Татарстанда ана капиталына 300 меңенче сертификат тапшырылды.
Юбилей белән Шупшина Ольга Ивановнаны,Макарова Мария Петровнаны котлады һәм аларга сәламәтлек,бәхет, иминлек теләде
Татарстанда 3 яшьтән 16 яшькә кадәрге 435700 бала түләүләрне алды
Бүген 3 яшьтән алып 16 яшькә кадәрге 435 700 бала 10 мең сум күләмендә акча алган. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе хәбәр итә.
Түләүләрнең беренче көнендә үк күчерелгән сумма 4 млд 357 млн. сум тәшкил итә.
Гаиләләрнең күпчелелеге Пенсия фондына Дәүләт хезмәтләре Порталы аша гариза белән мөрәҗәгать итте. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, гариза бирүче ата-ана үзенең шәхси кабинетында гариза статусын күзәтеп тора ала. Гаризаны Пенсия фондына барып биргән очракта нәтиҗәне үзләре мөрәҗәгать иткән Пенсия фонды идарәсенең клиентлар белән эшләү хезмәтенә шалтыратып белергә мөмкин.
Гаризаны кире кагу турында карар чыгарылган очракта ата-анага бу хакта бер эш көне дәвамында хәбәр ителә. Баланың ата-анасы чит илдә яшәгән, яисә алар башка ил гражданины булган очракта гаризаны канәгатьләндермәү турында карар чыгарыла.
Аерым очракларда бер тапкыр бирелә торган түләүне сорап Пенсия фондының клиентлар хезмәтенә яисә күпфункцияле үзәккә генә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Сүз гаризаны баланың опекуны бирүе яисә баланың туу турында таныклыгының чит илдә алынуы турында бара.
Ата-аналарга ярдәм йөзеннән Пенсия фонды сайтында түләү турында кирәкле аңлатмалар һәм еш бирелә торган сорауларга җаваплар урнаштырылган.
Балаларны яклау көне белән! Балаларыбыз мөмкин кадәр озаграк бала булып калсын.
Кайбыч районында яшәүче 53 яшьлек хатын-кыз ир-атның сәламәтлегенә авыр зыян китергән өчен хөкем ителгән.
Кайбыч районы прокуратурасы җирле ханымга карата РФ Җинаять Кодексының 111 маддәсенең 2 өлешендәге «з» пунктында (корал сыйфатында кулланыла торган предметны кулланып кеше гомеренә куркыныч зыян китерү) каралган җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады.
Суд тарафыннан 2020 елның гыйнварында Кайбыч районының Үрмән бистәсендә үз йортында өйдәше белән исерек килеш сөйләшү барышында ир-атны корсагына пычак белән бәрүе ачыклана. Нәтиҗәдә, зыян күрүчегә сәламәтлеккә авыр зыян китерелгән.
Гаепләнүче җинаять кылуда гаепле дип тулысынча таныган.
Суд аңа 2 ел сынау срогы белән шартлы рәвештә 3 елга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләде.
Хөкем карары законлы көченә кермәгән.
Июльдән опекун пенсионерларның пенсияләрен индексацияләү кабат кайтарыла.
Мәҗбүри пенсия иминиятләштерүе турындагы Федераль Законга кертелгән төзәтмәләр буенча 2020 елның 1 июленнән башлап балигъ булмаган яшьтәге балаларның опекуннары яки попечительләре индексацияләнгән иминият пенсияләре ала башлаячаклар. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан Бүлекчәсе хәбәр итә.
Хәзерге вакытта түләнелә торган попечительлек эшчәнлегенә (мәсәлән, тәрбиягә бала алган гаилә килешүе кысаларында) мәҗбүри пенсия иминиятләштерүе кагыйдәләре җәелдерелгән, шуңа күрә опекун пенсионерлар өчен иминият взнослары күчерелә, ә индексацияләнгән күләмендә пенсия опека срогы чыкканнан соң гына түләнелә.
1 июльдән индексацияләнгән пенсия түләүне тәэмин итү өчен 15 июньгә кадәр Пенсия фонды Бүлекчәләре опекун пенсионерларның исемлеген актуальләштерә, 24 июньгә кадәр почта һәм кредит оешмаларына кирәкле документларны формалаштыра.
“Якынча исәпләүләр буенча Республикада тәрбиягә бала алган 300 гә якын пенсионер арттырылган пенсия алачак,”- дип дип белдерде Татарстан Пенсия фонды Идарәчесе Эдуард Вафин.
Якынлашып килүче Җиңү көне белән! Ул дәһшәтле сугыш көннәре артта калса да, алар безнең хәтердә мәңгегә эз калдырдылар. Сугыш безнең йортларны читләтеп үтсен, ә югалту хәсрәте турында иске сугыш җырларын гына хәтерләтсен.
Бүген Хуҗа Хәсән авылы китапханәсе методисты-Шупшина Ольга Ивановна үзенең юбилеен билгеләп үтә.
Тормышыгыз тулы , күңелле кайгыртулар, гениаль идеяләр һәм искиткеч җиңүләр алып килсен! Күңелдә яхшылык чыганагы беркайчан да бетмәсен! Тормыш буйлап кыю һәм турыдан-туры барыгыз! Авыр минутларда якыннар һәм дуслары булсын! Нык сәләмәтлек, озын гомер телибез. Барысы да яшьлектә уйланган кебек булсын! Бәйрәмегез белән!
Авыл халкы һәм авыл җирлеге кунаклары, барыгызны да шушы матур бәйрәм белән котлыйбыз, урамда чын язгы көннәр, кояшлы һәм шатлыклы көннәр урнаштырыла. Барыгызны да 1 Май-Яз, тынычлык һәм Хезмәт бәйрәме белән!