ЯҢАЛЫКЛАР


15
апрель, 2020 ел
чәршәмбе

Хезмәткә түләүнең минималь күләме – эш хакының закон тарафыннан билгеләнгән минимумы. Исегезгә төшерәбез, 2020 елның 1 гыйнварыннан Россия Федерациясендә хезмәт өчен түләүнең минималь күләме аена 12130 сум дип билгеләнде.

Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 133 статьясы нигезендә хезмәт өчен түләүнең федераль законда билгеләнгән минималь күләме:

- федераль бюджеттан финанслана торган оешмалар  тарафыннан - федераль бюджет акчалары, бюджеттан тыш акчалар, шулай ук эшмәкәрлек һәм эшчәнлекнең керем китерә торган башка чаралары исәбеннән;

- Россия Федерациясе субъектлары бюджетларыннан финанслана торган оешмалар тарафыннан - Россия Федерациясе субъектлары бюджетлары акчалары исәбеннән, бюджеттан тыш акчалар, шулай ук эшмәкәрлек һәм эшчәнлекнең керем китерә торган башка чаралары исәбеннән;

- җирле бюджеттан финанслана торган оешмалар  тарафыннан – җирле бюджет акчалары исәбеннән, бюджеттан тыш акчалар, шулай ук эшмәкәрлек һәм эшчәнлекнең керем китерә торган башка чаралары исәбеннән;

- башка эш бирүчеләр тарафыннан - үз акчалары исәбеннән тәэмин ителә.

Бу чорда тулысынча эш вакыты нормасын һәм хезмәт нормасын (хезмәт вазыйфаларын) үтәгән хезмәткәрнең айлык хезмәт хакы хезмәт өчен түләүнең минималь күләменнән кимрәк була алмый.

Игътибар итегез, хезмәткә түләүнең минималь күләменнән азрак хезмәт хакы билгеләү өчен РФ Административ хокук бозулар кодексының  (КоАП) 5.27 ст. 6 өлеше буенча административ җаваплылык каралган.

Гаепле вазыйфаи зат өчен кисәтү яки ун мең сумнан егерме мең сумга кадәр күләмдә административ штраф салу рәвешендә җәза каралган. Юридик зат булмаган эшмәкәрлек эшчәнлеген гамәлгә ашыручы затлар өчен штраф күләме бер мең сумнан биш мең сумга кадәр, ә юридик затлар өчен - утыз мең сумнан илле мең сумга кадәр тәшкил итә.

 

Дәүләт һәм муниципаль контрактларны төзегәндә мәнфәгатьләр конфликты - аларны гамәлгә яраксыз дип тану өчен нигез

Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗлар өчен сатып алулар шактый зур финанс ресурслары  җәлеп ителә торган һәм сатып алу эшчәнлегендә катнашучыларның хокукка каршы ысул белән баерга омтылуы аркасында коррупциоген күренешләргә дучар булган икътисад өлкәләренең берсе булып тора.

Мондый күренешләргә каршы тору максатларында заказчы сатып алуларда катнашучыларга “Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәтләр сатып алулар өлкәсендә контракт системасы турында” 44-ФЗ номерлы Федераль законда (алга таба - Контракт системасы турында закон) каралган бердәм таләпләрне билгели.

Шундый мәҗбүри таләпләрнең берсе - сатып алуларда катнашучылар һәм заказчы арасында мәнфәгатьләр конфликты булмау (Контракт системасы турында законның 31 ст. 9 өлеше).

Күрсәтелгән закон белән, мәнфәгатьләр конфликты дигәндә заказчының сатып алулар процессында турыдан-туры катнашучы - физик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр (ИП) белән;  сатуларда катнашучы файда алучылар - хуҗалык җәмгыятенең турыдан-туры яисә читләтеп (юридик зат яисә берничә юридик зат аша) тавыш бирә торган акцияләренең 10%ыннан күбрәген яисә сатып алуда катнашучы хуҗалык җәмгыятенең устав капиталында 10%тан артык өлешен тәшкил итүче физик затлар белән; хуҗалык җәмгыяте  башкарма органы җитәкчесе (директор, генераль директор, идарәче, президент һ.б.) белән; хуҗалык җәмгыятенең коллегиаль башкарма органы әгъзалары белән; учреждение яисә унитар предприятие җитәкчесе белән; сатып алуда катнашучы юридик затлар идарәсенең башка органнары белән вазыйфаи затларның никахта торуы йә якын туганнары, уллыкка алучылары яисә уллыкка алынганнары булган ситуацияләр аңлашыла дип билгеләнгән.

Мәнфәгатьләр конфликты ачыкланганда, заказчы контракт төзүдән баш тартырга тиеш.

Мәнфәгатьләр конфликты булганда төзелгән контракт вак килешү булып тора, чөнки турыдан-туры закон белән билгеләнгән тыюны боза һәм халык мәнфәгатьләренә яный.

Законнарның дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр сатып алуны гамәлгә ашыруга караган өлешендәге таләпләрен үтәү суд чыгымнары, административ штрафлар рәвешендә тискәре нәтиҗәләрне, шулай ук законлы булмаган контрактны үтәүгә бәйле финанс югалтуларын булдырмаска мөмкинлек бирәчәк.


7
апрель, 2020 ел
сишәмбе

Пенсия фонды ,түләүләрне  кредит оешмасы аша алучы гражданнарга, пенсияләрне вакытыннан алда түләячәк.

 

            Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча хәбәр иткәнчә, 2020 елның апрель ае өчен татарстанлыларга пенсияләр, пособиеләр һәм социаль түләүләр вакытыннан алда түләнә.

          Түләүләрне кредит оешмалары аша алучы гражданнарга пенсияләр счетка 2020 елның 9 апрелендә күчәчәк.

                Исегезгә төшерәбез, Пенсия фондына кабул итү чикләнгән, ПФР ның күпчелек хезмәтләрен өйдән чыкмыйча гына, Россия Пенсия Фондыны сайтында яки дәүләт хезмәтләре порталында, ПФР органнары эшчәнлеге мәсьәләләре буенча консультацияләр - Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе Контакт-үзәгенең телефон номеры буенча алырга мөмкин:8 (843) 2-79-27-27

                 Үз-үзегезне изоляцияләү режимын, үзегезне, якыннарыгызны саклагыз һәм сәламәт булыгыз!

 


6
апрель, 2020 ел
дүшәмбе

Президент кушуы буенча Пенсия фонды

 гражданнарга түләүләрне дәвам итә.

 

     Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча,  Пенсия фонды моңа кадәр закон нигезендә теге яисә бу төр ярдәмгә хокукы барлыкны тиешле документлар тапшырып расларга кирәк булган түләүләрне гариза белән мөрәҗәгать итмичә генә озайту эшенэ кереште. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан  бүлеге хәбәр итә.

       Бу, беренче чиратта, пенсияләргә һәм ана капиталыннан айлык түләүгә кагыла.

    Әйтик, 18 яшь тулган туендыручысын югалту буенча пенсия алучыларга якындагы айларда уку фактын раслау һәм түләүләрне озайту өчен Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәкми. 1 июльгә кадәр уку факты болай да аңлашылачак.

      Укучыларга пенсия түләүне озайту турында карарны Пенсия Фонды органнары уку йортларыннан алына торган яисә хезмәт эшчәнлеге турында булган белешмәләргә нигезләнеп кабул итәчәк.

        Ышаныч кәгазе буенча пенсия түләү очрагында да шундый ук тәртип кулланыла. Закон мондый хәлдә пенсионерга елга бер тапкыр пенсия фондының клиент хезмәтенә яки банкка, мәсәлән, китерү оешмасына килү юлы белән түләү алуны раслауны йөкли. Июльгә кадәр пенсия алу факты килешү буенча күздә тотылачак һәм пенсионерның акчалары хәтта түләү чоры тәмамланганнан соң да киләчәк.

       Ана капиталы хисабыннан ай саен  акча алучы гаиләләргә дә керемнәрен раслау һәм, димәк, бу ярдәм чарасына хокукны раслау өчен, Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәкми. Ана капиталы хисабыннан  аз керемле гаиләләргә айлык билгеләү тәртибе  2020 елның 1 октябренә кадәр гамәлдә булачак.

         Болардан тыш, Россия территориясендә теркәлгән яшәү урыны булмаган социаль пенсия алучы гражданнарга түләүләр дә автомат рәвештә озынайтылачак.Закон буенча  әлеге категория гражданнарга пенсия аларнын яшәү урынын күрсәтелеп язылган гаризалары нигезендэ билгеләнә.Киләчәктә түләү хокукын югалтмас өчен, гаризаны елга бер тапкыр тапшырырга кирәк. Әлеге тәртип хәзерге вакытта туктатылган.


1
апрель, 2020 ел
чәршәмбе

КФҮ вакытлыча гражданнарны кабул итү шартларын үзгәртә.
Агымдагы елның 30 мартыннан 3 апреленә кадәр Татарстанда күп функцияле үзәкләр элек кабул ителгән запрослар буенча әзер документларны бирү өчен генә эшләячәк. Документлар кабул ителмәячәк. Мондый карар Россия Президенты Владимир Путинның «Россия Федерациясендә эшләми торган көннәрне игълан итү турында»25.03.2020 ел, №206 Указы нигезендә, короновирус таралу куркынычын булдырмау максатыннан Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан кабул ителде.
Гадәти режимда учреждениенең Колл-үзәге эшләячәк, аның хезмәткәрләре гражданнарга телефон аша кирәкле консультацияне күрсәтәчәкләр:
8(843) 222-06-20.
Россиядә билгеләнгән ял атнасы вакытында КФҮләрдә документларны кабул итүне туктату карары, барыннан да элек, үзәкләргә килүчеләрне яклау зарурлыгына бәйле. Гадәти көннәрдә КФҮнең шәһәр офислары көненә 1000 кешене кабул итте, хәзерге вакытта килүчеләр саны 20% - ка артты.
Исегезгә төшерәбез, беренче чиратта кирәкле хезмәтләрне (паспорт, машина йөртү таныклыгы, төрле белешмәләр һәм өземтә алу кебек) алу өчен запросларны дәүләт хезмәтләре Порталы аша электрон рәвештә бирергә мөмкин. Шул ук вакытта мондый хезмәтләр өчен КФҮЛӘРГӘ мөрәҗәгать итү зарурлыгы юк".


28
март, 2020 ел
шимбә

С 30 марта 2020 года прием граждан только по предварительной записи, также  через сайт или по номеру телефона 8(84370) 2-10-74 Консультации и разъяснения по вопросам деятельности Пенсионного фонда можно получить по номеру телефона Клиентской службы в Кайбицком  районе 8(84370) 2-10-74  В случае крайней необходимости посещения Пенсионного фонда, например, подачи заявления, напоминаем о возможности его направления через Личный кабинет на сайте ПФР www.pfrf.ru. Обращаем внимание, гражданам старше 65 лет, необходимо соблюдать режим самоизоляции!!! Берегите себя, своих близких и будьте здоровы!


27
март, 2020 ел
җомга

Үз сәламәтлегегезне саклагыз - өйдән чыкмыйча гына Пенсия фонды хезмәтләрен алыгыз.

      Коронавирус таралуга юл куймас өчен, Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча  Бүлекчәсе Пенсия фонды сайты www.pfrf.ru шәхси кабинеты аша  Пенсия фондының күпчелек хезмәтләрен электрон рәвештә алу мөмкинлеге турында искә төшерә.

       Шулай ук, Пенсия фондына бару кирәк булган очракта, ПФР сайтының шәхси кабинеты аша алдан язылу сервисыннан  файдаланырга киңәш итәбез.

    Моннан тыш, кирәкле консультацияне Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды Бүлегенең контакт-үзәгенә 8 (843) 279-27-27 телефон номеры буенча шалтыратып алырга мөмкин", - дип билгеләп үтте Татарстан Республика Пенсия фонды бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

       Кайбыч районы (бүлек хокукындагы) клиентлар хезмәтенең кайнар линия телефоны 8 (84370) – 2-10-74.

Үзегезне, якыннарыгызны саклагыз һәм сәламәт булыгыз!

 


24
март, 2020 ел
сишәмбе

2020 елның 6 февралендәге 10-ФЗ номерлы федераль закон нигезендә Россия Федерациясе Гаилә кодексының 86 статьясына «ата-аналарның балаларга өстәмә чыгымнарда катнашуы»дигән үзгәрешләр кертелде.

Килешү булмаганда һәм РФ Гаилә кодексының 86 статьясындагы 1 пунктында күрсәтелгән аерым шартлар булганда, ата-аналарның һәркайсы суд тарафыннан әлеге Шартлар белән бәйле өстәмә чыгымнарны тикшерүдә катнашуга җәлеп ителергә мөмкин.

Элегрәк мондый нигезләрнең гамәлдәге исемлеге тулы түгел, ләкин барлыкка килгән практика нигезендә, баланың сәламәтлеге торышына (балигъ булмаганнарны дәвалау, аны реабилитацияләү) бәйле хәлләргә карата кулланылган иде.

Хәзер закон чыгаручы тарафыннан, шулай ук, даими яшәү өчен яраклы торак урыны булмау да мондый хәл булып тора, дип билгеләнгән.

Закон 2020 елның 17 февралендә үз көченә керде һәм ата-аналарның никахларын өзгән вакытта балаларның торак хокукларын якларга тиеш.

Татарстанда  Ана (гаилә) капиталыннан турыдан-туры файлану мәсьәләсен кредит оешмасында ук хәл итеп була.

 

         Россиядә беренче буларак  Россия Федерациясе  Пенсия фонды  Татарстан Бүлекчәсе эре кредит оешмасы  “Ак-барс  Банк” акционерлык җәмгыяте  белән Ана (гаилә) капиталы акчаларын кредит буенча төп бурычны түләүгә яисә беренче взнос  күчерергә гариза алу буенча  “Россия Пенсия фондының  Татарстан республикасы буенча Бүлекчәсе белән “Ак-барс Банк” акционерлык җәмгыяте арасында үзара  мәгълумат алмашу турында килешү төзеделәр.

         Әлеге килешү кысаларында Татарстандагы гаиләләр арасында аеруча киң татарлган юнәлеш - торак шартларын кредит акчасы хисабына яхшырту күпкә җиңеләйде.

         “Ана (гаилә) капиталын кредит буенча бурычны каплауга мөмкин кадәр тизрәк юнәлтү өчен тиешле гаризаны кредит алган банкта ук язарга була. Ягъни, Пенсия фондына һәм банк учреждениясенә аерым-аерым ике гариза язмыйча, гаилә, кредит рәсмиләштерә торган банкка мөрәҗәгать итеп, берьюлы кредит алуны да рәсмиләштерә, кредитны түләүгә, яисә беренче взносны кертүгә дә гариза яза,”- дип билгеләп үтте Татарстан Пенсия фонды Идарәчесе Эдуард Вафин.

        Әлеге килешү Демография программасы кысаларында Һәм 2020 елның 1 мартында кабул ителгән Ана (гаилә) капиталы акчаларын куллануга кагылышлы сораулар буенча Россия Федерациясенең  кайбер закон актларына үзгәрешләр кертү турындагы 35 номерлы Федераль закон нигезендә тормышка ашырыла.


23
март, 2020 ел
дүшәмбе

 

       24 март 2020 елда  Пенсия фондының Кайбыч районы бүлегендә ( адресы: Кайбыч авылы, Кояшлы бульвар урамы, 7 йортта) 13.00 сәгатьтән  башлап Татарстан Республикасы  буенча  Пенсия Фонды  Идарәчесенең урынбасары Елена  Горюнова пенсия фондына кагылышы  сораулары булган Кайбычлыларны  кабул  итәчәк. 

      Кабул итүгә алдан язылу өчен телефон номеры 2-10-74.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International