ЯҢАЛЫКЛАР


18
июнь, 2024 ел
сишәмбе

 Ел башыннан  Татарстанда яшәүче 2 307 кеше өстәмә гамәлләрсез һәм раслаучы документлар тапшырмыйча гына Дәүләт хезмәтләре порталы ярдәмендә автомат режимда картлык буенча пенсия рәсмиләштергән. Моңа Социаль фондның барлык төп мәгълүматлар тупланган мәгълүмат системасы ярдәмендә ирешелде.

 Мондый форматта пенсия билгеләү өчен гражданның шәхси счетында хезмәт эшчәнлегенең барлык чорлары, эш бирүче тарафыннан түләнгән иминият кертемнәре, пенсия күләме турыдан-туры бәйле стаж һәм индивидуаль пенсия коэффициентлары турында белешмәләр булу мөһим.

Хезмәт эшчәнлеге турында белешмәләрнең тулылыгын Дәүләт хезмәтләре порталында яисә Татарстан Республикасы буенча Социаль  фонд бүлегенең клиент хезмәтендә шәхси счет торышы турында чыгарылмага заказ биреп тикшерергә мөмкин. Эшчәнлек турында белешмәләр тулы булмаган очракта, гражданнар,төшеп калган чор өчен стажны һәм хезмәт хакын раслый торган документларны тапшырып,  шәхси счетны  корректировкалау турында гариза бирә алалар.

«Вакытыннан алда әзерлек эшләре алып бару кысаларында безнең белгечләр  гражданинның шәхси лицевой счётын мөмкин кадәр тулырак итү буенча барлык чаралар комплексын уздыралар - архивларга запрослар җибәрәләр, эш бирүчеләрнең хезмәткәрләрнең шәхси счетларын төгәл һәм тулы алып баруларын контрольдә тоталар. Әгәр барлык мәгълүматлар дөрес  һәм тулы булса, иминият пенсиясе билгеләү өчен өстәмә документлар кирәк булмаячак. Бары пенсия яше җиткәнче бер ай алдан картлык буенча хезмәт пенсиясе билгеләү турында гариза бирү дә җитә,” - дип ачыклык кертте Татарстан буенча Социаль фонд бүлекчәсе идарәчесе Эдуард Вафин.

Исегезгә төшерәбез, 2024 елда картлык буенча иминият пенсиясенә 58 яшькә җиткән хатын-кызлар һәм 63 яшь тулган ир-атлар чыга ала. 15 ел иминият стажы һәм 28,2 пенсия коэффициенты булу мәҗбүри шарт булып тора.

 

 


27
май, 2024 ел
дүшәмбе

 Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге медицина күрсәткечләре буенча транспорт чараларын кулланучы 388 татарстанлыга ОСАГО полисы бәясен компенсацияләгән.

 Исегезгә төшерәбез, автомобильдән реабилитация яки абилитация программасы (ИПРА) нигезендә файдаланучы инвалидлар, шул исәптән инвалидлыгы булган балалар да мәҗбүри автоиминият полисы бәясенең 50% ын каплау хокукына ия.

 Түләү елына бер тапкыр гамәлдәге ОСАГО полисы буенча,  анда инвалидның үзен яисә аның законлы вәкилен дә кертеп, өч машина йөртүчедән артык  кеше күрсәтелмәгән очракта бирелә.

 Мәҗбүри иминият шартнамәсе төзегәндә, СНИЛС турында белешмәләр тапшырылган булса, компенсация , Социаль фондның төбәк бүлегенә федераль мәгълүмат системаларыннан керүче белешмәләргә нигезләнеп, гариза кабул итмичә генә  билгеләнә. Түләү билгеләнгән датадан башлап 3 эш көне дәвамында гражданга хәбәрнамә җибәрелә.

 

 Инвалид мондый хәбәрнамә алмаган очракта, аңа ОСАГО полисы бәясен компенсацияләүне сорап  гариза бирергә кирәк.Гаризаны полисның гамәлдә булу срогы дәвамында дәүләт хезмәтләре порталында,  яшәү урыны буенча Социаль фонд бүлегенең клиент хезмәтендә яки күпфункцияле үзәкләрдә тапшырырга мөмкин.

Акча Социаль фонд чыгымнарны каплау турында карар кабул иткәннән соң 5 эш көне эчендә түләнә.

 

Сорауларыгыз булган очракта сез,  8 800 100 00 01 телефоны аша шалтыратып (шалтырату бушлай), Татарстан Социаль фонды бүлегенең контакт-үзәгенә мөрәҗәгать итә аласыз.

 Моннан тыш, ярдәм чаралары турында тулырак мәгълүмат Социаль фонд  сайтында һәм фонд бүлеге рәсми аккаунтларының ВКонтакте, Телеграм ,Одноклассники социаль челтәрләрендә да  урнаштырылган.

 

 

 

_____________________________________________________________________________


3
май, 2024 ел
җомга

Татарстанда электрон хезмәт кенәгәсен (ЭТК) сайлаучылар саны 574,3 мең кешедән артып китте.

Электрон хезмәт кенәгәсенең иң төп өстенлекләреннән берсе -  мәгълүматлар белән  даими танышып барырга   мөмкин. Аларны санаулы минутлар эчендә Дәүләт хезмәтләрендәге  шәхси кабинет аша өземтә рәвешендә алырга мөмкин. Эш бирүче үзгәрешләр хакында Россия Социаль фондына мәгълүмат тапшырганнан соң, ул берничә көн эчендә электрон хезмәт кенәгәсендә чагылдырыла.

Моннан тыш, электрон хезмәт кенәгәсе ияләре эшкә урнашу өчен белешмәләрне  дистанцион рәвештә,  шул исәптән башка төбәккә  дә җибәрә ала. Юридик яктан мондый чыгарылма  кәгазь хезмәт кенәгәсенә тиң. Ул цифрлы имза белән раслана һәм эш бирүчегә, электрон почтаны да кертеп, теләсә нинди уңайлы ысул белән җибәрелә.

Кирәк булганда, электрон хезмәт кенәгәсендәге мәгълүматларның кәгазь вариантын Татарстан Социаль фондының  клиент хезмәтләрендә һәм күпфункцияле үзәкләрдә алырга мөмкин, анда белгечләр белешмәләрне имза һәм мөһер белән раслаячаклар.

"Электрон хезмәт кенәгәсендәге мәгълүматны белешмә рәвешендә эш бирүчедән дә алырга мөмкин, тик  бу очракта ул хезмәткәрнең әлеге оешмада эшләгән чоры турында гына мәгълүмат бирә ала. Оешманың техник мөмкинлегенә карап, мәгълүмат электрон рәвештә яки кәгазьдә бирелә. Әлегә кадәр  хезмәт кенәгәсе формасын сайламаган хезмәткәрләр моны теләсә кайсы вакытта эшли алалар», - дип искәртте Россия Социаль фондының Татарстан бүлекчәсе идарәчесе Эдуард Вафин.

Сорауларыгыз булган очракта сез 8 800 100 00 01 номеры буенча төбәк контакт-үзәгенә  мөрәҗәгать итә аласыз(шалтырату бушлай).

 

 


23
апрель, 2024 ел
сишәмбе

 Социаль пенсия (картлык буенча, инвалидлык буенча, туендыручысын югалту уңаеннан, ата-анасы билгеле булмаган балаларга) хезмәткә яраксыз гражданнарга билгеләнә. «Россия Федерациясендә дәүләт пенсия тәэминаты турында» Федераль законның 25 статьясы нигезендә социаль пенсияләр, узган елда Россия Федерациясендә пенсионерның яшәү минимумы үсеше темпларын исәпкә алып, 1 апрельдән башлап ел саен индексацияләнә. Социаль пенсияләрне индексацияләү коэффициенты Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан билгеләнә. Шулай ук социаль пенсияләр күләмен индексацияләгәндә 1 апрельдән хәрби хезмәт узган хәрби хезмәткәрләрнең пенсияләре, аларның гаилә әгъзаларының пенсияләре, ирекле формированиеләрдә булган гражданнарның пенсияләре, Бөек Ватан сугышында катнашучыларның пенсияләре, "Блокададагы Ленинградта яшәүчегә" билгесе белән бүләкләнгән гражданнарның пенсияләре, "Севастополь кешесе" тамгасы белән бүләкләнгән гражданнарның пенсияләре арта.


18
апрель, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Хуҗа Хәсән авыл җирлеге территориясендә юл читләрендә чүп-чар җыю. Шушы эштэ мәдәният, почта, башкарма комитет, мәктәп һәм балалар бакчасы хезмәткәрләре катнашты.


13
апрель, 2024 ел
шимбә

Хуҗа Хәсән авыл мәдәният йорты территориясендә шимбә өмәсе


11
апрель, 2024 ел
пәнҗешәмбе

 

2023 елда Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге ким дигәндә 37 ел хезмәт стажы туплаган хатын-кызларга һәм кимендә 42 ел эш стажы булган ир-атларга 1500дән артык пенсия билгеләде. Озак еллар стаж туплап эшләгән өчен, алар пенсиягә  билгеләнгән пенсия яшеннән ике елга алдарак чыкты.

Пенсиягә вакытыннан алда чыгу өчен  стаж исәпләгәндә,  Россиядә эшләү чорында аның өчен мәҗбүри пенсия һәм социаль иминиятләштерү фондларына иминият кертемнәре исәпләгән һәм түләгән  чорлар,  шулай ук түбәндәге периодлар  гына кертелә:

  • вакытлыча хезмәткә яраксызлык буенча пособие алу вакыты;
  •  чакырылыш буенча хәрби хезмәт узу чорлары;
  • хәрби хезмәт узганда яки ирекле формированиедә булу вакытында махсус хәрби операциядә катнашу чорлары иминият стажында икеләтә күләмдә санала.

Шуны да исәпкә алырга кирәк, гомуми иминият стажына кертеп исәпләнелә торган кайбер социаль әһәмиятле чорлар бар, әмма алар вакытыннан алда пенсиягә чыгу хокукы бирә торган  стажга  кертелми. Әлеге  чорлар:

  •  яшь ярымга кадәр балаларны тәрбияләү;
  • хезмәткә сәләтсез гражданнарны карау;
  •  эшсезлек буенча пособие алу периоды.

"Күпме  стаж тупланганын белү  өчен, гражданнар шәхси счеттан өземтә соратып ала алалар.  Моны электрон рәвештә "Дәүләт хезмәтләре" порталындагы шәхси кабинетта, яисә кпфункцияле үзәк офисына яки фондның клиент хезмәтенә мөрәҗәгать итеп эшләргә мөмкин ", - дип ачыклык кертте Татарстан буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

Россия Социаль фонды контакт-үзәгенә 8-800-1-00000-1 номеры буенча шалтыратып ,озак еллар эшләгән өчен   вакытыннан алда пенсиягә чыгу шартлары турында өстәмә консультация алырга мөмкин.

 


3
апрель, 2024 ел
чәршәмбе

Татарстан буенча Социаль фонд бүлеге агымдагы елда инвалид балаларның ата-аналарына өстәмә 12 970 ял көне өчен акча түләгән. Бу максатларны тәэмин итүгә 66,4 миллион сумнан артык акча җибәрелгән.

      Айга дүрт көн тәшкил иткән  шундый мини-отпуск ата-аналарга, опекуннарга һәм попечительләргә  алар бу көннәрне инвалид балаларына багышлый алсын өчен бирелә.

       Өстәмә яллар бирүне сорап язган гариза эш бирүчегә тапшырыла. Көннәрне рәттән алырга яки төрле даталар буенча ай дәвамында таратырга мөмкин. Файдаланылмаган ташламалы көннәр киләсе айга күчерелми.

       "Узган елның сентябреннән башлап ял көннәрен уңайлырак форматта кулланырга мөмкин. Ата-аналарның, файдаланылмаган ял көннәрен  туплап, 24 көнгә кадәр дәвамлылыкта ял алу һәм ул көннәрне  бала карауга багышлау мөмкинлеге бар", - дип ачыклык кертте Татарстан Республикасы Социаль фонд идарәчесе Эдуард Вафин.

          Игътибар! Хезмәткәргә яллар датасын эш бирүче белән килештерергә һәм тиешле гаризаны кадрлар бүлегенә бирергә кирәк.

          Өстәмә мәгълүматны Россия Социаль фонды Бердәм контакт-үзәгенең 8 800 1-00000-1 телефоны  буенча алырга мөмкин (шалтырату бушлай).


1
апрель, 2024 ел
дүшәмбе

Социаль фондның Татарстан бүлеге дәүләт тәэминатында булган һәм социаль пенсияләрне  пенсионерның узган елгы яшәү минимумы артуга тәңгәлләштереп 7,5%ка индексацияләде. Татарстанда 80 меңнән артык пенсионерның пенсияләрне артты. Күпчелек пенсионерларга бу төр пенсия инвалидлык буенча һәм туендыручысын югалту, шулай ук иминият пенсиясен билгеләү өчен җитәрлек расланган стажы булмау сәбәпле  түләнә.

        Социаль пенсияләр белән бергә түбәндәге категориягә караган пенсионерларның пенсияләре индексацияләнде:

  • Бөек Ватан сугышында катнашучылар;
  • «Блокададагы Ленинградта яшәүчегә» билгесе, «Камалган Севастопольдә яшәүче» билгесе яисә «Камалган Сталинградта яшәүче» билгесе белән бүләкләнгән гражданнар;
  • чакырылыш буенча хәрби хезмәт узган хәрби хезмәткәрләр һәм аларның гаиләләрендәге хезмәткә яраксыз кешеләр;
  •  радиация йогынтысына дучар булган гражданнар һәм аларның гаиләләренең хезмәткә яраксыз әгъзалары;
  •  космонавтлар һәм очучы-сынаучылар;
  •  кайбер башка гражданнар.

     Индексациядән соң социаль пенсиянең уртача күләме 12,6 мең сумга кадәр артачак. Индексацияләнгән пенсия пенсионерларга апрель аенда гадәти китерү графигы буенча киләчәк.

       "Апрель индексациясе агымдагы ел башыннан пенсияләрне  өченче арттыру булды. Гыйнварда эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсияләре планлаштырылган 4,6% урынына 7,5% ка индексацияләнде.  Индексация картлык буенча иминият пенсиясе алучы 900 меңнән артык кешегә кагылды. Февральдә Социаль фонд кайбер социаль түләүләрне  7,4% ка индексацияләде. Инвалидлыгы булган кешеләр, хәрби хәрәкәтләр ветераннары, Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм башкалар югары пособиеләр ала башлады, - дип билгеләп үтте Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы  бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин._________________________________________________________________________Россия Социаль Фондының Татарстан Республикасы буенча

бүлекчәсенең Контакт –үзәге  8 800 1-000-001

Интернет-ресурслар http://sfr.gov.ru                                 

         


28
март, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Татарстанда 225 420 кеше Социаль фонд хезмәтләрен электрон рәвештә алды, бу сан фонд күрсәтә торган хезмәтләрнең 95,4% ын тәшкил итә. Дәүләт хезмәтләре порталында фонд эшчәнлегенең барлык юнәлешләрен диярлек колачлаган йөздән артык сервис эшли. Бу пенсияләр, вакытлыча хезмәткә яраксызлык кәгазьләре, социаль түләүләр һәм балаларга пособиеләр, инвалидлыгы булган кешеләрне һәм өлкән яшьтәге гражданнарны тәрбияләгән өчен, хәрби хәрәкәтләрдән һәм радиациядән зарар күргән гаиләләргә ярдәм итү чаралары.

 

Татарстанлылар арасында Социаль фондның электрон рәвештә күрсәтелә торган иң актуаль хезмәтләр түбәндәгеләр:

- пенсияләрне билгеләү һәм түләү;

 - бердәм пособие билгеләү;

 - ана капиталы чаралары белән эш итү.

 

Моннан тыш, Дәүләт хезмәтләрендә булачак пенсионерларга үзләренең электрон хезмәт кенәгәләре һәм шәхси счет мәгълүматларын тикшерергә, пенсия тупланмаларыннан бер тапкыр түләү алуга гариза бирергә мөмкинлек бирүче сервислар тәкъдим ителгән.

 

Шулай ук инвалидлыгы булган гражданнар һәм аларның вәкилләре тернәкләндерүнең техник чараларын алуга гариза бирә һәм махсус урыннарда машина кую өчен автомобильләрен терки алалар.

 

«Фонд хезмәтләреннән нинди форматта файдаланырга икәнен  һәркем үзе  сайлый: гражданнар электрон вариантка өстенлек бирә яисә фондның яки күп функцияле үзәкнең клиент хезмәтенә көндез мөрәҗәгать итә алалар. Республикада клиентлар белән эшләү хезмәтләренең 50 дән артык офисы эшли. Моннан тыш,  контакт-үзәк операторы  көненә 100 дән артык шалтыратуга җавап бирә, һәм кайбер клиентларыбызның фондка шәхси мөрәҗәгате читтән торып - телефон шалтыратуы белән хәл ителә,»- дип билгеләп үтте Татарстан Социаль фонды бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

 

 Өстәмә мәгълүматны Социаль фонд бердәм контакт-үзәгенең 8 800 1-00000-1 телефоны номеры буенча алырга була (шалтырату бушлай).

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International