгә төшерәбез, автомобильдән реабилитация яки абилитация программасы (ИПРА) нигезендә файдаланучы инвалидлар, шул исәптән инвалидлыгы булган балалар да мәҗбүри автоиминият полисы бәясенең 50% ын каплау хокукына ия.
Түләү елына бер тапкыр гамәлдәге ОСАГО полисы буенча, анда инвалидның үзен яисә аның законлы вәкилен дә кертеп, өч машина йөртүчедән артык кеше күрсәтелмәгән очракта бирелә.
Мәҗбүри иминият шартнамәсе төзегәндә, СНИЛС турында белешмәләр тапшырылган булса, компенсация , Социаль фондның төбәк бүлегенә федераль мәгълүмат системаларыннан керүче белешмәләргә нигезләнеп, гариза кабул итмичә генә билгеләнә. Түләү билгеләнгән датадан башлап 3 эш көне дәвамында гражданга хәбәрнамә җибәрелә.
Инвалид мондый хәбәрнамә алмаган очракта, аңа ОСАГО полисы бәясен компенсацияләүне сорап гариза бирергә кирәк.Гаризаны полисның гамәлдә булу срогы дәвамында дәүләт хезмәтләре порталында, яшәү урыны буенча Социаль фонд бүлегенең клиент хезмәтендә яки күпфункцияле үзәкләрдә тапшырырга мөмкин.
Акча Социаль фонд чыгымнарны каплау турында карар кабул иткәннән соң 5 эш көне эчендә түләнә.
Сорауларыгыз булган очракта сез, 8 800 100 00 01 телефоны аша шалтыратып (шалтырату бушлай), Татарстан Социаль фонды бүлегенең контакт-үзәгенә мөрәҗәгать итә аласыз.
Моннан тыш, ярдәм чаралары турында тулырак мәгълүмат Социаль фонд сайтында һәм фонд бүлеге рәсми аккаунтларының ВКонтакте, Телеграм ,Одноклассники социаль челтәрләрендә да урнаштырылган.
_____________________________________________________________________________
Татарстанда электрон хезмәт кенәгәсен (ЭТК) сайлаучылар саны 574,3 мең кешедән артып китте.
Электрон хезмәт кенәгәсенең иң төп өстенлекләреннән берсе - мәгълүматлар белән даими танышып барырга мөмкин. Аларны санаулы минутлар эчендә Дәүләт хезмәтләрендәге шәхси кабинет аша өземтә рәвешендә алырга мөмкин. Эш бирүче үзгәрешләр хакында Россия Социаль фондына мәгълүмат тапшырганнан соң, ул берничә көн эчендә электрон хезмәт кенәгәсендә чагылдырыла.
Моннан тыш, электрон хезмәт кенәгәсе ияләре эшкә урнашу өчен белешмәләрне дистанцион рәвештә, шул исәптән башка төбәккә дә җибәрә ала. Юридик яктан мондый чыгарылма кәгазь хезмәт кенәгәсенә тиң. Ул цифрлы имза белән раслана һәм эш бирүчегә, электрон почтаны да кертеп, теләсә нинди уңайлы ысул белән җибәрелә.
Кирәк булганда, электрон хезмәт кенәгәсендәге мәгълүматларның кәгазь вариантын Татарстан Социаль фондының клиент хезмәтләрендә һәм күпфункцияле үзәкләрдә алырга мөмкин, анда белгечләр белешмәләрне имза һәм мөһер белән раслаячаклар.
"Электрон хезмәт кенәгәсендәге мәгълүматны белешмә рәвешендә эш бирүчедән дә алырга мөмкин, тик бу очракта ул хезмәткәрнең әлеге оешмада эшләгән чоры турында гына мәгълүмат бирә ала. Оешманың техник мөмкинлегенә карап, мәгълүмат электрон рәвештә яки кәгазьдә бирелә. Әлегә кадәр хезмәт кенәгәсе формасын сайламаган хезмәткәрләр моны теләсә кайсы вакытта эшли алалар», - дип искәртте Россия Социаль фондының Татарстан бүлекчәсе идарәчесе Эдуард Вафин.
Сорауларыгыз булган очракта сез 8 800 100 00 01 номеры буенча төбәк контакт-үзәгенә мөрәҗәгать итә аласыз(шалтырату бушлай).