Авыл хатын-кызлары көне белән!

2020 елның 15 октябре, пәнҗешәмбе

Халыкара авыл хатын-кызлары көнен беренче тапкыр 2008 елда билгеләп үттеләр. Бәйрәмне оештыру идеясе 1995 елда Пекинда узган хатын-кызлар конференциясе вакытында барлыкка килгән, тик 12 елдан соң гына ул рәсми рәвештә расланган. Бәйрәмнең максаты-авыл хезмәтчәннәренең авыр хәленә игътибар итү һәм аларның азык-төлек индустриясе һәм сәнәгате үсешенә зур өлеш кертүләрен лаеклы бәяләү.

Бөтен дөнья хатын-кызларының дүрттән бер өлеше авыл җирлегендә яши. Шәһәр халкын азык-төлек һәм үсемлек чималы белән тәэмин итү алар кулында. Авыл хатын-кызларының хезмәте нәтиҗәсендә кибет киштәләрендә көн саен ит, сөт, икмәк, май һәм башка бик күп продуктлар барлыкка килә. Авыл хатын-кызлары көне авыл җирендә яшәүче барлык һөнәр ияләрен берләштерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International