Хәзер пенсияне Пенсия фонды порталында шәхси кабинет яисә дәүләт порталында электрон гариза ярдәмендә билгеләргә мөмкин. Пенсиягә чыгучының ризалыгы булган очракта пенсияне эш бирүченең Пенсия фондының мәгълүматлар системасына җибәргән мәгълүматлар буенча тулысынча дистанцион рәвештә билгеләп була. Система гражданинның тупланган пенсия коэффициенты һәм стажын, пенсия исәпләү өчен уртача айлык хезмәт хакын билгеләргә, балалар тәрбияләгән яисә өлкән кешене хезмәттән аерылып караган периодларны һәм башка параметрларны ачыкларга мөмкинлек бирә. Пенсия билгеләү яше якынлашкан кешегә бары тик электрон гариза юллау да җитә, аңа кагылышлы бар мәгүлүмат фондта тупланган була.
Пенсия фондының территориаль органнары гражданнарга пенсия билгеләү өчен кирәкле мәгълүматлар соратуда булыша алалар. Бу закон буенча кеше үзе тапшырырга тиешле документларга да кагыла. Фонд башка ведомстволарга, эш бирүчеләргә, оешмаларга һәм архивларга запрос җибәрә. Кирәкле мәгълүматларны алу өчен Пенсия фонды оешмалар белән мәгълүмат алмашу турында икеяклы килешүләр төзи. Бу күпчелек очракта уку йортларына кагыла. Алардан алынган мәгълүматлар гражданнардан раслаучы документлар сорамыйча гына ана капиталы акчасыннан файдаланырга яисә туендыручысын югалту сәбәпле пенсия билгеләргә мөмкинлек бирә
Татарстанлыларның электрон кабинетларында Пенсия фондының барлык төр түләүләре, шул исәптән кешегә күрсәтелүче хезмәтләр турында мәгълүмат бар. Пенсионерлар һәм пенсия алды яшендәгеләр кабинетта түләүләрне билгеләүгә, яисә ташлама хокукы бирүгә кагылышлы белешмәләрне карый алалар. Документлар көчәйтелгән цифрлы имза белән раслана һәм башка оешмаларга җибәрелә.Эшләүче пенсионерлар кабинетта пенсия коэффициенты, тупланмалар суммасы, стаж һәм күчерелгән сумма турында мәгълүмат таба ала. Узган ел кабинетка гражданнарның электрон хезмәт кенәгәсеннән хезмәт эшчәнлеге турында мәгълүмат та өстәлде. Ана капиталына сертификаты булган гаиләләр кабинетта нинди сумма калганлыгын да күрә ала.
Персональ мәгълүматлардан файдаланып белешмәләр һәм консультацияләрне телефон аша да бирергә мөмкин. Мондый очракларда идентификацияләү өчен алдан ук билгеләнгән код сүзе кирәк. Моңа кадәр аны Пенсия фондына гариза белән мөрәҗәгать иткәннән соң гына билгеләп була иде, хәзер бу эшне электрон кабинетта да башкарырга мөмкин. Код сүзен куллану Пенсия фонды хезмәткәрләренә төгәл персональ мәгълүмат кулланып телефон аша аралашырга мөмкинлек бирә.
Кайбыч районы прокуроры урынбасары Хуҗа Хәсән авыл җирлегендә гражданнарны кабул итәчәк.
2021 елның 03 июнендә Хуҗа Хәсән авыл җирлегендә Кайбыч районы прокуроры урынбасары Хафизов Фатыйх Фрат улы гражданнарны кабул итәчәк. Кабул итү 11.00 сәгатьтә башлана Башкарма комитетында.
Шәхси кабул итүгә җирлекнең теләсә кайсы кешесе мөрәҗәгать итә ала.
Битлек режимын саклыйбыз!
Кайбыч район суды җирле кешегә карата җинаять эшен карады. Ул ирне РФ Җинаять кодексының 264.1 маддәсендә каралган җинаять кылуда (исерек хәлдә булган, вәкаләтле вәкилнең исереклек хәленә медицина тикшерүе узу турындагы законлы таләпләрен үтәмәгән өчен административ җәзага тартылган башка транспорт чарасы белән идарә итү) гаепле дип таныды.
2020 елның августында ир-ат РФ КоАП 12.26 ст. 1 өлеше буенча административ хокук бозу кылган өчен 1 ел 6 айга транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән 30 мең сум күләмендә штраф рәвешендә административ җәзага тартылган.
Шуңа да карамастан, 2021 елның апрелендә хөкем ителүче янә трактор руленә исерек килеш утыра һәм хәрәкәт барышында юл-патруль хезмәте хезмәткәрләре туктата.
Суд җинаять эшенең шартларын исәпкә алып, гаеплегә 1 елга транспорт чарасы белән идарә итү белән бәйле эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм итү белән 150 сәгать мәҗбүри эш рәвешендә җәза билгеләде.
Җинаять эше буенча судта дәүләт гаепләвен Кайбыч районы прокуратурасы хуплады.
Хөкем карары законлы көченә кермәгән.
Россия Федерациясе Конституциясенең 37 статьясы нигезендә хезмәт ирекле. Һәркем үзенең хезмәткә булган сәләтләре белән ирекле эш итәргә хокуклы. Мәҗбүри хезмәт тыела.
Шундый ук нормада Россия Федерациясе Хезмәт Кодексының 4 статьясында беркетелгән.
«Россия Федерациясендә мәгариф турында» 2012 елның 29 декабрендәге 273-ФЗ номерлы Федераль законның 34 статьясындагы 4 өлеше нигезендә, укучылар белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыручы оешмаларда үткәрелә торган һәм локаль норматив актларда билгеләнгән тәртиптә уку планы белән каралмаган чараларда үз теләкләре белән катнашырга хокуклы. Укучыларны аларның ризалыгыннан башка һәм балигъ булмаган балаларны аларның ата-аналары (законлы вәкилләре) ризалыгыннан башка белем бирү программасында каралмаган хезмәткә җәлеп итү тыела.
Шулай итеп, баланы мәгариф учреждениесендә хезмәткә җәлеп итүнең мөһим шарты булып аның һәм аның ата-анасының (законлы вәкилләренең) ирекле ризалыгы булу тора. Әлеге килешү аерым документ (гариза, килешү һ. б.) белән Рәсмиләштерелергә Мөмкин. Әгәр дә белем бирү учреждениесе укучысы һәм аның ата-аналары (законлы вәкилләр) баланың хезмәтеннән файдаланырга ризалык бирмәсә, аны хезмәткә, шул исәптән мәктәп, сыйныф буенча дежурлыкка, белем бирү учреждениесе территориясен җыештыруда катнашырга, җәйге хезмәт практикасында катнашырга җәлеп итәргә ярамый.
Кайбыч районында яшәүче бер кеше РФ Җинаять Кодексының 314.1 маддәсенең 2 өлешендә каралган җинаять кылуда гаепле дип табылды (федераль закон нигезендә суд билгеләгән административ чикләүләрне берничә тапкыр үтәмәү).
Элегрәк ирекләреннән мәхрүм ителгән хөкем ителүчегә 2020 елда суд 3 елга административ күзәтчелек билгеләгән, шуңа күрә аңа чикләүләр билгеләнгән: аена ике тапкыр Эчке эшләр бүлегенә мәҗбүри килү, 22-00 сәгатьтән 06-00 сәгатькә кадәр торак урыныннан читкә чыгу тыела.
Шуның белән бергә, 2021 елның февралендә, элегрәк, ел дәвамында үзенә йөкләнгән чикләүләрне бозган өчен 6 тапкыр административ җаваплылыкка тартылган, янә режимны бозган - тыю сәгатьләрендә өйдә булмаган, шулай ук төнлә полиция хезмәткәрләре исерек хәлдә тоткарланган
Суд, дәүләт гаепләве позициясен исәпкә алып, гаеплене 6 ай сынау срогы белән 6 айга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм иткән.
Хөкем карары законлы көченә кермәгән.
Кайбыч районы прокуратурасы
Сезне чын күңелдән Христосның Яңадан туу — Пасха бәйрәме белән котлыйбыз! Сезгә барлык өметләрегез һәм изге башлангычларыгызның тормышка ашуын, тынычлык, игелек һәм мәхәббәт телибез
Авыл халкын һәм кунакларны Беренче Май бәйрәме белән котлыйбыз! Беренче кояш көннәренең җылысы белән бергә яңа казанышлар өчен көч һәм энергия килсен, ә көндәлек хезмәт бары тик шатлык һәм рухи канәгатьлек кенә китерсен..
Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды бүлеге хәбәр иткәнчә, киләсе бәйрәм һәм эшләми торган көннәр белән бәйле рәвештә, 2021 елның маенда пенсияне түләү һәм китерү графигы үзгәрәчәк.
«Татарстан почтасы»федераль дәүләт унитар предприятиесе филиалы-«Россия Почтасы» филиалы киләсе көннәрдә пенсияләр түләячәк:
- 2021 елның 4 маеннан 6 маена кадәр агымдагы датага туры китереп (эш режимында));
- 2021 елның 7 маеннан 8 маена кадәр 7-10 майга кадәр (почта элемтәсе бүлекләренең эш режимында);
- 2021 елның 11 маеннан алып илтеп җиткерүнең билгеләнгән графигы нигезендә.
"Доставка хезмәте" АҖ пенсия түләүне 2021 елның 4 маеннан алып илтеп җиткерүнең билгеләнгән графигы нигезендә башкарачак.
Кредит учреждениеләре аша пенсияләр һәм башка социаль түләүләр билгеләнгән график буенча башкарылачак.
Мөһим! Пенсияләрне почта бүлекчәләре аша күчерү буенча килеп туган сораулар буенча сезнең илтеп тапшыру участогы почтальонына яки почта адресына хезмәт күрсәтүче почта бүлекчәсенә яки 8-800-100-00 телефоны буенча Россия Почтасының кайнар линиясенә шалтыратырга мөмкин.