Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлеге шуны искәртә: 10 000 сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү өчен гариза тапшырмаган ата-аналар моны 2021 елның 31 октябренә кадәр эшли ала.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 6 яшьтән 18 яшькә кадәр булган, әгәр 6 ел 2021 елның 1 сентябреннән дә соңга калмыйча, 18 ел 2021 елның 3 июленнән дә соңга калмыйча, балалары булган гаиләләр түләү өчен гариза бирә ала. Шулай ук түләү 18-23 яшьлек инвалидларга һәм сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән затларга, әгәр алар төп гомуми белем бирү программалары буенча укуларын дәвам итәләр.
Игътибар итегез, бер тапкыр бирелә торган түләүне алу өчен балаларда һәм ата-аналарда, уллыкка алучыларда яки попечительләрдә Россия гражданлыгы булу, шулай ук аларның Россия территориясендә яшәү мәҗбүри шарт булып тора.
«Түләү күрсәтелгән яшьтәге һәр балага билгеләнгән, гаиләнең муллыгына бәйле түгел һәм социаль ярдәмнең башка чараларын күрсәткәндә гаиләнең керемнәре составында исәпкә алынмый. Гаризада күрсәтелгән исәп-хисап счетына күчерелә. Бу Россия Федерациясе территориясендә эшләүче теләсә кайсы түләү системасының банк картасы (саклык кенәгәсе) яки банк картасы булырга мөмкин», – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы буенча РПФ бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Россия Пенсия фондының дәүләт хезмәтләреннән һәм сервисларыннан электрон рәвештә файдаланыгыз
гражданинның шәхси кабинетында сайтта www.pfr.gov.ru
ТР буенча РПФ бүлегенең Контакт-үзәге 8 800 600 000
Интернет-ресурслар pfr.gov.ru кат sprrt.ru