27.01.2020 елда Хуҗа Хәсән авыл җирлегендә район башлыгы катнашында авыл җирлегенең отчет җыелышы булып узды. Җыелышта авыл җирлеге халкы 102 кеше, район оешмалары җитәкчеләре катнашты. Светлана Петровна узган елда башкарылган эшләр турында хисап тотты. 2020 елга планнар һәм бурычлар турында сөйләде. Район прокуроры Сөләйманов А.р. һәм оешма җитәкчеләре халык сорауларына җавап бирделәр. Төрле проблемалар буенча фикер алыштылар, халык үзләрен борчыган сорауларны бирделәр. Ахырдан район башлыгы Рәхмәтуллин А.И. авыл җирлеге эшен уңай бәяләде.