Районда менә дигән инициатива тормышка ашырыла башлады: кайчандыр Әфганстан Республикасында совет гаскәрләренең чикләнгән контингенты составында хезмәт иткән якташларыбыз йортларында истәлек такталары урнаштыралар.
Алексей Таймасов Илья Александров һәм исән-сау бу сугышның пекласыннан әйләнеп кайталар, тик вакытсыз вафат була, ә Виталий Бартязов төзелеш бригадасы составында Әфганстанны торгызырга китеп үлеп кайта.
Шулай итеп, Хуҗа Хәсән авылыннан Алексей Таймасов, Виталий Бартязов һәм Илья Александров яшәгән йортларга хәтер такталар пәйда булды.
Истәлекле такталар кую тантанасында катнаштылар:
Кайбыч муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе-Макаров А. Н., Кайбыч интернационалистлары, мәрхүмнәрнең авылдашлары һәм дуслары, мәктәп укучылары.
Шулай итеп, Әфганстанда үзләренең хәрби бурычларын үтәгән, әмма бездән бик иртә тыныч тормыштан киткән интернационалистларның истәлеге мәңгеләштерелде.