020 нче елның 04 марты көнне Кайбыч районы Бортас авылы янында Яшел Үзәндә яшәүче ир-атның исерек булу билгеләре белән автомобиль белән идарә итүе һәм башка автомобильгә бәрелүе Суд тарафыннан ачыкланды.
Юл-транспорт һәлакәте урынына килгән ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләренә әлеге кеше медицина тикшерүе узудан баш тарткан.
Әлеге гражданин элегрәк РФ КоАП 12.8 ст.буенча (исерек хәлдәге йөртүченең транспорт чарасы белән идарә итү) административ җәзага тартылган булган. Әмма шулай да үзе өчен тиешле нәтиҗә ясамаган.
Дәүләт гаепләүчесе позициясен исәпкә алып, иргә РФ Җинаять кодексының 264.1 маддәсе буенча 1 елга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү белән 240 сәгать мәҗбүри эш рәвешендә җәза билгеләнгән.
Хәзерге вакытта суд карары законлы көченә кермәгән.
Кайбыч районы прокуратурасы
Кайбыч районы прокуроры законсыз рәвештә мәк үстерү турында җинаять эше судка җибәргән. Кайбыч районының Олы Кайбыч авылында 60 яшьлек җирле хатын-кыз үзенең өй яны участогында 27 төп мәк үстергән, шуннан соң наркотик чаралар әзерләргә ниятләгән. Полицейскийлар үсемлекләрне тартып алган, бу факт буенча РФ Җинаять кодексының 231 маддәсенең 1 өлеше буенча (наркотик чаралар булган үсемлекләрне законсыз рәвештә үстерү) җинаять эше кузгатылган. Кайбыч районы прокуроры гаепләү карарын раслаган һәм җинаять эшен судка юллаган. Закон әлеге җинаятьне кылган өчен ике елга кадәр иректән мәхрүм итүне күздә тота. Кайбыч районы прокуратурасы
Кайбыч районы прокуратурасы Олы Подберезье авылыннан күп тапкырлар хөкем ителгән 65 яшьлек ир-атка карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады.
Җәмәгать суды тарафыннан ул РФ Җинаять кодексының 119 статьясындагы 1 өлешендә каралган җинаять кылуда гаепле дип табылды (кеше үтерү яки сәламәтлеккә авыр зыян китерү куркынычы булганда).
Суд тарафыннан 2020 елның 3 июнендә үз өендә исерек хәлдә кызы белән аны куркыту максатыннан пычак алуы һәм үтерү белән янау сүзләре әйтеп, аның ягына юнәлүе ачыклана.
Әтисе әйткән янауны аның тормышы һәм сәламәтлеге өчен чын куркыныч дип кабул иткән кыз өйдән чыгып киткән, аннары гариза белән полиция бүлегенә мөрәҗәгать иткән.
Хөкем ителүче үз гаебен тулысынча таныды.
Суд аңа 6 ай сынау срогы белән шартлы рәвештә 10 айга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләде. Хөкем карары законлы көченә керде.
Кайбыч районы прокуратурасы
Терроризмга ярдәм иткән өчен җинаять җаваплылыгы
Кайбыч районы прокуратурасы Яшел Үзәндә яшәүче 41 яшьлек кешегә карата дәүләт гаепләвен хуплады, ул РФ ҖК 318 маддәсенең 1 өлешендә каралган җинаять кылуда (хакимият вәкиленә карата, үз вазифаларын үтәүгә бәйле рәвештә, тормыш һәм сәламәтлек өчен куркыныч булмаган көч куллануда) гаепләнә.
Суд тарафыннан 2020 елның 8 мартында, Кайбыч районы Олы Подберезье авылы урамында, хөкем ителүче исерек хәлдә, Россия Эчке эшләр министрлыгының Кайбыч районы буенча бүлеге полиция участок уполномоченныеның йөзенә кул белән сугуы ачыкланды.
Район суды хөкем ителүчегә 10 мең сум күләмендә штраф билгеләде, хөкем карары законлы үз көченә кермәде.
Кайбыч районы прокуратурасы
Уңышның беренче бәйрәмнәреннән берсе булып тора; ышанычлар буенча, табигать җәйдән көзгә һәм кышка кадәр борыла. ... Көнчыгыш славяннарның бары алма Спасыннан гына яңа уңыш җимешләреннән алма һәм ризыклар ашарга рөхсәт ителә. Бу көнне алар чиркәүдә изгеләндерелә.
Татарстанның 90нан артык гаиләсе, Пенсия фондына кермичә, кредит учреждениесендә МСК акчаларын кулланган
Пенсия күләме, стаж дәвамлылыгы, пенсияне китерү көне һәм пенсия белән тәэмин итүгә кагылышлы башка шәхси мәгълүматларны “Код сүз”ен кулланып, контакт-үзәгендәге 2-79-27-27 телефоны аша өйдән чыгып тормыйча гына алырга мөмкин. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарастан Бүлекчәсе хәбәр итә.
Код сүзе – кешенең шәхси катнашуыннан башка гына шалтыратучыны идентификацияләү, ягъни раслау ысулы ул. Гамәлдәге законнар җыелмасы нормалары буенча Пенсия фонды хезмәткәрләре телефон аша персональ мәгълүматларга кагылышлы сорауларга җавап бирә алмыйлар. Шулай итеп, шәхси мәгълүматлы сораулар буенча белгеч консультацияне “Код сүзе”, ягъни контроль мәгълүматлары булган гражданнарга гына бирә.
“Код сүзе”н гражданин Пенсия фондының www.pfrf.ru рәсми сайтындагы шәхси кабинетында күрсәтә, бу сүзне һәркем мөстәкыйль рәвештә сайлый һәм “Код сүзе” аның үзенә генә мәгълүм була.
“2-79-27-27 телефонына шалтыратып, секрет кодны әйткәч, татарстанлылар үзләрен кызыксындырган сорауларга, шул исәптән шәхси мәгълүматларга кагылышлыларына да җавап ала һәм килеп туган хәлне оператив рәвештә хәл итә ала”- дип билгеләп үтте Россия Пенсия фондының Татарстандагы Бүлекчәсе башлыгы Эдуард Вафин.
Шәхесне раслау өчен код сүзеннән файдалану турындагы гаризаны Россия Пенсия фондының теләсә кайсы идарәсенең клиентлар белән эшләү хезмәтенә мөрәҗәгать итеп тә бирергә мөмкин. Пенсия фондының клиентлар белән эшләү хезмәтендә гражданнар ал
дан язылу тәртибендә кабул ителәләр.
Сез өлкән яшьтәге кешене яисә инвалидны карыйсызмы? Айлык туләүне рәсмиләштерегез!