ЯҢАЛЫКЛАР


5
февраль, 2021 ел
җомга

Кайбыч районы прокуратурасы район судында РФ Җинаять Кодексының 314.1 маддәсенең 2 өлешендә каралган җинаять кылуда гаепләнүче 66 яшьлек кешегә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады (әлеге зат тарафыннан җәмәгать тәртибенә һәм җәмәгать иминлегенә йогынты ясый торган административ хокук бозуга бәйле административ чикләүләрне яисә чикләүләрне берничә тапкыр үтәмәү).         Бәрлебаш авылында яшәүче 2012 елда законсыз рәвештә торакка үтеп кергән өчен җинаять җаваплылыгына тартылуы ачыкланган. 2016 елда иректән мәхрүм итү урыннарыннан азат ителгәч, аңа суд административ күзәтчелек билгеләгән.              Әмма хөкем ителүче берничә тапкыр билгеләнгән чикләүләрне бозган һәм йөкләнгән бурычларны үтәмәгән, шуңа бәйле рәвештә, 2020 ел дәвамында берничә тапкыр РФ КоАП 19.24 ст.буенча административ җаваплылыкка тартылган (административ чикләүләрне үтәмәү һәм административ күзәтчелек вакытында билгеләнгән бурычларны үтәмәү).        Моннан тыш, 2020 елның 18 ноябрендә, 22 сәгатьтән соң торак бинадан читтә торуны тыю рәвешендә административ чикләүне бозып, ир РФ КоАП 20.21 статьясында каралган административ хокукны бозып (Җәмәгать урынында исерек хәлдә пәйда була )         Суд утырышында хөкем ителүче гаебен тулысынча таныды.       Суд, Дәүләт гаепләүченең позициясен исәпкә алып, аны РФ Җинаять Кодексының 314.1 маддәсенең 2 өлеше буенча җинаять кылуда гаепле дип тапкан һәм 6 ай сынау срогы белән шартлы рәвештә 6 айга ирегеннән мәхрүм иткән. Хөкем карары законлы көченә керде.         Кайбыч районы прокуроры урынбасары Хафизов Ф. Ф.


4
февраль, 2021 ел
пәнҗешәмбе

2021 елның 31 мартына кадәр туган балаларны ЗАГС органнарында теркәгән гаиләләр 5 мең сум күләмендә 1 тапкыр бирелә торган акча алу хокукына ия. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан Бүлекчәсе хәбәр итә. Гаризаны Дәүләт хезмәтләре порталы аша яисә Пенсия фондының клиентлар белән эшләү хезмәтенә килеп тапшырырга мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, Президент Указы буенча гаиләдәге 8 яше тулмаган һәр балага 5 әр мең сум күләмендә акча баланың әти-әнисенә, уллыкка алучыларга, опекуннарына яисә попечительләренә түләнә. 2020 елда 3 яшькә кадәрге балаларга ай саен, 3 яшьтән 16 яшькәчә балаларга берьюлы бирелүче акчаны алган гаиләләргә Пенсия фонды өстәмә түләүне декабрь аенда автомат рәвештә күчерде. Татарстанда яшәүче 400248 гаилә әлеге акчаны алды.

2020 1 июленнән соң гаиләдә бала туган яки гаиләләр узган ел дәвамында Пенсия фонды аша түләнгән акчаларны сорап мөрәҗәгать итмәгән очракта гариза язарга кирәк.

Гаризада балаларның туу турында таныклыклары мәгълүматлары һәм акча күчереләчәк банк счеты реквизитлары күрсәтелергә тиеш. Моңа кадәр балаларга тиешле акчаларны алып, аннан соң банк реквизитлары үзгәргән очракта да яңа гариза язарга кирәк. Гариза баланың әти-әнисе, опекуны яки рәсми вәкиле тарафыннан рус телендә языла.

 


26
гыйнвар, 2021 ел
сишәмбе

 Кайбыч районы прокурорының 2021 елның гыйнварында  гражданнар җыелышларында ясаган чыгышы: " Банк карталарында булган акчаларны мошенниклардан ничек сакларга."


22
гыйнвар, 2021 ел
җомга

Халык җыены узды, авыл җирлегенең эше уңай бәяләнде


18
гыйнвар, 2021 ел
дүшәмбе

21 нчы гыйнвар көнне  мәдәният йорты бинасында Хуҗа Хәсән авыл жирлеге Советы һәм Башкарма комитетының еллык отчет жыелышы була. Барыгызны да җыелышта катнашуын көтеп калабыз.

Башлану вакыты: 13.30 сәгатьтә. Маскалар белән килүне сорыйбыз.

                                                Ихтирам белән авыл җирлеге Советы


13
гыйнвар, 2021 ел
чәршәмбе

2020 елда Кайбыч районы прокуратурасы тарафыннан коррупциягә каршы тору өлкәсендә билгеле бер эш башкарылды. Прокуратура хезмәткәрләре тарафыннан бу өлкәдә закон бозуның 70тән артык очрагы ачыкланды.

Муниципаль һәм дәүләт хезмәткәрләренең керемнәре, мөлкәтләре һәм мөлкәти характердагы мәгълүматлар тапшырганда коррупциягә каршы законнарны бозуның шактый булуы ачыкланды.

Кайбер муниципаль хезмәткәрләр тарафыннан декларацияләрдә җир кишәрлекләре һәм торак йортлар, транспорт чаралары, банктагы счетлар, шулай ук кайбер керем төрләре күрсәтелмәгән. Прокуратура гаризасы буенча гаепле затлар дисциплинар җаваплылыкка тартылган.

Прокурор тыкшынуының мөһим нәтиҗәләре булып коррупциягә каршы тору буенча норматив база булдыру тора.

Шулай итеп, «Коррупциягә каршы тору турында» Федераль закон үзгәрешләренә бәйле рәвештә, прокуратура протестлары буенча муниципаль берәмлекләрдә муниципаль хезмәт турындагы нигезләмә законнар таләпләренә туры китерелде.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча бу өлкәдә бер җинаять эше кузгатылды. Тикшерү барышында «Кайбыч балалар сәнгать мәктәбе» муниципаль бюджет өстәмә белем бирү учреждениясенең элеккеге директоры үзенең хезмәт урыныннан файдаланып, эш вакытын исәпкә алу табеленә ялган мәгълүматлар кертү юлы белән, район бюджетына 80 мең сумнан артык зыян китереп, эшчеләргә хезмәт хакы өчен билгеләнгән акчаларны урлавы ачыкланды.

РФ ҖК 286 ст.1 ө. һәм РФ Җинаять кодексының 159 ст. 3 ө. буенча прокурор тикшерүе материаллары, җинаять эзәрлекләве мәсьәләсен хәл итү өчен, ТР буенча РФ Тикшерү комитетының Югары Ослан районара Тикшерү идарәсенә җибәрелде. Хәзерге вакытта бу факт буенча җинаять эше кузгатылган һәм тикшерелә.

Шулай итеп, район прокуратурасы тарафыннан коррупциягә каршы тору турындагы законнарны бозуларны бетерү буенча прокурор реакциясе чараларының бөтен комплексы кабул ителә һәм агымдагы елда бу юнәлештә эш дәвам иттереләчәк.

 

 

Район прокуроры урынбасары Хафизов Ф. Ф.


6
гыйнвар, 2021 ел
чәршәмбе

12 гыйнвар - Россия Федерациясе прокуратурасы хезмәткәрләре көне.


1722 елның 12 гыйнварында Россия прокуратурасы институты барлыкка килә. Прокуратураны булдырып, Петр I аның алдына "эшләрдәге тәртипсезлекләрдән, гаделсезлектән, ришвәтчелектән һәм азаконсызлыктан барган явызлыкны юк итү яки бетерү" бурычын куя.
Гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән эшләү законлылыкның бер күрсәткече булып тора. Прокуратура эшчәнлеге нәтиҗәләре халыкның безнең эшкә ышанычының тотрыклы югары дәрәҗәдә булуын раслый.
2020 елда 146 граждан бозылган хокукларын торгызу өчен район прокуратурасына мөрәҗәгать иткән. Барлык мөрәҗәгатьләр буенча да тикшерүләр үткәрелде, мөрәҗәгать итүчеләр хокукларын яклау буенча чаралар күрелде.
Моннан тыш, «Россия Федерациясе гражданнары мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турында»Федераль законның җирле үзидарә органнары тарафыннан үтәлешен күзәтү буенча билгеле бер эш башкарылды. Бу өлкәдә 20 хокук бозу ачыкланган, 19 күрсәтмә кертелгән, аларны карау нәтиҗәләре буенча җирле үзидарә органнарының 17 вазыйфаи заты дисциплинар җаваплылыкка тартылган, бер вазыйфаи зат РФ КоАП 5.59 ст.буенча административ җаваплылыкка тартылган.
Гомумән, районда прокуратура законлылыкның тотрыклы югары дәрәҗәсен тәэмин итә. Прокуратура хезмәткәрләре тарафыннан гражданнарның хокукларын яклау буенча билгеле бер чаралар күрелде, төрле өлкәләрдә 520 закон бозу очрагына чик куелды.
Әйтик, прокурор протесты буенча 108 законсыз хокукый акт юкка чыгарылган, кертелгән 214 күрсәтмә буенча 259 зат дисциплинар җаваплылыкка тартылган, суд тарафыннан 2241 мең сумлык 184 прокуратура дәгъвасы канәгатьләндерелгән, 21 вазыйфаи зат административ җаваплылыкка тартылган, прокурор тикшерүләре нәтиҗәләре буенча 3 җинаять эше кузгатылган, судка 63 җинаять эше җибәрелгән.
Без кабул иткән чаралар нәтиҗәсендә авыл хуҗалыгы предприятиеләренең хезмәт хакы буенча 18 миллион сумнан артык бурычы түләнгән.
Район прокуратурасы эшенең уңай нәтиҗәләренә җирле үзидарә органнары, полиция бүлекләре һәм Тикшерү комитеты, шулай ук башка хокук саклау органнары белән тыгыз бәйләнештә ирешелде.
Ахырда прокуратура органнары хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйсым килә, аларга эшләрендә уңышлар, нык сәламәтлек, иминлек телим.


Район прокуроры Сөләйманов А. Р.


30
декабрь, 2020 ел
чәршәмбе

КАЙБЫЧ РАЙОНЫНДА РПФ КЛИЕНТЛАРЫ ХЕЗМӘТЕ

ИГЪЛАН

6 гыйнвар 2021 ел

9дан 14 сәгатькә кадәр

Кайбыч районында ПФР клиент хезмәтендә түбәндәге адрес буенча җирләүгә соцпособие түләүгә документлар кабул ителәчәк : Олы Кайбыч авылы, Кояшлы бульвар урамы, 7 йорт (1 нче кабинет))

 

  1. Телефон: 884370-2-10-74

23
декабрь, 2020 ел
чәршәмбе

Татарстанда яшәүче гаиләләр бер тапкыр бирелүче яңа төр түләүне ала башлады

       Президент Указы нигезендә агымдагы ел ахырына кадәр Татарстанда яшәүче 8 яше тулмаган 380 мең бала 5 әр мең сум акча алачак. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан Бүлекчәсе хәбәр итә.

        Әлеге акча 2012 елның 18 декабре белән 2021 елның 31 марты аралыгында туган балаларга бирелә. Яңа төр түләү автомат рәвештә, балаларга моңа кадәр түләнгән 5 һәм 10 мең сум акчаны алуга язылган гаризаларга нигезләнеп билгеләнә. Бары 2020 елның 1 июленнән балалары туган, счет реквизитлары үзгәргән һәм 3 яшькә кадәрге  яисә 3 яшьтән 16 яшькәчә балаларга тиешле акчалата түләүгә мөрәҗәгать итмәгән гаиләләр генә гариза язарга тиеш.

       Исегезгә төшерәбез, узган ял көннәрендә Республикада Пенсия фондының клиентлар белән эшләү хезмәтләрендә яңа төр түләүгә гаризалар кабул итү эше оештырылды.


21
декабрь, 2020 ел
дүшәмбе

Пенсия фонды балаларга 5әр мең сум акча түләячәк

 

Президент Указы буенча Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы Бүлекчәсе гаиләдәге 7 яшькә кадәрге балаларның һәркайсы (7 яшь тулганнарын да кертеп) исәбеннән балаларның әти-әниләренә, уллыкка алучыларга, опекуннарга һәм попечительләргә 5 әр мең сум акча түләячәк. Әлеге төр түләү 2020 елның 17 декабренә 8 яше тулмаган балаларга бирелә.

Бу түләүнең үзенчәлеге шунда: акча “социаль казначылык принцибы” буенча түләнәчәк – Пенсия фонды, гаиләләрдән агымдагы елның яз һәм җәй айларында алган гаризаларга нигезләнеп, акчаны исәпли һәм күчерә. Димәк, гаиләләргә гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәкми.

Шулай итеп, быел 3 яшькә кадәрге балалрга ай саен, 3 яшьтән 16 яшькәчә балаларга 1 тапкыр бирелгән акчаны алган гаиләләргә өстәмә түләү автомат рәвештә декабрьдә түләнәчәк.

Гаиләдә 1 июльдән соң бала туган булса яисә әти-әниләр ел дәвамында Пенсия фондына түләгән акчаларны сорап гариза белән мөрәҗәгать итмәгән очракта гына гариза язарга кирәк. Гаризада акча күчереләчәк банк счеты реквизитларын күрсәтү зарур. Гариза белән мөрәҗәгать итү өчен әле 3 ай вакыт бар – гаризалар 1 апрельгә кадәр кабул ителә. Моңа кадәр балаларга түләү алган ата-ананың банк реквизитлары үзгәргән очракта да яңа гариза языла.

Гаризаны Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетта яисә Пенсия фондының клиентлар белән эшләү хезмәтенә мөрәҗәгать итеп тапшырырга мөмкин. Ата-аналарга ярдәм йөзеннән Пенсия фонды сайтында әлеге түләү турында аңлатмалар һәм аңа кагылышлы еш бирелә торган сорауларга җаваплар урнаштырылган.

Исегезгә төшерәбез: агымдагы елның июлендә Пенсия фонды гаиләләрдәге 16 яшькә кадәрге балаларга тиешле түләүне шул юл белән күчерде. Ул тулысынча әти-әниләр катнашыннан башка рәсмиләштерелде һәм Россиядә чагыштырмача кыска вакыт аралыгында шактый зур масштабта үткән беренче проактив чара булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International