ЯҢАЛЫКЛАР


11
май, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Татарстанда 4,5 мең гаилә 3 яшькә кадәрге балага ана капиталыннан айлык түләү ала. Ярдәм чаралары ата-аналарның мәшгульлегенә яисә мөлкәтенә карата өстәмә таләпләр куелмаган шартларда ике яшәү минимумыннан кимрәк керемле гаиләләр өчен каралган.

        Быелдан башлап айлык түләү берничә үзгәрешне исәпкә алып башкарыла. Иң мөһиме шунда , хәзер акча 3 яше тулмаган һәр балага, шул исәптән беренче балага да бирелә. Элек әти-әниләр икенче балага гына акча ала алалар иде. Тагын бер үзгәреш акчаларны күчерү датасына кагыла. Июнь аеннан башлап, барлык гаиләләргә пособие бер көндә - һәр айның 5 нче числосында күчереләчәк. Бу көнне ата-аналар алдагы ай өчен акча алачак. Яңа дата беренче тапкыр май ае пособиесе өчен кулланылачак- акча гаиләләргә 5 июньдә  күчәчәк.

       Исегезгә төшерәбез, түләүне рәсмиләштерү өчен гаиләләргә социаль фондка гариза бирергә кирәк. Гаризаны дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетта, Социаль фонд сайтында, шулай ук  социаль фондның клиент хезмәтенә  килеп яки күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итеп тапшырырга мөмкин. Айлык акча күләме регионда балалар өчен кабул ителгән яшәү минимумына тигез. Ана капиталыннан түләүләр гаиләгә бер елга билгеләнә, бу вакыт үтү белән сертификат хуҗасына түләүне озайту өчен социаль фондка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Ярдәм чарасын бердәм пособиегә өстәмә итеп тә алырга мөмкин.

 

 

 

 

Россия Социаль Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең Контакт –

үзәге  8 800 1-000-001

Интернет-ресурслар http://sfr.gov.ru

        www.vk.com/sfr_rt,

   www.ok.ru/group/sfrtatarstan

       https://t.me/PFRTATARbot  

Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлегендә Россия Социаль фонды идарәсе рәисе Сергей Чирков җитәкчелегендә  фондның территориаль органнары эшен камилләштерү Советының беренче утырышы узды. Чарада Социаль фонд идарәсе рәисе урынбасарлары һәм Совет әгъзалары - фондның 22 төбәк бүлеге идарәчеләре катнашты. Утырышта территориаль органнар арасында төбәкара дәрәҗәдә һәм регионнар эчендә үзара хезмәттәшлек итү ; фонд хезмәтләре күрсәтүнең уңай тәҗрибәсен гомумиләштерү, Социаль фонд органнары эшенең сыйфатын күтәрү һәм социаль хезмәтләр күрсәтү процессларына мәгълүмати технологияләрне гамәлгә кертү буенча тәкъдимнәр каралды.

   «Төрле төбәкләрдән килгән хезмәттәшләребезне кабул итү, безнең эшләнмәләрнең нәтиҗәләре белән уртаклашу, аларга безнең проектларны, эш формаларын һәм ысулларын тәкъдир итү, Социаль Фонд үсешенең мөһим мәсьәләләрен бергә хәл итү - безнең өчен зур җаваплылык булды», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд идарәчесе Эдуард Вафин.Ул яңа төзелгән  Совет составына кертелде.

     Сергей Чирковның эш сәфәре программасында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашу да каралган иде. Очрашу барышында экспертлар фонд һәм хакимият органнарының социаль өлкәдә хезмәттәшлеге һәм гражданнарга күрсәтелә торган дәүләт хезмәтләренең сыйфатын яхшырту мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Сергей Чирков һәм Рөстәм Миңнеханов Татарстан Социаль фонды бүлегенең балалы гаиләләргә һәм гражданнарның башка категорияләренә   социаль ярдәм чараларын күрсәтү эшенә югары бәя бирделәр.

      Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Россия Федерациясе Пенсия һәм Социаль иминиятләштерү фондының территориаль органнары эшен камилләштерү Советы 2023 елның 23 мартында Фонд хезмәтләренең сыйфатын күтәрү буенча фондның барлык бүлекчәләренең оештыру структурасын һәм функциональ эшчәнлеген камилләштерүгә юнәлтелгән тәкъдимнәрне карау һәм әзерләү максатыннан оештырылды.

 

 

 

 

 

Россия Социаль Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең Контакт –

үзәге  8 800 1-000-001

Интернет-ресурслар http://sfr.gov.ru

        www.vk.com/sfr_rt,

   www.ok.ru/group/sfrtatarstan

       https://t.me/PFRTATARbot  


2
май, 2023 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы буенча Россия социаль фонды бүлеге хәбәр иткәнчә, 2023 елның 1 апреленнән Татарстан Республикасы буенча фондның  Яр Чаллыдагы клиент хезмәте гражданнарны дүшәмбедән шимбәгә кадәр 8.00 - 20.00 сәгатьләрдә кабул итә башлады.

        Кабул итүнең яңа графигы пилот проекты кысаларында сынау уза, анда Татарстан Республикасы буенча социаль фонд та катнаша. Гражданнар ягыннан ихтыяҗ булган очракта, ул Социаль фондның барлык клиент хезмәтләрендә дә кертеләчәк.

        "Социаль фондның клиент офисына килеп мөрәҗәгать итәр алдыннан 8-800-1-0000-1 номеры буенча Социаль фонд бүлегенең Контакт-үзәгенә шалтыратып белешергә кирәк, соравыгыз үзәкнең белгеч-операторы белән консультация барышында да  хәл ителергә мөмкин. Ә инде клиентлар белән эшләү хезмәтенә мөрәҗәгать итергә кирәк булган очракта ,социаль фонд сайтындагы  алдан язылу сервисыннан файдаланып, кабул итүгә язылырга мөмкин ", - дип билгеләп үтте Татарстан Социаль фонды идарәчесе Эдуард Вафин.

        Исегезгә төшерәбез, гражданнарның www.sfr.gov.ru сайтында яки Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетында урнаштырылган сервислар ярдәмендә  Социаль фондның күпчелек хезмәтләреннән файдаланырга мөмкин.

 

 

 

 

 

Россия Социаль Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең Контакт –

үзәге  8 800 1-000-001

Интернет-ресурслар http://sfr.gov.ru

        www.vk.com/sfr_rt,

   www.ok.ru/group/sfrtatarstan

       https://t.me/PFRTATARbot  


19
апрель, 2023 ел
чәршәмбе

      Күп балалы аналар пенсиягә вакытыннан алда, ягъни пенсия яшенә җиткәнче чыгарга мөмкин. Әлеге контекстта сүз биш һәм аннан да күбрәк баласы булган хатын-кызлар турында бара. Алар 50 яшендә пенсиягә чыгарга хокуклы. Шул ук вакытта дүрт һәм өч баласы булган  әниләр  пенсиягә 56 һәм 57 яшьтә чыга ала. Бүген Татарстанда 17 меңгә якын хатын-кыз иминият пенсиясен вакытыннан алда ала.

      Күп балалы аналарга вакытыннан алда пенсия билгеләү өчен  түбәндәге таләпләр үтәлүе шарт :әлеге категориягә караган хатын-кызның  15 ел хезмәт стажы булу, 23,4 пенсия коэффициенты туплану, балаларны  8 яшькә кадәр тәрбияләү һәм ата-ана хокукларыннан мәхрүм ителү яисә   уллыкка алуны юкка чыгару кебек тискәре күренешләр булмау факты расланырга тиеш.

      Татарстанлылар sfr.gov.ru сайтында яки дәүләт хезмәтләре порталында үзләренең шәхси кабинетлары аша хезмәт стажларын һәм пенсия коэффициентларының күпме булуын тикшерә алалар.

      Күп балалы аналар пенсиягә вакытыннан алда, ягъни пенсия яшенә җиткәнче чыгарга мөмкин. Әлеге контекстта сүз биш һәм аннан да күбрәк баласы булган хатын-кызлар турында бара. Алар 50 яшендә пенсиягә чыгарга хокуклы. Шул ук вакытта дүрт һәм өч баласы булган  әниләр  пенсиягә 56 һәм 57 яшьтә чыга ала. Бүген Татарстанда 17 меңгә якын хатын-кыз иминият пенсиясен вакытыннан алда ала.

      Күп балалы аналарга вакытыннан алда пенсия билгеләү өчен  түбәндәге таләпләр үтәлүе шарт :әлеге категориягә караган хатын-кызның  15 ел хезмәт стажы булу, 23,4 пенсия коэффициенты туплану, балаларны  8 яшькә кадәр тәрбияләү һәм ата-ана хокукларыннан мәхрүм ителү яисә   уллыкка алуны юкка чыгару кебек тискәре күренешләр булмау факты расланырга тиеш.

      Татарстанлылар sfr.gov.ru сайтында яки дәүләт хезмәтләре порталында үзләренең шәхси кабинетлары аша хезмәт стажларын һәм пенсия коэффициентларының күпме булуын тикшерә алалар.


10
апрель, 2023 ел
дүшәмбе

Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге Җиңү көненә апрель аенда Бөек Ватан сугышында катнашкан 248 ветеранга һәм 47 сугыш инвалидына елдагыча 10 мең сум акча түләячәк. Бер тапкыр бирелә торган элеге түләүне Татарстан ветераннары  апрель ае пенсиясе белән бергә алачак.

     "Владимир Путин йөкләмәсе нигезендә, 2019 елдан башлап, Россия Социаль фонды Җиңү көненә ел саен Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәм инвалидларга бер тапкыр акчалата ярдәм күрсәтә. Мондый адреслы ярдәм ветераннар өчен генә түгел, безнең өчен дә мөһим. Ул чираттагы тапкыр якташларыбызга күрсәткән батырлыклары һәм илебез өчен катлаулы чорда фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерергә һәм аларга, беркем дә, бернәрсә дә онытылмады, дип әйтергә мөмкинлек бирә», - дип ассызыклады Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин

     Җиңүнең 78 еллыгы уңаеннан түләү Татарстан Социаль фондында булган мәгълүматлар нигезендә  бирелә. Ветераннарга, аларның якыннарына яки вәкилләренә нинди дә булса гариза тапшырырга һәм Россия Социаль фондының республика бүлеге клиент хезмәтләренә мөрәҗәгать итәргә кирәкми.

 

 

 

 

 

 

 

Россия Социаль Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең Контакт –

үзәге  8 800 1-000-001

Интернет-ресурслар http://sfr.gov.ru

        www.vk.com/sfr_rt,

   www.ok.ru/group/sfrtatarstan

       https://t.me/PFRTATARbot  

Татарстан Социаль фонды ел башыннан йөклелек һәм бала табу буенча ялда булган 6800 дән артык әнигә йөклелек һәм бала табу буенча иминият пособиесе рәсмиләштерде. Гомумән алганда, ел башыннан аларга  872,3 млн сумнан артык акча күчерелгән.

           Ярдәм күләме хатын-кызның хезмәт хакы күләменә, бала табуның катлаулылыгына һәм кайбер башка факторларга бәйле. Тулы эш көненә эшкә урнаштырылган эшләүче әниләр өчен отпускның стандарт дәвамлылыгы - 140 көн  булган очракта, пособие 74 757 сум күләмендә билгеләнә. Максималь түләү күләме  530 976 сум тәшкил итә. Максималь суммада пособие йөклелек  буенча озак вакытлы (194 көнгә кадәр) ял бирелгән очракта яисә бала табу катлаулы дип бәяләнгәндә,  мәсәлән, берьюлы ике яки өч бала туганда билгеләнә. Сумма ял  чорында бер тапкыр гына түләнә.

           Исегезгә төшерәбез, пособие йөклелек һәм бала табу буенча ялда булган, шулай ук  3 ай тулмаган баланы уллыкка алган эшләүче хатын-кызларга билгеләнә.

           Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, иминият пособиесе баланы уллыкка алган очракта да бирелә. Мондый ялның максималь дәвамлылыгы - уллыкка алынган бала туган көннән соң 70 көн,  ике бала уллыкка алынган очракта бала туганнан соң 110 көн. Түләү баланы уллыкка алган вакыттан исәпләнә.

           Россия социаль фонды сайтының "Йөклелек һәм бала табу буенча пособие" дигән махсус бүлегендә әлеге мәсьәләгә кагылышлы мәгълүматлар белән таныша аласыз.


23
март, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Росссия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге гражданнарның игътибарын өлкән яшьтәге кешеләргә карата мошенниклык очракларының күзәтелүенә юнәлтә. Мошенниклар пенсионерларга үзләренең кыйммәтле хезмәтләрен көчләп тагу юлы белән пенсияләренең дөрес билгеләнгәнен тикшерергә тәкъдим итә. Ә социаль фонд органнарында бу хезмәт бушлай күрсәтелә.

        Күпчелек очракта пенсионерларны юридик хезмәтләр күрсәтүче фирмалар алдый, алар шактый кыйммәт бәягә гражданнарга  пенсияләрен яңадан исәпләүгә гариза язарга тәкъдим итәләр. Процедурага риза булып, пенсионерлар бәяләре берничә мең сумга җиткән хезмәт күрсәтүгә килешүләр төзи.

        "Социаль фондның барлык хезмәтләре бушлай күрсәтелә. Фонд бүлекчәләре һәм территориаль органнары хезмәткәрләре гражданнарның өйләренә йөрмиләр, өйдә нинди дә булса документлар рәсмиләштерергә тәкъдим итмиләр, СНИЛС , паспорт номерын һәм башка шәхси  мәгълүматларны чагыштыру  өчен документлар сорамыйлар. Пенсиягезнең һәм башка түләүләр күләме турында  яки социаль фонд органнары компетенциясенә керә торган башка сораулар туган очракта, сез үзегезне кызыксындырган мәгълүматны онлайн форматта гражданнарның Социаль фонд сайтындагы  шәхси кабинетында яисә Социаль фондның территориаль органнарына мөрәҗәгать итеп ала аласыз ", - дип билгеләп үтте Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

 

       Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге татарстанлыларга  шикле очракларда   8-800-1-00000-1 номеры буенча  фондның бердәм контакт-үзәгенә мөрәҗәгать итәргә киңәш итә

           

 

 

 

Россия Социаль Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең Контакт –

үзәге  8 800 1-000-001

Интернет-ресурслар http://sfr.gov.ru

        www.vk.com/sfr_rt,

   www.ok.ru/group/sfrtatarstan

       https://t.me/PFRTATARbot  


20
март, 2023 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге  ата-аналарга ана капиталыннан  балаларга белем бирү максатында файдалануны тизләтү һәм җайлырак  итү  өчен республиканың мәгариф оешмалары белән үзара мәгълүмат алмаша. Бүгенгә 29 югары, 99 урта махсус уку йорты, шулай ук 1724 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе белән мәгълүмати хезмәттәшлек турында килешүләр төзелгән.

      "Моңа кадәр ана капиталын баланы укытуга юнәлтергә карар кылган гаиләләргә фондка уку йорты белән гаилә арасында түләүле белем бирү хезмәтләрен күрсәтү турында төзелгән килешүнең күчермәсен тапшырырга кирәк иде. Хәзер, Социаль фонд бүлеге белән мәгариф оешмасы арасында килешү төзелгән булса, ата-аналарга фонд бүлегенә ана капиталыннан файдалану турында гариза  бирү дә җитә. Социаль фонд түләүле белем бирүгә килешү турында мәгълүматны мөстәкыйль рәвештә соратып алачак”, - дип аңлатты Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге башлыгы Эдуард Вафин.

       Гаризаны онлайн вариантта, дәүләт хезмәтләре порталында, Россия Социаль фонды сайтындагы шәхси кабинет аша да бирергэ мөмкин,   фондның теләсә кайсы клиент хезмәтендә һәм күпфункцияле үзәкләргә  килеп тә гариза тапшырырга була

      Ана капиталын балаларын укыту өчен файдаланырга теләүче  гаиләләр  елдан-ел арта. 2023 ел башыннан гына да Татарстанда 1 меңнән артык гаилә  капитал акчасын әлеге максатларга җибәрү турында карар кабул итте. Гаиләләргә 40 млн. сумнан артык акча бирелде.

      Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, узган елның августыннан кертелгән яңалыклар ана капиталыннан белем бирү юнәлешендә файдалану ихтыяҗын арттырды. Хәзер ата-аналар ана капиталы акчасын балаларны  шәхси укытучылар укыту, шәхси эшмәкәрләр буларак эшләүче агентлыклар һәм нянялар күрсәткән бала карау һәм тәрбияләү хезмәтләренә юнәлдерә ала. Элек мондый хезмәтләр юридик затлар тарафыннан тәкъдим ителгән очракта гына  алар өчен түләргә мөмкин иде. Шәхси эшмәкәрнең тиешле рәсми статусы һәм белем бирү эшчәнлегенә дәүләт лицензиясе булган очракта гына физик затларның белем бирү хезмәтләренә сертификат акчасыннан файдаланып түләргә мөмкин.

 

 

 

 

Россия Социаль Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең Контакт –

үзәге  8 800 1-000-001

Интернет-ресурслар http://sfr.gov.ru

        www.vk.com/sfr_rt,

   www.ok.ru/group/sfrtatarstan

       t.me/sfr_tatarstan


17
март, 2023 ел
җомга

Быелның июненнән башлап 3 яше тулмаган балаларга ана капиталы акчасыннан түләүләрнең бердәм датасы кертеләчәк. Мондый ярдәм чарасын рәсмиләштергән гаиләләр акчаларын һәр айның 5 нче көнендә ала башлаячак. Акча агымдагы ай өчен түгел, ә алдагы ай өчен түләнәчәк.

       Татарстанда апрель өчен түләүләр  14 апрельдә гамәлгә ашырылачак.  Ягъни мартта  түләүләр  март ае өчен, апрельдә - апрель өчен түләнә.

Июньнән яңа кагыйдәләр кулланыла башлаячак, һәм илнең теләсә кайсы ноктасында гаиләләргә түләүләр бер көнне - айның 5 нче числосында  киләчәк.  Беренче тапкыр гаиләләргә пособие май ае өчен 5 июньдә  күчәчәк.

        "Пособие түләүнең бердәм көненә күчү автомат рәвештә башкарыла, ата-аналарга моның белән бәйле рәвештә беркая да мөрәҗәгать итәргә кирәкми. Гаиләләрне  үзгәрешләр хакында кисәтү максатында, социаль фонд бүлекчәләре март ахырына кадәр   түләүләрнең бердәм  даталары турында хәбәрнамәләр тарата башлаячак”, - дип билгеләп үтте Татарстан Социаль фонды идарәчесе Эдуард Вафин.

         Исегезгә төшерәбез, гаиләнең уртача кереме регионда җан башына ике яшәү минимумыннан кимрәк булган гаиләләр ана капиталыннан айлык түләү алу  хокукына ия. Керем исәпләгәндә, ата-аналар һәм балалар ала торган хезмәт хаклары, премияләр, пенсияләр,  вакытлыча хезмәткә яраксыз булу сәбәпле алынган түләүләр һәм башка кертемнәр исәпкә алына. Айлык түләү суммасы баланың төбәктәге яшәү минимумына тигез. 2023 елга кадәр ана капиталыннан айлык акчалар  икенче балага гына каралган иде, быелдан түләүләрне гаиләдәге 3 яшькә кадәрге һәр балага рәсмиләштерергә мөмкин.

           

 

 

 

Россия Социаль Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең Контакт –

үзәге  8 800 1-000-001

Интернет-ресурслар http://sfr.gov.ru

        www.vk.com/sfr_rt,

   www.ok.ru/group/sfrtatarstan

       https://t.me/sfr_tatarstan


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International