Рәсми Портал
ТР Президенты
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Хуҗа Хәсән авыл җирлеге
рус
тат
eng
Авыл җирлеге турында
Идарә итү органнары
Градостроительство
Район тормышы
Кече һәм урта бизнес
Документлар
Башкарма комитеты карарлары
Документлар проекты
Совет карарлары
Авыл җирлеге Советы башлыгы карары
Гражданнар җыены карары
Пресс-служба
Докладлар һәм чыгышлар
Коррупциягә каршы хәрәкәт
Норматив хокукый актлар һәм норматив хокукый актлар проектларының коррупциягә каршы бәйсез экспертизасы
Архив
Авыл җирлекләре
Хуҗа Хәсән авыл җирлеге
Әлеге яңалык сайтта бирелмәгән
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
31
август, 2021 ел
Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.
2021 елның 1 сентябреннән Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2021 елның 19 июнендәге 947 номерлы карары нигезендә, электрон документ рәвешендә карарларның портал кулланучысының шәхси кабинетында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр (РФ Дәүләт хезмәтләре) бердәм порталыннан файдаланып гына алырга мөмкин. Транспорт чаралары милекчеләренең электрон почта адресына карарлар җибәрелми.
28
август, 2021 ел
Кайбыч районы прокуратурасы Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы территориясендә юл хәрәкәте иминлеге турында федераль законнарның үтәлешен тикшерде.
Кайбыч районы прокуратурасы Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы территориясендә юл хәрәкәте иминлеге турында федераль законнарның үтәлешен тикшерде. «Юл хәрәкәте иминлеге турында» Федераль законның 12 статьясы нигезендә Россия Федерациясе территориясендә юлларны ремонтлау һәм карап тоту юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итәргә тиеш. Шул ук вакытта юллар торышының билгеләнгән техник регламентларга һәм башка норматив документларга туры килүен тәэмин итү бурычы автомобиль юлларын карап тотучы затларга йөкләнә. Тикшерү барышында ачыкланганча, төбәк әһәмиятендәге «Олы Кайбыч – Колаңгы» автомобиль юлының аерым участоклары закон таләпләрен бозып, 10 см дан артык зурлыктагы тирән колеяларга, рөхсәт ителгән тизлек белән транспорт чаралары хәрәкәтен кыенлаштыра торган һәм транспорт хезмәтләрен кулланучылар яисә өченче затлар өчен куркыныч тудыра торган ярыклар барлыкка килгән. Шундый ук юл полотносы дефектлары, алар үз чиратында, капиталь ремонт үткәрүне таләп итә, Төбәк әһәмиятендәге «Олы Кайбыч – Камыл» – Чүти автомобиль юлының аерым участокларында табылган. Моннан тыш, төбәк әһәмиятендәге әлеге юлларда кайбер кисәтү һәм мәгълүмат билгеләре куелмаган. Күрсәтелгән шартлар юл хәрәкәте куркынычсызлыгына тискәре йогынты ясый, шуңа бәйле рәвештә, машина йөртүчеләрнең юл – транспорт һәлакәтләрен, шул исәптән балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен кылу куркынычы бар, шуңа күрә моңа юл куярга ярамый. Тикшерү нәтиҗәләре буенча район прокуратурасы күрсәтелгән автомобиль юлларын карап тотуны гамәлгә ашыручы «Главтатдортранс» ДКУ директоры исеменә федераль закон бозуларны бетерү турында күрсәтмә бирде. Җавап бирү акты карау стадиясендә. Кайбыч районы прокуратурасы
27
август, 2021 ел
Чит ил гражданнарын исәпкә алу турында ялган гариза бирү буенча җинаять эше кузгатылды
Кайбыч районы прокуратурасы миграция өлкәсендәге законнарның үтәлешенә күзәтчелек кысаларында Мәлки авылындагы чит ил гражданнарын исәпкә кую турында мәгълүматны тикшерде. Тикшерү барышында Үзбәкстаннан килгән 2 гражданны исәпкә алу факты ачыкланды. Әлеге затларны миграция исәбенә кую йорт милекчесенең анда чит ил гражданнары булу нияте турында белә торып ялган мәгълүматлар булган документлар нигезендә башкарылган, чит ил гражданнары әлеге документларда торак йортка кертелмәгән һәм яшәмәгән. Шулай итеп, «Россия Федерациясендә чит ил гражданнарын һәм гражданлыгы булмаган затларны миграция исәбенә алу турында» Федераль закон таләпләре бозылды, чөнки вәкаләтле органнар чит ил гражданнарының миграция исәбен үтәвен һәм аларның Россия Федерациясе территориясендә күчүен контрольдә тоту мөмкинлегеннән мәхрүм ителде. Әлеге хәлләрне исәпкә алып, тикшерү материаллары, процессуаль карар кабул итү өчен, РФ Җинаять кодексының 37 маддәсенең 2 өлеше 2 пункты нигезендә, район прокуроры тарафыннан алдан тикшерү органына җибәрелде. Аларны карау нәтиҗәләре буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Кайбыч районы буенча бүлеге тарафыннан РФ Җинаять кодексының 322.3 статьясында каралган җинаять билгеләре буенча (Россия Федерациясендә торак урынында чит ил гражданын исәпкә алу буенча ялган рәвештә кую) җинаять эше кузгатылды. Җинаять эшен тикшерүнең барышы һәм нәтиҗәләре район прокуратурасына контрольгә алынды. Кайбыч районы прокуратурасы
Гражданнарны кабул итү турында
2021 елның 2 сентябрендә 13 сәгатьтә Кайбыч районы прокуратурасы бинасында Кайбыч районы прокуроры Сөләйманов А.Р., РФ Суд приставлары Федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсенең Буа, Апас һәм Кайбыч районнары буенча бүлегенең өлкән суд приставы Насыров Э.К. белән берлектә алимент, хезмәт хакы, пенсия һәм пособиеләр түләү мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз