Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Хуҗа Хәсән авыл җирлеге
рус
тат
Авыл җирлеге турында
Авыл җирлеге тарихы
Идарә итү органнары
Шәһәр төзелеше
Район тормышы
Кече һәм урта бизнес
Документлар
Башкарма комитеты карарлары
Документлар проекты
Устав
Совет карарлары
Авыл җирлеге Советы башлыгы карары
Хокукый мәгълүматның рәсми порталында урнаштырылган
Гражданнар җыены карары
Пресс-служба
Докладлар һәм чыгышлар
Результаты антикоррупционной экспертизы нормативных правовых актов и проектов нормативных правовых актов Кайбицкого муниципального района
Норматив хокукый актлар һәм норматив хокукый актлар проектларының коррупциягә каршы бәйсез экспертизасы
Архив
Авыл җирлекләре
Хуҗа Хәсән авыл җирлеге
Әлеге яңалык сайтта бирелмәгән
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
3
май, 2025 ел
Зиратны чиста һәм тәртиптә тоту - һәркемнең туры җаваплылыгы.
Май ае яллары вакытында зират мәйданнарын чистарту өчен көн үткәрелде. Авылның актив һәм кайгыртучан кешеләренә рәхмәт!
25
апрель, 2025 ел
Мемориаль мәйданны төзекләндерү һәм чистарту .
25 апрельдә Хуҗа Хәсән авылындагы һәйкәл яннарын традицион чистарту көне үтте. Мемориаль мәйданны төзекләндерү - эшебезнең кечкенә өлеше, аның ярдәмендә без киләчәктә тыныч күк өчен гомерләрен биргән кешеләргә рәхмәтебезне белдерәбез. Безнең төп бурычыбыз - бу хәтерне еллар дәвамында үткәрү.
10
апрель, 2025 ел
Республикада 1,3 меңнән артык булачак әни Социаль фондның Татарстан бүлегеннән бердәм пособие ала
Бүгенге көндә Татарстанда 1 380 йөкле хатын-кыз Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлегеннән бердәм пособие ала. 2025 ел башыннан бу максатларга җибәрелгән түләүләрнең гомуми суммасы инде 17 миллион сумнан артып киткән. Татарстанда йөкле хатын-кызлар өчен бердәм пособие йөклелекнең иртә срогында -12 атнага кадәр медицина оешмасында исәпкә баскан булачак әниләргә кайбер шартларны исәпкә алып билгеләнә. Җан башына уртача айлык кереме 2025 елда Татарстанда 15 073 сум күләмендә кабул ителгән яшәү минимумыннан артык булмаган булачак әниләр түләү алуга хокуклы. Бәяләгәндә, гаиләнең барлык әгъзаларының гариза биргән айга кадәрге соңгы 12 айдагы керемнәре, хезмәт хаклары, пенсияләре, стипендияләре һәм башка кертемнәре дә исәпкә алына. Пособие күләме гаиләнең финанс хәленә бәйле һәм ул Татарстанда хезмәткә сәләтле халык өчен билгеләнгән яшәү минимумының 50%, 75% яки 100% тәшкил итә ала. 2025 елда ул 16 430 сумга тигез. Шулай итеп, түләү суммасы аена 8 215 сумнан 16 430 сумга кадәр үзгәрә.. Болай эшләү гаиләләрнең финанс хәленә карап адреслы ярдәм күрсәтергә мөмкинлек бирә. Пособие булачак әнине медицина учреждениесендә исәпкә куйган айдан башлап, бала туганчы түләнә. «Пособие алу өчен Дәүләт хезмәтләре порталы аша гариза бирергә, Татарстан Социаль фонды бүлегенең яисә күпфункцияле үзәкнең клиент хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Процедура максималь гадиләштерелгән: мәгълүматлар ведомствоара хезмәттәшлек аша автомат рәвештә соратып алына, бу исә булачак әниләрне документлар тапшыру зарурлыгыннан коткара, - дип ассызыклады Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин. Сораулар булган очракта, сез дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр - 08:00 - 17:00 сәгатьләрдә , җомга көнне - 08:00 дән 15:45 кә кадәр ( шалтырату бушлай) - 8 800 100 0001 телефоны буенча бердәм контакт-үзәккә шалтырата аласыз. Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге хезмәтләре турында барлык мәгълүматны Россия Социаль фонды сайтында, ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграм социаль челтәрләрдә рәсми аккаунтларда табарга була.
7
апрель, 2025 ел
2025 елда Татарстанның 1,5 меңнән артык гаиләсе репетиторлар, балалар бакчалары һәм мәктәпләр хезмәтләре өчен ана капиталы акчалары белән түләгән
2025 елда Татарстанның 1,5 меңнән артык гаиләсе репетиторлар, балалар бакчалары һәм мәктәпләр хезмәтләре өчен ана капиталы акчалары белән түләгән Татарстанның 1,5 меңнән артык гаиләсе ана капиталы акчасын белем бирү хезмәтләре өчен түләүгә кулланган. Татарстанның Социаль фонды бүлеге әлеге максатларга 2025 ел башыннан 99 млн сумнан артык акча күчерде. Ана капиталы - Россиядә балалары булган гаиләләргә ярдәм итүнең гамәлдәге чарасы. 2025 елда беренче бала туганда ата-аналар - 690 266, 95 сум, икенче бала өчен - 912 162, 09 сум акча ала. Әгәр беренче балага сертификат рәсмиләштерелгән булса, икенче бала тугач, өстәмә рәвештә 221 895,14 сум акча каралган. Гаилә ана капиталы чараларын кулланып баланы теләсә нинди мәгариф оешмаларында - балалар бакчасыннан алып университетка кадәр укытуны, чит тел өйрәнү һәм автомобиль йөртү курслары, иҗат һәм спорт белән шөгыльләнү дәресләре өчен түли ала. Төп шарт- оешманың белем бирү эшчәнлегенә лицензиясе булырга тиеш. Ана капиталы акчаларын өстәмә яки төп белем алуга юнәлдергән очракта, ана капиталына хокук биргән балага 3 яшь тулу факты мөһим шарт булып тора. Әгәр ана капиталы акчалары мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә, шул исәптән шәхси эшкуарда баланы карауга һәм тәрбияләүгә җибәрелсә, яисә мәктәпкәчә белем бирү белән бәйле түгәрәкләр һәм башка белем бирү хезмәтләре өчен түләүгә тотылса, акчаны ана капиталына хокук биргән баланың яшенә бәйсез рәвештә файдаланырга мөмкин. Дәүләт ярдәме акчаларын гаилә үз балаларына да, уллыкка алынган балаларны укытуга да юнәлтә ала. Иң мөһиме, бала 25 яшьтән өлкәнрәк булмавы, ә Россия территориясендәге уку йортының лицензиягә ия булуы зарур. "Программаны гамәлгә ашыра башлаганнан бирле 50 меңнән артык татарстанлы ана капиталы акчасын балаларны укытуга юнәлтте. Ана капиталы акчаларын тотуга гариза бирү өчен гаиләгә дәүләт хезмәтләре порталы,күпфункцияле үзәк яисә Татарстан Социаль фонды бүлегенең клиент хезмәте аша гариза бирү дә җитә. Хезмәткәрләр гаризаны 5 эш көне эчендә караячак, сирәк очракларда, гаилә тарафыннан өстәмә белешмәләр бирү кирәк булганда, 10 көнгә кадәр сузылырга мөмкин. Акчалар турыдан-туры мәгариф оешмаларына күчерелә», - дип билгеләп үтте Татарстан Социаль фонды бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин. Сорауларыгыз булган очракта, сез дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр - 08:00 дән 17:00 гә кадәр, җомга көнне - 08:00 дән 15:45 кә кадәр ( шалтырату бушлай) 8 800 100 0001 телефоны буенча бердәм контакт-үзәккә шалтырата аласыз . Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлегенең хезмәтләре турында барлык мәгълүматны СФР сайтында, ВКонтакте, Одноклассники и Телеграм социаль челтәрләрдә һәм рәсми аккаунтларда табарга була.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз