Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Хуҗа Хәсән авыл җирлеге
рус
тат
Авыл җирлеге турында
Авыл җирлеге тарихы
Идарә итү органнары
Шәһәр төзелеше
Район тормышы
Кече һәм урта бизнес
Документлар
Башкарма комитеты карарлары
Документлар проекты
Устав
Совет карарлары
Авыл җирлеге Советы башлыгы карары
Хокукый мәгълүматның рәсми порталында урнаштырылган
Гражданнар җыены карары
Пресс-служба
Докладлар һәм чыгышлар
Результаты антикоррупционной экспертизы нормативных правовых актов и проектов нормативных правовых актов Кайбицкого муниципального района
Норматив хокукый актлар һәм норматив хокукый актлар проектларының коррупциягә каршы бәйсез экспертизасы
Архив
Авыл җирлекләре
Хуҗа Хәсән авыл җирлеге
Әлеге яңалык сайтта бирелмәгән
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
24
июль, 2026 ел
Россия Социаль фондының Татарстан бүлекчәсе махсус хәрби операциядә катнашучыларга 20 дән артык төрдә ярдәм чаралары күрсәтә
Махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен социаль ярдәм чараларының шактый өлеше проактив (гариза белән мөрәҗәгать итмичә ) режимда күрсәтелә. Мәсәлән, иминият стажы һәм пенсия коэффициентлары Социаль фондка килгән мәгълүматлар нигезендә автомат рәвештә исәпләнә, ә сугышчан хәрәкәтләр ветераннарына ай саен түләнә торган пособие гражданарның шәхси мөрәҗәгатеннән башка рәсмиләштерелә. Махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен пенсия хокукларын формалаштыруның махсус шартлары гамәлдә. Хәрби операциядә булу вакыты иминият стажына икеләтә күләмдә кертелә - бер ел хезмәт итү ике ел хезмәт стажы итеп исәпләнә. Шул ук вакытта арттырылган пенсия коэффициентлары санала: сугышта катнашкан бер ел өчен гадәттәге 1,8 урынына 3,6 коэффициент исәпләнә. Махсус операциядә катнашу вакыты шулай ук хезмәт стажы өчен картлык буенча вакытыннан алда пенсия билгеләгәндә дә исәпкә алына. Сугышчан хәрәкәтләр ветераннарына Татарстан Республикасы Социаль фонд бүлеге 4 838 сум күләмендә ай саен бирелә торган акчалата түләү билгели. Россия геройларына бу пособие 103 693 сум тәшкил итә. Ике түләү дә ведомствоара хезмәттәшлек мәгълүматлары нигезендә автомат рәвештә рәсмиләштерелә. Хәрби операциядә җәрәхәт алган хәрби операциядә катнашучылар ай саен күләме инвалидлык төркеменә бәйле булган акчалата компенсация алырга хокуклы. Алар шулай ук реабилитацияләүнең техник чаралары белән аерым программа буенча тәэмин ителә. Кирәкле әйберләр сатып алыр өчен электрон сертификат гариза белән мөрәҗәгать итмичә - медицина-социаль экспертиза учреждениеләре мәгълүматлары нигезендә рәсмиләштерелә. Моннан тыш махсус хәрби операциядән демобилизацияләнүчеләр Социаль фонд карамагындагы реабилитация үзәкләрендә медицина тернәкләнүе уза һәм шифаханәләрдә дәвалана алалар. Моның өчен сугышчан хәрәкәтләр ветераны таныклыгы һәм дәвалану кирәклеген раслаучы документлар булырга тиеш. Социаль фонд бүлеге дәвалану урынына бару һәм кире кайту чыгымнарын каплый. "Без махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре тиешле барлык ярдәм чараларыннан бернинди тоткарлыксыз файдалана алсын өчен тырышабыз. Күпчелек түләүләр проактив форматта, гариза кабул итмичә генә билгеләнә. Һәркемнең үз хокуклары турында белүе һәм алардан файдалана алуы мөһим", - дип өстәде Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин. Реабилитация үзәкләрендә дәвалану өчен гаризаны Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлегенең теләсә нинди клиент хезмәтендә яки "Дәүләт хезмәтләре" порталы аша бирергә мөмкин. Социаль ярдәм чаралары, түләүләр һәм Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге хезмәтләре турында тулы һәм дөрес мәгълүматны СФР сайтында һәм социаль челтәрләрдәге MAX, ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграм рәсми аккаунтларда табарга мөмкин. Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар 8 800 100 0001 номеры буенча бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә ала (төбәк линиясе тәүлек буе эшли - 24/7, шалтырату бушлай).
Татарстан Республикасында 13 меңнән артык үзмәшгуль булачак пенсияләрен иминият кертемнәрен түләп барып формалаштыра
Взносларны түләү ирекле хокук мөнәсәбәтләрендә катнашучыларга иминият стажын һәм индивидуаль пенсия коэффициентларын формалаштырырга мөмкинлек бирә, аларны Татарстан Республикасы буенча Россия Социаль фонды бүлеге автомат рәвештә шәхси счетларда исәпкә ала. Кертем күләмен катнашучылар мөстәкыйль сайлый. 2026 елда минималь еллык взнос 71 525 сум тәшкил итә - бу бер ел иминият стажы һәм 1,9 индивидуаль пенсия коэффициенты (ИПК) алырга мөмкинлек бирәчәк. Максималь взнос - 572 204 сум, аны түләгән очракта, шәхси хисапта бер ел стаж һәм 8,72 ИПК исәпкә алыначак. Взносларны ай саен түләп барырга да, елга бер тапкыр күчерергә дә була. Иң мөһиме - акча 31 декабрьгә кадәр кереп җитсен. Татарстан буенча Россия Пенсия фонды бүлеге үзмәшгульләрнең индивидуаль счетларына стаж һәм коэффициентларны автомат рәвештә исәпкә ала. "Үзмәшгульләр үзләренең булачак пенсияләре турында мөстәкыйль рәвештә кайгырта ала. Ирекле иминиятләштерү аларга гадәти найм буенча эшләгәндәге кебек үк иминият стажын һәм пенсия коэффициентларын тупларга мөмкинлек бирә. Без автомат рәвештә шәхси счетлардагы барлык кертемнәрне исәпкә алабыз һәм гражданнарга дөрес вариантны сайларга ярдәм итәбез», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин. Мәҗбүри пенсия иминиятләштерүе буенча хокук мөнәсәбәтләренә ирекле керү турында гаризаны «Мой налог» мобиль кушымтасы аша, «Дәүләт хезмәтләре» порталында яисә Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлегенең теләсә кайсы клиент хезмәтендә тапшырырга мөмкин. Иминият пенсиясе билгеләү хокукы алу өчен картлык буенча пенсия яшенә җитәргә (2026 елда - ир-атлар өчен 65 яшь, хатын-кызлар өчен 60 яшь), кимендә 15 ел стаж һәм аз дигәндә 30 индивидуаль пенсия коэффициенты тупларга кирәк. Әлеге шартлар үтәлмәгән очракта билгеләнгән пенсия яшеннән биш елга соңрак социаль пенсия билгеләнә . Социаль ярдәм чаралары, түләүләр һәм Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге хезмәтләре турында тулы һәм дөрес мәгълүматны СФР сайтында һәм социаль челтәрләрдәге MAX, ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграм рәсми аккаунтларда табарга мөмкин. Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар 8 800 100 0001 номеры буенча бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә ала (төбәк линиясе тәүлек буе эшли - 24/7, шалтырату бушлай).
14
май, 2026 ел
Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге хезмәткәрләре MAX мессенджерында 25 меңнән артык кешегә цифрлы ID урнаштырырга ярдәм итте
Цифрлы идентификаторны тоташтыру мөмкинлеге 2025 елның сентябрендә үк барлыкка килде. Шушы вакыт эчендә аннан Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлегенең 25 000 клиенты файдалана алды. Аларның 13 меңгә якыны - пенсия яшендәге кешеләр, 4 меңгә якыны - инвалидлыгы булган гражданнар һәм тагын шуның кадәр үк - күп балалы ата-аналар. Социаль фондның төбәк бүлеге хезмәткәрләре республика халкына яңа сервисны үзләштерергә ярдәм итә, аның белән эш итәргә өйрәтә. Консультацияләр гадәти клиент офисларында да, өлкән буын вәкилләренең махсус аралашу үзәкләрендә дә уза. Белгечләр MAX һәм "Дәүләт хезмәте" кушымталарын яңарту, шулай ук цифрлы профильне урнаштыру тәртибен аңлаталар. Бүгенге көнгә 42 меңнән артык шәхси консультация үткәрелгән. Фонд хезмәткәрләренең турыдан-туры ярдәме белән 25 меңнән артык цифрлы профиль булдырылган. Пенсия яшендәгеләр өчен Өлкән буын вәкилләренең аралашу үзәкләрендә цифрлы грамоталылык дәресләре оештырылган. Укулар ике этапта уза. Башта катнашучылар лекция тыңлыйлар, анда электрон документның төп өстенлекләре- аның тулы юридик көчкә ия булуы, кеше турында барлык мәгълүматны (ФИО, туу датасы, СНИЛС, пенсиянең төре һәм билгеләнү вакыты) үз эченә алуы һәм, кәгазь варианттан аермалы буларак, аны югалтып булмавы, үзең белән йөртергә кирәкмәве – мәгълүматларның һәрвакыт телефонда булуы турында беләләр. Аннары остазлар җитәкчелегендә алар "Дәүләт хезмәте" порталына керәләр, документлар бүлеген табалар, электрон таныклык ачалар һәм QR-код формалаштырырга өйрәнәләр. "MAX мессенджерындагы цифрлы профиль - безнең гражданнар куллана ала торган уңайлы сервиска ышанычлы адым ул. Күргәнебезчә, татарстанлылар, бигрәк тә өлкән буын вәкилләре, яңа мөмкинлекләр белән актив кызыксыналар. Республикада яшәүче 25 меңнән артык кеше электрон таныклыкның өстенлекләрен бәяләде инде: аны югалтып булмый, ул һәрвакыт кул астындагы смартфонда һәм тулы юридик көчкә ия. Безнең бурыч - хезмәтләрдән файдалану уңайлырак һәм гадирәк булсын өчен гражданнарга яңалыкларны куллану тәртибен аңлату, үзләштерергә ярдәм итү», - дип өстәде Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин. Социаль ярдәм чаралары, түләүләр һәм Россия Социаль фонды Татарстан Республикасы бүлегенең хезмәтләре турында тулы һәм дөрес мәгълүматны СФР сайтында һәм социаль челтәрләрдәге MAX, ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграм рәсми аккаунтларда табарга мөмкин. Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар- 8 800 100 0001 телефон номеры буенча бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә ала (төбәк линиясе тәүлек әйләнәсе эшли).
11
апрель, 2026 ел
Хуҗа Хәсән авылы зираты территориясен чистарту эшләре алып барылды.
Хуҗа Хәсән авылы зираты территориясен чистарту эшләре алып барылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз