Кайбыч районы прокуратурасы хәбәр итә
Балалы гаиләләргә дәүләт ярдәменең яңа күләме турында.
Керемнәре зур булмаган гаиләләргә дәүләт ярдәме күрсәтү кысаларында дәүләт ярдәменең яңа чарасы кертелде – сигез яшьтән алып унҗиде яшькә кадәрге балага айлык акчалата түләү (Россия Федерациясе Президентының 31.03.2002 ел, № 175 Указы).
Әлеге түләү бала Россия Федерациясе гражданы булган, Россия Федерациясе территориясендә даими яшәгән һәм гаиләнең җан башына уртача кереме Россия Федерациясенең тиешле субъектында билгеләнгән җан башына яшәү минимумы күләменнән артмаган очракта бирелә.
Түләү күләме «Россия Федерациясендә яшәү минимумы турында» 24.10.1997 ел, № 134-ФЗ Федераль закон нигезендә, Россия Федерациясе субъектында билгеләнгән балалар өчен яшәү минимумы күләменең 50 процентын тәшкил итә.
Балалар өчен яшәү минимумы күләменең 50 проценты күләмендә айлык түләүне исәпкә алып исәпләнгән гаиләнең җан башына уртача керем күләме халыкның җан башына яшәү минимумы күләменнән артмаган очракта, ай саен түләү балалар өчен яшәү минимумы күләменең 75 проценты күләмендә билгеләнә. Әгәр бу очракта да гаиләнең җан башына уртача кереме җан башына яшәү минимумыннан артып китмәсә, ай саен түләү балалар өчен яшәү минимумының 100 проценты күләмендә билгеләнәчәк.
Күрсәтелгән түләүне алу өчен, 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге баланың башка законлы вәкиленә, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәкләре яки дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталын яки дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең төбәк порталларын кулланып, гариза бирергә кирәк.
Ай саен түләү 2022 елның 1 маеннан башкарыла.
Кайбыч районы прокуратурасы