Бала карау буенча ялны әниләр генә түгел, әтиләр дә рәсмиләштерә ала. Татарстанда бүгенге көнгә 1000 якын ир-ат үзенә шундый ял рәсмиләштергән.
Бала карау буенча ялны рәсмиләштерү өчен ата-анага эш бирүчегә декрет ялы бирү һәм түләү билгеләү турында гариза тапшыру да җитә.
"Бала карау буенча ял балага 3 яшь тулганчы бирелә. Әмма айлык пособие бала 1,5 яшькә җиткәнче генә түләнә. Мондый пособиене декретка киткәнче эшләмәгән ата-аналар ала. Максималь пособие күләме уртача хезмәт хакының 40% ын тәшкил итә, ләкин 33,2 мең сумнан артмый, - дип билгеләп үтте Татарстан Социаль фонды башлыгы Эдуард Вафин.
Ата-ана бала карау буенча декрет ялында булганда, аның пенсия хокуклары формалаша, чөнки бу чор иминият стажына кертеп исәпләнә.
Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, бала карау буенча ялны баланың әнисе яки әтисе генә түгел, бабасы, әбисе һәм теләсә кайсы туганы яки опекуны да рәсмиләштерә ала.
Гаиләдә бер елда ике бала, игезәкләр яисә берьюлы өч бала туган очракта бала карау буенча ялга әти-әниләрнең икесе дә китәргә мөмкин.
![]() |
Россия Социаль Фондының Татарстан Республикасы буенча
бүлекчәсенең Контакт –үзәге 8 800 1-000-001
Интернет-ресурслар http://sfr.gov.ru
Социаль фондның Татарстан бүлеге махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына түбәндәге социаль ярдәм чараларын күрсәтә:
- чакырылыш (мобилизацияләнү) буенча хәрби хезмәт узучы хәрби хезмәткәрнең баласына 15 548 сум күләмендә айлык пособие.
Түләү әтисенең хәрби хезмәт итү чорында бала туган көннән башлап билгеләнә. Акчалар балага өч яшь тулганчы, әтисенең хезмәте тәмамланган көнгә кадәр түләнә.
- йөклелек срогы 180 көннән дә ким булмаган йөкле хатыннарга бер тапкыр 36 278 сум күләмендә пособие түләнә.
Мобилизацияләнгән хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләренә ярдәм итүнең тагын бер чарасы - ул махсус хәрби операциядә катнашучылар гаиләләренә ташламалы шартларда билгеләнә торган бердәм пособие. Пособие билгеләгәндә, мобилизацияләнгән хәрби хезмәткәрнең элек алган хезмәт хаклары, премияләр, эшкуарлык кереме исәпкә алынмый.
Мобилизацияләнгән гражданнарга нуль керем кагыйдәсе дә кагылмый: ир белән хатынның объектив сәбәпләрсез рәсми хезмәт хаклары булмыйча, гаилә мохтаҗ дип танылган очракта да пособие билгеләнәчәк. Моңа кадәр ир йә хатынның кереме булмау сәбәпле пособие билгеләнмәгән булса, гаилә Россия Социаль фонды бүлегенә түләү билгеләүне сорап кабат мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакыру фактын раслаучы документлар мөрәҗәгать итүче тарафыннан мөстәкыйль рәвештә тапшырыла. Пособие 6 айга билгеләнә. Шул вакыт узгач, гаилә яңадан гариза бирә ала.
Моннан тыш, Татарстан Социаль фонды, хәрби җәрәхәт алу нәтиҗәсендә инвалид дип танылган гражданнарга 1000 сум күләмендә өстәмә айлык матди тәэмин итүне билгели.
Хәрби хезмәткә чакыру буенча хәрби хезмәт бурычларын үтәгәндә һәлак булган яки хәрби хезмәттән азат ителгәннән соң хәрби җәрәхәт алу нәтиҗәсендә вафат булган хәрбиләрнең балаларына ай саен 2 815 сум күләмендә пособие билгеләнә.
Сугыш хәрәкәтләре ветеранына ай саен 3 896 сум күләмендә акчалата түләү билгеләнә, ә һәлак булган ветеранның гаилә әгъзаларына ай саен 2 125 сум күләмендә түләү билгеләнә ала. Бу ярдәм чарасын алу өчен сугыш хәрәкәтләре ветеранының таныклыгы кирәк.
Хәрби хезмәт вакытында һәлак булган хәрбиләрнең тол хатыннары торак биналарына түләү чыгымнарына бәйле рәвештә компенсация түләүләре алу хокукына ия. Түләү күләме айлык коммуналь хезмәтләр чыгымнарының 60% тәшкил итә, шул исәптән стационар шәһәр телефонын урнаштыру чыгымнары.
Хәрби хезмәт вакытында һәлак булган хәрбиләрнең гаилә әгъзаларына шәхси торак йортларын ремонтлауга акча билгеләнә ала.
Бу түләүләрне дәүләт хезмәтләре Порталы аша яки шәхсән социаль фондның клиентлар хезмәтендә, күпфункцияле үзәкләрдә рәсмиләштерергә яки «Ватанны саклаучылар»фондына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Социаль ярдәм чараларын билгеләү мәсьәләләре буенча консультацияне контакт-үзәк телефоны аша алырга мөмкин: 8-800-1-00000-1 (бушлай шалтырату).
Россия Социаль Фондының Татарстан Республикасы буенча
бүлекчәсенең Контакт –үзәге 8 800 1-000-001
Интернет-ресурслар http://sfr.gov.ru
www.ok.ru/group/sfrtatarstan
Күп бала тәрбияләүче аналар пенсиягә вакытыннан алда чыгарга мөмкин. Әлеге контекстта сүз биш һәм аннан да күбрәк баласы булган хатын-кызлар турында бара. Алар пенсиягә 50 яшендә чыгарга хокуклы. Шул ук вакытта дүрт һәм өч бала үстерүче аналар элеге хокуктан 56 һәм 57 яшьтә файдалана ала. Бүген Татарстанда 17 меңгә якын хатын-кыз иминият пенсиясен вакытыннан алда ала.
Күп балалы аналарга вакытыннан алда пенсия билгеләү өчен түбәндәге таләпләр үтәлергә тиеш : 15 ел хезмәт стажы булу, 23,4 пенсия коэффициенты туплау, балаларны 8 яшькә җиткәнче тәрбияләү һәм ата-ана хокукларыннан мәхрүм итү йә уллыкка алуны юкка чыгару факты булмау.
Татарстанлылар аша хезмәт стажы һәм пенсия коэффициентларының санын sfr.gov.ru сайтындагы шәхси кабинетларында яки дәүләт хезмәтләре порталында ачыклый алалар
2023 елның 1 гыйнварыннан медицина хезмәткәрләренең аерым категорияләре өчен дәүләт ярдәменең яңа чарасы эшли башлады. Ай саен бирелә торган акчалата түләү сәламәтлек саклауның беренче звеносы, район үзәк, район һәм участок хастаханәләре табибларына, шулай ук станцияләрдә һәм ашыгыч ярдәм бүлекләрендә эшләүче медицина хезмәткәрләренә түләнә. Медицина оешмасы сәламәтлек саклауның дәүләт яки муниципаль системасына керергә һәм ОМСның (мәҗбүри медицина иминиятдәштерү) база яки территориаль программаларында катнашырга тиеш.
Медицина хезмәткәренең категориясенә һәм медицина оешмасының төренә карап, түләү күләме 4,5 мең сумнан 18,5 мең сумга кадәр тәшкил итә.
Табиблар түләүләрне проактив режимда ала, акча алу өчен аларга берни дә эшләргә кирәкми. Ай саен медицина оешмалары Татарстан Социаль фонды бүлегенә электрон реестрлар җибәрә. Аларда махсус түләү алырга хокуклы хезмәткәрләр турында белешмәләр, билгеләнгән түләүләр суммалары һәм аларны исәпләгәндә файдаланылган мәгълүматлар бар. Бу реестрлар нигезендә фонд хезмәткәрләрнең банктагы счётына яки МИР картасына 7 эш көне дәвамында акча күчерә. Социаль фонд счет реквизитларын шулай ук медицина учреждениеләреннән ала
Ел башыннан Татарстанда 27 000 медицина хезмәткәре гомуми суммасы 1 280 млн сум тәшкил иткән түләүләр алды
Россия Социаль Фондының Татарстан Республикасы буенча
бүлекчәсенең Контакт –үзәге 8 800 1-000-001
Интернет-ресурслар http://sfr.gov.ru
www.ok.ru/group/sfrtatarstan
2022 елдан башлап Социаль фонд гражданнарга картлык буенча иминият пенсиясенең фаразланган күләме һәм пенсия тупланмалары турында мәгълүмат бирә. Быел мондый хәбәрнамәләрне Татарстан Республикасында яшәүче 36 980 кеше, Байконур шәһәрендә яшәүче 430 граждан алган инде.
«Шуны исегезгә төшерәм: Россия Пенсия фондының Байконур шәһәре бүлеге безгә кушулы сәбәпле, 2021 елның 1 октябреннән Байконур шәһәре территориясендә пенсия һәм социаль түләүләрне исәпләү һәм билгеләү буенча барлык вәкаләтләрне Россия Пенсия фондының Татарстан бүлегенә тапшырды. Проактив хәбәрнамә тарату нәтиҗәсендә гражданнар иминият стажы, пенсия коэффициентлары саны, шулай ук тупланган шәхси пенсия коэффициентын исәпкә алып билгеләнгән пенсия күләме турында мәгълүматлар алалар. Әлеге мәгълүмат белән танышкач, кеше пенсия тупланмаларын формалаштыруга йогынты ясарга, кирәк булса, аларны арттыру буенча чаралар күрергә мөмкин», – дип билгеләп үтте Татарстан Социаль фонды идарәчесе Эдуард Вафин.
Исегезгә төшерәбез, хәбәрнамә хатын-кызга 40 яшь һәм ир-атка 45 яшь тулган көнне гражданның дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетына җибәрелә. Алга таба мәгълүматлар өч елга бер тапкыр яңартыла.
Дәүләт хезмәтләре порталында хисап язмалары булмаган гражданнар пенсияләрен формалаштыру турында мәгълүмат белән Татарстан Социаль фондының клиентлар кабул итү хезмәтләрендә таныша алалар.
Россия Социаль Фондының Татарстан Республикасы буенча
бүлекчәсенең Контакт –үзәге 8 800 1-000-001
Интернет-ресурслар http://sfr.gov.ru
www.ok.ru/group/sfrtatarstan
Россия Социаль фонды 80 яшькә җиткән барлык пенсионерларга картлык буенча иминият пенсиясенә теркәлгән түләүне ике тапкырга арттыра. Бүгенге көндә Татарстан Республикасында мондый өстәмәләрне 140 000 артык пенсионер ала.
2023 елның 1 гыйнварыннан картлык буенча иминият пенсиясенә теркәлгән түләүнең арттырылмаган күләме 7 567, 33 сум тәшкил итә.
"Сиксән яшькә җиткән пенсионерларның барысының да теркәлгән түләүне арттыру хисабына картлык буенча югары күләмдә пенсия алу хокукы бар. Гомуми тәртип буенча исәплләнгән иминият пенсиясен алучы 80 яшьтән узган пенсионерлар өчен билгеләнгән түләү күләме ике тапкырга арта һәм 2023 елда 15 134, 66 сум тәшкил итә. Пенсия пенсионерның туган көненнән арттырыла. Моның өчен бернинди гариза да бирергә кирәкми. Социаль фонд 80 яше тулган пенсионерның пенсиясен мөстәкыйль рәвештә арттыра ", - дип аңлатты республика буенча Социаль фонд идарәчесе.
Мондый өстәмәләр картлык буенча иминият пенсиясен алучыларга гына билгеләнә. Картлык буенча социаль пенсия яки инвалидлык буенча пенсия алучыларның пенсияләрен арттыру законда каралмаган. Туендыручысын югалту сәбәпле пенсия алучылар да әлеге хокуктан файдалана алмый.
80 яшькә җиткән I төркем инвалидларның да теркәлгән түләүләре ике тапкыр арттырылмый, чөнки алар моңа кадәр үк пенсияләрен арттырылган күләмдә алалар. Закон буенча пенсия бер үк вакытта ике нигез буенча арттырыла алмый.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 80 яшьтән өлкәнрәк гражданнарның нинди пенсия алуларына бәйсез рәвештә үзләрен тәрбияләүче эшкә сәләтле, әмма рәсми рәвештә эшләмәүче кешегә карау буенча түләү рәсмиләштерү хокуклары бар. Карап торучы затка 1200 сум күләмендә түләү ай саен хезмәт күрсәтелә торган өлкән кешенең пенсиясе белән бергә күчерелә. Караучы кешегә хезмәт күрсәткән өчен түләүне пенсионер үзе теләге белән башкара.
Өлкән яшьтәге пенсионерны карау буенча компенсацияне рәсмиләштерү өчен гаризаны Дәүләт хезмәтләре порталы аша җибәрергә яисә Социаль фонд яки күпфункцияле үзәкнең клиентлар белән эшләү хезмәтенә килеп бирергә кирәк.
Россия Социаль Фондының Татарстан Республикасы буенча
бүлекчәсенең Контакт –үзәге 8 800 1-000-001
Интернет-ресурслар http://sfr.gov.ru
www.ok.ru/group/sfrtatarstan
Быел Татарстанда тәрбиягә бала алган 412 гаилә Россия Социаль фондыннан бер тапкыр түләнә торган пособие алды. Әлеге максатларны тәэмин итүгә Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге 11 миллион сумга якын акча күчерде.
Баланы гаиләгә тәрбиягә бирү очрагында бер тапкыр бирелә торган пособие - ул балаларны уллыкка алучылар, шулай ук аларның опекуннары, попечительләре яки тәрбиягә алган ата-аналарга күрсәтелә торган ярдәм чарасы. Аларның Россия Федерациясе гражданнары булулары һәм даими рәвештә Россия территориясендә яшәүләре зарур.
"Түләү бер тапкыр бирелә торган, ягъни фиксацияләнгән булганга, ул билгеләнгән күләмдә бирелә. Татарстанда бу сумма - 22 909,03 сум тәшкил итә. Гаилә берьюлы берничә бала алган очракта, аларның һәрберсенә пособие түләнә. Ә инде тәрбиягә инвалид бала, җиде яшьтән өлкәнрәк бала, яисә абыйлы-энеле бертуган балаларны уллыкка алган очракта у сумма 175 043,63 сум тәшкил итә», - дип ачыклык кертте Татарстан Социаль фонды идарәчесе Эдуард Вафин.
Бер тапкыр бирелә торган пособие алу өчен Социаль фондка яки күпфункцияле үзәкнең клиентлар белән эшләү хезмәтенә гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Мөрәҗәгать итүчедән баланы уллыкка алу турында суд карарының күчермәсе генә сорала. Калган барлык кирәкле документлары фонд хезмәткәрләре ведомствоара хезмәттәшлек буенча соратып алачаклар. Гаризаны шулай ук дәүләт хезмәтләре порталы аша бирергә яки почта аша җибәрергә мөмкин (бу очракта уллыкка алу турындагы суд карарының нотариаль расланган күчермәсе сорала).
Шунысы мөһим: гаризаны уллыкка алу турында суд карары үз көченә кергән яки опека һәм попечительлек органы тарафыннан опека яисә попечительлек билгеләү турында карар чыгарылган яисә баланы гаиләгә алу турында шартнамә төзелгән көннән башлап 6 ай эчендә бирергә кирәк. Пособие билгеләү турындагы карар тиешле гариза кабул ителгәннән соң 10 эш көне эчендә чыгарыла. Кирәкле документлар һәм белешмәләр булмаган очракта карау срогы 20 эш көненә кадәр озайтылырга мөмкин. Әгәр гаризада дөрес булмаган мәгълүматлар күрсәтелсә йә аны теркәгән көннән алып 5 эш көне эчендә документлар тапшырылмаса, пособие билгеләүдән баш тарту турында карар кабул ителәчәк.
Әгәр сорауларыгыз булса, (дүшәмбе-пәнҗешәмбе 08.15 дән 17.30 га кадәр, җомга 08.15 дән 16.15 кә кадәр 8-800-1-00000-1 телефоны буенча Социаль фондка шалтырата аласыз.
Россия Социаль Фондының Татарстан Республикасы буенча
бүлекчәсенең Контакт –үзәге 8 800 1-00000-1
Интернет-ресурслар http://sfr.gov.ru
www.ok.ru/group/sfrtatarstan
Елдагыча Татарстан Социаль фонды 2022 елда алар өчен иминият кертемнәре күчерелгән 250 меңнән артык эшләүче пенсионерның пенсияләрен 1 августтан яңадан исәпли.
"Пенсия күләме билгеле бер коэффициентка арта торган традицион индексациядән аермалы буларак, август аенда яңадан исәпләү пенсионерның хезмәт хакы күләменә бәйле. Эшләүче пенсионерларның хезмәт хакларының да, иминият кертемнәренең дә төрле булуын исәпкә алырга кирәк. Шуңа күрә августта пенсия артуы индивидуаль характер йөртә, ул 3 пенсия коэффициенты белән чикләнгән”, - дип ачыклык кертте Татарстан Социаль фонды бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Иминият пенсиясеннән тыш, 1 августтан шулай ук пенсия тупланмалары хисабыннан исәпләнелүче түләүләр - тупланма пенсия, ашыгыч пенсия түләүләре һәм бер тапкыр түләнә торган түләүләр күләме дә артачак.
Исегезгә төшерәбез, исәп-хисап гаризасыз гына автомат рәвештә ясала, моның өчен Социаль фондка мөрәҗәгать итәргә кирәкми.
Россия Социаль Фондының Татарстан Республикасы буенча
бүлекчәсенең Контакт –үзәге 8 800 1-000-001
Интернет-ресурслар http://sfr.gov.ru
www.ok.ru/group/sfrtatarstan
Ел башыннан Социаль фонд инвалид балалары булган ата-аналарга өстәмә ял көннәре өчен якынча 95,2 млн. сум акча түләгән. Айга дүрт көн тәшкил иткән мини-отпуск ата-аналарга, опекуннарга һәм попечительләргә бу көннәрне инвалид баланы тәрбияләүгә багышлый алсын өчен бирелә. Гомумән алганда, әти-әниләргә ял көне өчен акча түләнгән.
Өстәмә яллар сорап язылган гариза эш бирүчегә тапшырыла. Көннәрне берьюлы рәттән яки ай дәвамында төрле даталар буенча бүлеп алырга мөмкин. Файдаланылмаган ташламалы көннәр киләсе айга күчерелми.
"Сентябрьдән өстәмә ял көннәрен уңайлырак форматта кулланырга мөмкин булачак. Ата-аналар, файдаланылмаган ял көннәрен җыеп бару мөмкинлегеннән файдаланып, 24 көнлек өстәмә ялны бала карауга багышлый алачаклар", - дип ачыклык кертте Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд идарәчесе Эдуард Вафин.
Хезмәткәр эш бирүче белән яллар датасын килештерергә һәм кадрлар бүлегенә тиешле гариза бирергә тиеш була. Хәзерге вакытта агымдагы айда файдаланылмаган ял көннәре кушылмый һәм киләсе айга күчерелми.
Россия Социаль Фондының Татарстан Республикасы буенча
бүлекчәсенең Контакт – үзәге 8 800 1-000-001
Интернет-ресурслар http://sfr.gov.ru
www.ok.ru/group/sfrtatarstan
Агымдагы елның апреленнән башлап Татарстан Социаль фондының Яр Чаллыдагы клиент хезмәте үз эшен яңа график буенча- дүшәмбе- шимбә көннәрендә 8:00 дән 20:00 сәгатькә кадәр алып бара. Шул рәвешле, социаль фонд клиентларына хезмәт күрсәтү сәгатьләре эш көннәрендә өч сәгатькә һәм ял көне хисабына озайтылды. Болай эшләү кабул итүне көтү вакытын берничә тапкыр кыскартты һәм кабул итүгә алдан язылу өчен мөмкинлекләрне арттырды.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Яр Чаллы халкы Социаль фондка күпчелек очракта пенсияләрне исәпләү, бердәм пособие билгеләү һәм түләү өчен кирәкле документлар тапшыруга кагылышлы сораулар, шулай ук төрле түләүләр күчерү өчен реквизитларны үзгәртү мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать итә.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фондына килеп мөрәҗәгать итүне уңайлырак итү өчен гражданнар https://es.pfrf.ru/znp алдан язылу сервисы аша кабул итүгә языла ала.
Россия Социаль Фондының Татарстан Республикасы буенча
бүлекчәсенең Контакт –үзәге 8 800 1-000-001
Интернет-ресурслар http://sfr.gov.ru
www.ok.ru/group/sfrtatarstan