2020 год в Кайбицком районе объявлен годом демографии и согласно принятому в районе решению, в качестве мер социальной поддержки при рождении в семье первого и второго малыша родители получают сертификат на 5 тысяч рублей, за третьего – в подарок детскую коляску, а за четвертого и последующих детей– сертификат на 20 тысяч рублей, при условии проживания семьи в районе.
Сегодня Руководитель Аппарата Совета Кайбицкого муниципального района Айзатуллова Рамиля Галятдиновна от имени Главы района вручила семье Капитонова Дмитрия Калистратовича и Галиуллиной Гузель Рашитовны детскую коляску за рождение третьего ребёнка.
Бүген Кайбыч муниципаль район Советы Аппараты җитәкчесе Айзатуллова Рамилә Галятдин кызы Горшкова Мария Геннадьевнаны юбилее белән котлады. Аңа сәламәтлек,сәламәтлек, эштә уңышлар,иминлек теләде .
Безнең илдә банк карталары белән җинаятьләр саны арта. Мошенниклар гражданнарга карата ышанычка ышана, әлеге карталарны белә һәм хәтта корбаннарны үз счетларына акча күчерергә мәҗбүр итә.
Төрле вариацияләр булган «ышаныч өчен» акча урлау схемасы җинаятьчеләрнең иң популяры булды. Клиент банкның ялган хезмәткәреннән шалтырату ала. Җинаятьче, янәсе, карта белән шикле операцияне ачыклаган, дип хәбәр итә. Аннары ул шулай ук төрле мәгълүматлар сорый: карта, CV-код, СМС код яки пароль. Шуннан соң бу мәгълүматлар акча урлау өчен кулланылар. Нәтиҗәдә, клиент акчаны үзе биргән һәм банк аларны кире кайтара алмый.
Әйтик, 2020 елның 20 ноябрендә Россия Эчке эшләр министрлыгының Кайбыч районы буенча бүлеге җирле кеше гаризасы буенча РФ Җинаять кодексының 158 ст.3 ө. «г» п. буенча банк счетыннан акча урлау факты буенча җинаять эше кузгатты.
Зыян күрүчегә телефон аша банкның куркынычсызлык хезмәте хезмәткәрләре тарафыннан таныш булмаган затлар мөрәҗәгать иткән. Алар аңа хәбәр итүе буенча, әлеге кешегә кредит рәсмиләштерелгән һәм аннулировать итү өчен гариза кирәк диеп аңлаталар. Мошенниклар шулай ук аңа исәпләнгән акчаларны банк счетына кире кайтарырга кирәк, дип тә хәбәр итәләр. Зыян күрүче шалтыратучылар күрсәтмәсе буенча эш иткән, СМС кодын атаган. Нәтиҗәдә, аның банк картасыннан 80485 сум урланган.
Шуны истә тотарга кирәк, куркынычсызлык хезмәте беркайчан да клиентларга үзе шалтыратмый һәм шәхси мәгълүматларны атауны сорамый.
Картада операцияне раслау өчен СМС кодны, шулай ук пин-код яки CV-кодны беркемгә дә хәбәр итәргә ярамый.
Район прокуроры урынбасары Ф.Ф.Хафизов
Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды бүлеге хәбәр иткәнчә, 2021 елның гыйнварыннан республика Пенсия фондының барлык клиент хезмәтләрендә кабул итү элеккечә график буенча, алдан язылу буенча нинди дә булса үзгәрешләрсез башкарылачак.
Татарстан Конституция көне белән!
Картлык буенча иминият пенсиясен ничек рәсмиләштерергә? Ана капиталы турында нәрсәләр белергә кирәк? Пенсия белән тәэмин итүнең кайсы вариантын сайларга? Пенсия китерү турындагы гаризаны ничек тапшырырга? Сезне кызыксындырган сорауларга җавапны «Пенсия фонды WhatsApp»ыннан табып була.
Россия Пенсия фондынын Татарстан Бүлекчәсендә пенсиягә кагылышлы мәсьәләләр буенча шәхси ярдәмче булдыру юлын таптылар. Бот белән эшләү бик уңайлы: үз контактыңа 8-960-088-074 телефон номерынө өстәгәннән сон, WhatsApp аша сез пенсия белән тәэмин итүгә кагылышлы үзегезгә кирәкле материалны таба аласыз.
COVID-19 белән авыручылар белән эшләүче медицина хезмәткәрләренең стажы ике тапкыр арттырып исәпләнәчәк.
Россия Федерациясе хөкүмәтенең 2020 елның 6 августында кабул ителгән 1191 номерлы карары буенча коронавирус белән зарарланган яисә авыру йоктырган дигән шикле пациентларга ярдәм күрсәтүче медицина хезмәткәрләренең агымдагы елның 1 гыйнварыннан 30 сентябренә кадәрге чорда хезмәт стажы махсус тәртиптә исәпләнә. Вакытыннан алда пенсиягә чыгу хокукы бирә торган бер көн алар өчен ике тиешле хезмәт көне итеп исәпләнә. Бу хакта медицина хезмәткәрләренә Россия Пенсия фондының Татарстан Бүлекчәсе хәбәр итә.
Медицина хезмәткәрләренең ташламалы иминият стажы шәхси (персонифициальләшкән) исәп мәгълүматлары нигезендә раслана. Шәхси исәп документларына үзгәреш керткәнче билгеләнгән тәртиптә эш белән тәэмин итүче биргән документлар буенча исәпләнелә.
Исегезгә төшерәбез, авыл җирендә 25 ел, шәһәрдә 30 ел эшләп махсус стаж туплаган медицина хезмәткәрләре вакытыннан алда пенсиягә чыгу хокукына ия. Бу очракта медицина хезмәткәрләре өчен вакытыннан алда иминият пенсиясенә чыгу вакыты махсус хезмәт стажы тулган һәм пенсия билгеләүне сорап мөрәҗәгать итүне кичектерү чорыннан чыгып исәпләнелә.
2020 елда кичектереп тору чоры ел ярым тәшкил итә. Бу исә махсус стаж 2020 елда тулган очракта, пенсия билгеләүне сорап мөрәҗәгать итү чоры бер ел ярымга, 2021 елда тулса – өч елга, 2022 елда тулган очракта дүрт елга кичектерелә дигәнне аңлата. 2023 елда һәм аннан соңгы чорда махсус ташламалы стаж туплаучылар өчен кичектереп тору чоры биш ел тәшкил итәчәк.
![]()
Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча булекчәсе Пресс – хезмәте (843)279-2513.
Россия Пенсия фондының Татарстан Бүлекчәсе агымдагы елның 31 декабренә кадәр эшләүче һәр хезмәткәр эш белән тәэмин итүчегә традицион кәгазь яисә электрон хезмәт кенәгәсен сайлавы турында гариза бирергә кирәклеген искә төшерә.
Хезмәт кенәгәсен нинди вариантта алып бару ысулы сайлау хокукына бары тик эшләүче гражданнар гына ия. Хезмәт эшчәнлеген 2021 елның 1 гыйнварыннан соң башлаучыларның сайлау хокуклары булмаячак. Аларның хезмәт эшчәнлекләре турында мәгълүмат бары тик электрон вариантта гына алып барылачак.
Хезмәт кенәгәсен электрон вариантта алып баруның өстенлекле ягы шунда: хезмәткәр үзенең хезмәт эшчәнлеге турындагы мәгълүмат белән теләсә кайсы вакыт таныша ала. Электрон хезмәт кенәгәсен күчереп алырга, бастырырга, электрон почта аша дәүләт хезмәтләре яки Россия Пенсия фонды сайтындагы шәхси кабинеттан потенциаль эш белән тәэмин итүчегә җибәрергә мөмкин.
Болардан тыш электрон хезмәт кенәгәсен югалтып булмый, кенәгәнең кәгазь вариантын тутырганда очрый торган төгәлсезлекләр һәм хаталар җибәрелми.
Хуҗа Хәсән авыл җирлеге башкарма комитеты бүген Казан шәһәрендә Яңа Савин районының «Бәхетле» сәүдә үзәгенең парковка мәйданчыгында авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнаша.
Халыкара авыл хатын-кызлары көнен беренче тапкыр 2008 елда билгеләп үттеләр. Бәйрәмне оештыру идеясе 1995 елда Пекинда узган хатын-кызлар конференциясе вакытында барлыкка килгән, тик 12 елдан соң гына ул рәсми рәвештә расланган. Бәйрәмнең максаты-авыл хезмәтчәннәренең авыр хәленә игътибар итү һәм аларның азык-төлек индустриясе һәм сәнәгате үсешенә зур өлеш кертүләрен лаеклы бәяләү. Бөтен дөнья хатын-кызларының дүрттән бер өлеше авыл җирлегендә яши. Шәһәр халкын азык-төлек һәм үсемлек чималы белән тәэмин итү алар кулында. Авыл хатын-кызларының хезмәте нәтиҗәсендә кибет киштәләрендә көн саен ит, сөт, икмәк, май һәм башка бик күп продуктлар барлыкка килә. Авыл хатын-кызлары көне авыл җирендә яшәүче барлык һөнәр ияләрен берләштерә.