ЯҢАЛЫКЛАР


26
август, 2020 ел
чәршәмбе

Кайбыч районы прокуратурасы Яшел Үзәндә яшәүче 41 яшьлек кешегә карата дәүләт гаепләвен хуплады, ул РФ ҖК 318 маддәсенең 1 өлешендә каралган җинаять кылуда (хакимият вәкиленә карата, үз вазифаларын үтәүгә бәйле рәвештә, тормыш һәм сәламәтлек өчен куркыныч булмаган көч куллануда) гаепләнә.

Суд тарафыннан 2020 елның 8 мартында,  Кайбыч районы Олы Подберезье авылы урамында, хөкем ителүче исерек хәлдә, Россия Эчке эшләр министрлыгының Кайбыч районы буенча бүлеге полиция участок уполномоченныеның  йөзенә  кул белән  сугуы ачыкланды.

Район суды хөкем ителүчегә 10 мең сум күләмендә штраф билгеләде, хөкем карары законлы үз көченә кермәде.

 

Кайбыч районы прокуратурасы


25
август, 2020 ел
сишәмбе
Үтерү итереп чыгарган бәхәс
2020 елның 21 августында Кайбыч районы Надеждино авылының бер йортында 1992 елда туган, күп санлы колото-резина яралары булган җирле кешенең мәете табыла.
Әлеге факт буенча тикшерү органнары РФ ҖК 105 маддәсенең 1 өлешендә каралган җинаять составы билгеләре буенча (кеше үтерү, ягъни башка кешегә аңлы рәвештә үлем китерү) җинаять эше кузгаткан. Кайбыч районы прокуратурасы кеше үтерү факты буенча җинаять эше кузгатуны законлы һәм нигезле дип таныды.
Вакыйга урынына тикшерү төркеме белән берлектә район прокуроры Сөләйманов Алмаз чыкты.
Башлангыч версия буенча, 2020 елның 20 август кичендә элек иректән мәхрүм итү урыннарында бергә җәза алган ике ир-ат арасында низаг була. Кайбыч районының Колаңгы станциясендә яшәүче 26 яшьлек кеше шәхси ызгыш туфрагында мәетнең төрле өлешләре буенча 60тан да ким булмаган пычак белән кадый.
Шикләнелүчегә карата суд тарафыннан сак астына алу чарасы сайланган, ул үтерүдә гаепен таныган, пычак яшергән урынны күрсәткән.
Хәзерге вакытта бу хәлнең барлык шартларын билгеләүгә юнәлдерелгән тикшерү эшләре алып барыла.
Җинаять эшен тикшерү район прокуратурасы контролендә тора.
Район прокуроры урынбасары Ф. ф. Хафизов

19
август, 2020 ел
чәршәмбе

Уңышның беренче бәйрәмнәреннән берсе булып тора; ышанычлар буенча, табигать җәйдән көзгә һәм кышка кадәр борыла. ... Көнчыгыш славяннарның бары алма Спасыннан гына яңа уңыш җимешләреннән алма һәм ризыклар ашарга рөхсәт ителә. Бу көнне алар чиркәүдә изгеләндерелә.

Татарстанның 90нан артык гаиләсе, Пенсия фондына кермичә, кредит учреждениесендә МСК акчаларын кулланган
 


18
август, 2020 ел
сишәмбе

Пенсия күләме, стаж дәвамлылыгы, пенсияне китерү көне һәм пенсия белән тәэмин итүгә кагылышлы башка шәхси мәгълүматларны “Код сүз”ен кулланып, контакт-үзәгендәге 2-79-27-27 телефоны аша өйдән чыгып тормыйча гына алырга мөмкин. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарастан Бүлекчәсе хәбәр итә.

Код сүзе – кешенең шәхси катнашуыннан башка гына шалтыратучыны идентификацияләү, ягъни раслау ысулы ул. Гамәлдәге законнар җыелмасы нормалары буенча Пенсия фонды хезмәткәрләре телефон аша персональ мәгълүматларга кагылышлы сорауларга җавап бирә алмыйлар. Шулай итеп, шәхси мәгълүматлы сораулар буенча белгеч консультацияне “Код сүзе”, ягъни контроль мәгълүматлары булган гражданнарга гына бирә.

“Код сүзе”н гражданин Пенсия фондының www.pfrf.ru рәсми сайтындагы шәхси кабинетында күрсәтә, бу сүзне һәркем мөстәкыйль рәвештә сайлый һәм “Код сүзе” аның үзенә генә мәгълүм була.

“2-79-27-27 телефонына шалтыратып, секрет кодны әйткәч, татарстанлылар үзләрен кызыксындырган сорауларга, шул исәптән шәхси мәгълүматларга кагылышлыларына да җавап ала һәм килеп туган хәлне оператив рәвештә хәл итә ала”- дип билгеләп үтте Россия Пенсия фондының Татарстандагы Бүлекчәсе башлыгы Эдуард Вафин.

Шәхесне раслау өчен код сүзеннән файдалану турындагы гаризаны Россия Пенсия фондының теләсә кайсы идарәсенең клиентлар белән эшләү хезмәтенә мөрәҗәгать итеп тә бирергә мөмкин.  Пенсия фондының клиентлар белән эшләү хезмәтендә гражданнар ал

дан язылу тәртибендә кабул ителәләр.


7
август, 2020 ел
җомга

Сез өлкән яшьтәге кешене яисә инвалидны карыйсызмы? Айлык туләүне рәсмиләштерегез!

Сез өлкән яшьтәге кешене яисә инвалидны карыйсызмы? Айлык туләүне рәсмиләштерегез!


6
август, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Пенсия фонды инвалидларга Һэм инвалид балаларга айлык акчалата түләүләрне гариза белән мөрәҗәгать итмичә билгели башлый.

Агымдагы елның 28 июленнән башлап инвалидларга һәм инвалид балаларга айлык акчалата туләүләр проактив режимда билгеләнә башлый. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарастан бүлекчәсе хәбәр итә. Димәк, әлеге категориягә караган гражданнарга түләү билгеләүне сорап мөрәҗәгать итәргә кирәкми, Россия Пенсия фонды территориаль органнары бу эшне үзләре башкара.

Пенсия фонды түләүләрне инвалидларның Федераль регистры мәгълүматлары буенча билгели. Айлык акчалата түләү кешенең инвалид яисә инвалид бала категориясенә кергән көненнән, шул көннән соң 10 көн дәвамында, реестрга  инвалидлык турында мәгълумәт кергәннән соң билгеләнә. Айлык акчалата түләү билгеләнү турындагы хәбәр гражданнарның Дәүләт хемәтләре порталындагы шәхси кабинетта, электрон почта  адресына яисә смс-хәбәр аша җибәрелә.

Айлык акчалата түләүне гариза  нигезендә рәсмилләштерүдән баш тарту сәламәтлекләре чикле булган гражданнарга пенсия яисә башка түләүләр билгеләү процессын гадиләштеру  юнәлешендә ясалган тагын бер адым. Инвалидларның махсус төзелгән Федераль реестры медик-социаль экспертиза учрежденияләре бюджеттан тыш фондлар, Федераль министрлыклар һәм ведомстволар, шулай ук властьның региональ һәм муниципаль органнарыннан килгән мәгълүматны туплау бердәм мәгълүмат  операторы ул.

Инвалидларның Федераль реестры мәгълүматлары нигезендә инвалидлык буенча пенсияләр дә дистанцион режимда билгеләнә. Пенсия фондына мөрәҗәгать иткәндә, инвалид электрон гариза гына юллый, калган барлык кирәкле документлар федераль реестрдан алына.

Хәзерге вакытта инвалидлыкны билгеләү процедурасы да инвалидның үзен медик-социаль экспертиза бюросына китермичә, медицина учреждениеләре документлары буенча читтән торып - дистанцион рәвештә башкарыла. Әлеге тәртип эпидемиологик ситуациягә бәйле рәвештә вакытлыча, 2020 елның 1 мартыннан 1 октябренә кадәр кертелде.

Инвалидлык турында мәгълүмат Федераль реестрга кергәч, Пенсия фондының территориаль органында гражданинга пенсия яисә айлык акчалата түләү мөстәкыйль рәвештә билгеләнә, кешегә Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинет яисә Пенсия фонды сайты аша түләүне китерү ысулы күрсәтелгән гариза гына җибәрергә кирәк була.

Апрельдән башлап Пенсия фонды пенсия һәм пособиеләрне дистанцион билгеләү, халыктан кирәкле мәгълүмат алу буенча запрослар җибәрү, элегрәк билгеләнгән түләүләрне кабат исәпләү яисә түләү вакытын проактив рәвештә озынайту чараларын тормышка ашыра. Аерым төр түләүләрне гариза язмыйча гына билгеләү алга таба да дәвам ителәчәк.


3
август, 2020 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасының сәнәгать һәм башка махсус билгеләнештәге җирләре кадастр бәясен дәүләт кадастр бәяләве мәгълүматлары фондында билгеләү турында, шулай ук Хисап проектына искәрмәләр бирү тәртибе һәм вакытлары турында арадаш хисап документларын (алга таба – хисап проекты) урнаштыру турында.

1 августтан 2019 елда эшләгән пенсионерларның пенсияләре артты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International